Мөселманның үзе яшәгән җәмгыяте белән мөнәсәбәте

38.71. «Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын. 38.72. Аны халык кылып тәмам иткәч һәм аңа шәриф рухыбыздан җан өрсәк,

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 30

38.71. «Раббың фәрештәләргә әйтте: «Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын.

38.72. Аны халык кылып тәмам иткәч һәм аңа шәриф рухыбыздан җан өрсәк, Адәмгә олуглау сәҗдәсе белән сәҗдә кылыгыз».

Аллаһы тәгалә кешене барлык мәхлукаттән дә өстен итеп ярата. Ул җирдә һәм күкләрдә булучы барлык мәхлукларның иң өстене. Ул — күрүче, ишетүче, сөйләүче һәм акылга ия булучы итеп яратылган. Җир үзенең байлыклары белән аның өчен яратылган. Күк йөзе аның байлыкларын һәм җир йөзендәге барлык байлыкларны саклау өчен, кеше ул байлыкларны куллана алсын өчен яратылган. Һәм шулай ук күк йөзендә булган барлык йолдызлар һәм башка күк җисемнәре аңа буйсындырылганнар.

Аллаһы тәгалә әйтә:

31.20. «Әллә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрне тәмам бирде».

Әмма кешелек хаталана, үзен тиешенчә тотмый. Бөтен кеше бердәм булып Аллаһы тәгалә билгеләгән рәвештә яшисе урында, ул бозыклыкка кереп бата, бер-берсен рәнҗетә, кан коя, үзенә бирелгән, буйсындырылган байлыкларга, күп очракта, тиешенчә хуҗа була алмый. Шуңа күрә дә фәрештәләр, хәтта кеше яралтылганга кадәр үк, Аллаһы тәгаләгә сорау белән мөрәҗәгать итәләр:

2.30. «Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсың дип иман китерәбез».

Кешеләрнең кимчелектә булуларына карап, Аллаһы тәгаләнең кешелеккә булган рәхмәте һәм мәрхәмәте кимеми. Кешелек күпме генә бозыклыкка кереп батса да кешелекне коткара торган бер кеше яисә бер төркем кала һәм ул чыгара кешелекне яктылыкка. Шуңа күрә дә Аллаһы тәгалә фәрештәләргә җавап итеп әйтә:

2.30. «Аллаһ фәрештәләргә әйтте: «Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен», диде.

Аллаһы тәгалә атабыз Адәмне ялгыз үзен генә яратмый, Ул адәмнең кабыргасыннан анабыз Һаваны ярата һәм алардан төрле милләтләр, халыклар барлыкка киләләр. Аллаһы тәгалә әйтә:

4.1. «Ий, кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәмнең үзеннән хатынын яратты вә икесеннән күп итеп ирләрне һәм хатыннарны дөньяга чәчте».

Кеше үзе генә түгел, бәлки җәмгыятьтә яшәү өчен яралтылган. Ул җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш. Кешелек җәмгыятенең һәр әгъзасы Аллаһ каршында дөңьяви дәрәҗәсенә, төсенә, милләтенә, байлыгына карап аерылмый, бәлки аларны аера торган нәрсә — тәкъвалык. Аллаһы тәгалә әйтә:

49.13. «Ий, кешеләр, Без сезне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык, бер-берегезне аерып танымаклыгыгыз өчен, хаклыкта, сезнең хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучыгыздыр, Аллаһы белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар».

Кешелек бозыла, юлдан яза, өстенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәми башлый. Әмма Аллаһы тәгалә кешеләргә үзләренең арасыннан пәйгамбәрләр җибәрергә вәгъдә бирә һәм шул пәйгамбәрләр кешеләрне үзләре артыннан ияртәләр һәм фәкать иярүчеләр генә котылалар, уңышка ирешәләр. Аллаһы тәгалә әйтә:

5.15. «Ий, кешеләр! Сезгә мәгърифәт нуры Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм ачык китап килде.

5.16. Аллаһ бу Коръән белән аның ризалыгына ияргән мөэминнәрне иминлек, тынычлык юлына, ягъни җәннәтләр юлына күндерер, һәм аларны Үзенең теләге һәм ярдәме белән көферлек, наданлык һәм бидгать караңгылыгыннан чыгарып, чын иман, хак дин яктылыгына кертер һәм аларны туры юлга күндерер».

Аллаһы тәгалә бу аятьләрдә безгә ахыр заман пәйгамбәре булган Мөхәммәт с.г.в.нең һәм Үзенең иң зур нигъмәте булган Коръәни-Кәримнең килүе хакында хәбәр бирә, һәм аларны кешелекне караңгылыктан чыгарып яктылыкка илтүе турында анлата. Болар безнең тормыш рәвешенең ничек булырга, нәрсәгә нигезләнергә тиешлеген күрсәтәләр. Кеше үзенең юлының җәннәт юлы икәнлеген аңларга тиеш. Шушы юлда үзенең урынын белергә тиеш. Ул күп кенә хәрам гамәлләрдән, ризыклардан чикләнгән, аның өстенә күп кенә фарыз, вәҗиб гамәлләр йөкләтелгән. Ул кемгәдер буйсына, кемнедер буйсындыра, аның гаиләсе, туганнары бар. Ул җәмгыятьтән аерылып үзе генә яши алмый. Динсез җәмгыятьтә дин тоту авыр булу сәбәпле, ул җәмгыятьнең дини булуы өчен тырышырга тиеш. Ул бу эштә беренче чиратта үз-үзен тәрбияләргә, башкаларга үзе үрнәк булырга тиеш.

Беренче чиратта, ул гадел, тугры булырга тиеш. Чөнки бөтен яхшылыкларның башында тугрылык ята. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Чынлыкта, тугрылык тәкъвалыкка, ә тәквалык исә җәннәткә илтә һәм, чынлыкта, турысын сойләүчене Аллаһы тәгалә каршында тугрылардан язарлар. Чынлыкта, ялган гөнаһка, ә гөнаһ исә утка илтә, һәм, чынлыкта, һәрвакыт ялган сөйләүчене Аллаһы тәгалә каршында ялганчылардан язарлар».

Шуның өчен дә үзен мөселман санаган кеше һичкайчан алдамас. Ул фәкать дөресен генә сөйләр. Башкаларны алдаучылар хакында пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Кем безне алдый ул бездән түгел».

Мөселман кеше ялган сүз сөйләмәс, чөнки Аллаһы тәгалә адәм баласына ялган сүз сөйләүне тыя. Аллаһы тәгалә әйтә: «... һәм ялган сүзләрдән сакланыгыз».

Мөселмән кеше ялган сүз генә түгел, хәтта, дөрес булса да, башкалар турында сүз, ягъни гайбәт сөйләмәс. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Гайбәт сөйләүче җәннәткә кермәс». (Бохари, Мөслим)

Мөселман кеше үзе турында гына түгел, бәлки җәмгыять турында, өммәт турында уйларга тиеш. Өммәт турында уйламау китерә алдашуга, ялганга, гайбәткә һәм болар үз чиратында кешене хыянәт итүгә этәрәләр. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Кыямәт көнендә һәрбер хыянәтченең аерым билгесе булыр һәм әйтелер: «Бу фәләннең хыянәте», дип. (Бохари, Мөслим)

Хыянәт итү исә монафыйклыкның, ягъни икейөзлелекнең билгесе булып тора. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Монафыйклык галәмәте өчтер: монафыйк кеше сүз сөйләсә — ялганнар, монафыйк кеше вәгъдә кылса, вәгъдәсендә тормас, монафыйк кеше үзенә тапшырылган амәнәтка хыянәт итәр». (Бохари, Мөслим)

Мөселман кеше башкалардан көнләшми. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Бер кешедә көнчелек белән иман бергә була алмаслар».

Бүген үзен мөселман санап йөрсәләр дә, кайберәүләрнең шушы һәм башка кимчелек сыйфатларның сакланып калуы безне берләшүдән тыя. Телдән күпме генә «бергә булыйк, бергә булыйк», дип йөрүгә карамастан, чынлыкта бергәлектә булып булмый.

Күпләрдән «намаз уку гына әле бер нәрсә дә түгел», дип мөселманнарның шушы кимчелек сыйфатларын әйткәннәрен ишетергә туры килә. Шуның белән алар намазның әһәмиятен төшерергә тырышалар. Мондый сүзләрне мөселманнардан ишетү бигрәк тә күңелсез. Әйтерсең бу тискәре сыйфатлар намаз укучы мөселманнарга гына хас һәм алар башкаларда юк. Бу сыйфатларга ия булу бер начарлык булса, аларны сөйләп йөрү, мөселманнарда ул сыйфатларның барлыгын әйтү башкаларны диннән читләштерүгә генә китерә. Аллаһы тәгалә безгә бергә булуны боера:

9.119. «Ий, мөэминнәр! Аллаһыдан куркыгыз һәм тугрылык белән бергә булыгыз!»

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә:

«Аллаһының кулы җәмәгатьтә. Кем җәмәгатьтән аерылды, шул җәһәннәмгә алып баручы юлга аерылды». (Тирмизи)

«Җәмәгать белән бәрәкәт килә», (ибне Мәҗә)

«Аллаһы тәгалә боерган кайбер нәрсәләрне мин сезгә җиткерәм: ишетү һәм буйсыну, җиһад һәм җәмәгать. Кем генә булса да берәр сорауда җәмәгатьтән аерылса, ул җәмәгатькә кайтып кергәнчегә хәтле Ислам бавы аның муеныннан алынган булыр». (Тирмизи)

Бүген кайберәүләр җәмәгатьне мәчеттән түгел, бәлки Интернеттан, ниндидер билгесез бер шәехтан эзли. Мәчеткә җәмәгатькә дип түгел, бәлки җәмәгатьтән аерылганнар янына дип, аларны туры юлга бастырырга дип килә. Шуңа күрә дә мөселман булмаганнар янында үзләрен яхшы әхлаклы итеп күрсәтергә тырышсалар да, мәчеттә нигәдер әхлак икенче планга кала. Мәсәлән, «Ак мәчет»тә бөтен гыйбадәтләрнең дә Хәнәфи мәзһәбе буенча алып барылганлыгы шәһәребездә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Хәнәфи мәзһәбендә «Фатиха» сүрәсен имам кычкырып укыганнан соң әмин дип эчтән генә әйтүе күпләргә мәгълүм. Әмма кайберәүләр махсус әмин дип кычкыру өчен киләләр. Кайберәүләр җиһадка өнди, кайберәүләр һиҗрәт кылырга чакыралар. Мондый кешеләр, әлбәттә, җәмәгатьне туплау өстендә түгел, бәлки булганын таркату өстендә эшлиләр.

Мәчет безнең мөселманнарның бергә җәмәгать булып җыела торган урын. Без үзебезнең бөтен әхлакый сыйфатларыбызны шушында күрсәтергә тиешбез. Беренче чиратта шушында булырга тиеш гаделлек, тугрылык, бер-береңә ихтирам. Һәм шушы мәчеттән без таралырга тиешбез үзебез яши торган, үзебез эшли торган, тормыш алып бара торгын җәмгыятькә. Һәм шул җәмгыятьтә без, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, йөздәге миң кебек булырга тиешбез. Шулай булмаганда, без фәрештәләр сәҗдә кылыр дәрәҗәләргә ирешә алмабыз.

 Рөстәм хәзрәт ШӘЙХЕВӘЛИ

Musulman.su


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе