Пәйгамбәргә дога кылу һәм салават әйтү

Гарәп телендә ул болай яңгырый: галәйһис-саләтү-вәссәләм. Гарәп телендә «Саләт» намаз дигәнне, шулай ук дога дигән сүзне дә аңлатырга

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 25

Гарәп телендә ул болай яңгырый: галәйһис-саләтү-вәссәләм. Гарәп телендә «Саләт» намаз дигәнне, шулай ук дога дигән сүзне дә аңлатырга мөмкин. Монда шундый сорау туа: «Пәйгамбәр өчен ничек дога кылырга?»

Моның хакында Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе хәдисләрендә сөйләде.

Ибн Масуд җиткерә: «Без Сагд ибн Убадада утырганда, безнең янга Аллаһ илчесе килде. Бәшир ибн Сагд аңа болай диде: «Аллаһ безгә синең өчен дога кылырга кушты, ничек эшләргә аны?» Ул болай диде: «Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд, камә саләйтә галә ибраһимә вә бәрик галә мүхәммәд. Вә галә әли мүхәммәд, камә бәрактә галә ибрахимә». Ә сәлам бирә беләсез инде».

Габдрахман ибн Әбү Ләйлә әйтә: «Миңа Кагб ибн Уҗра очрады да болай диде: «Мин сиңа бүләк биримме? Без Пәйгамбәребездән: «Йә Аллаһ илчесе, без сине ничек сәламләргә кирәклеген белдек, ә синең өчен ничек дога кылырга?» — дип сорагач, ул (с.г.в.) салаватны укырга кушты.

Кайчан Пәйгамбәребез өчен дога кылырга кирәк?

1) Әттәхиятне укыгач. Пәйгамбәребездән түбәндәге хәдис килә: «Әгәр анда кыйраәт, әттәхият, салават укылмаса, ул намаз булып исәпләнми». Әлеге хәдисне Ибн Гомәр җиткерә. Аллаһ илчесе, шулай ук, әйтә: «Сезнең берәрегез дога кылса, башта Аллһыны мактасын, аннары салават әйтсен, соңрак ни тели, шуны сорасын».

2) Җеназа намазында икенче тәкъбирдән соң.

3) Җомга һәм бәйрәм хотбәләре вакытында. Гали мөнбәргә менгәч, Аллаһны мактады, Пәйгамбәргә салават әйтте һәм: «Пәйгамбәрдән соң өммәттә иң яхшы кеше Әбү Бәкер, ә аннары Гомәр», — диде.

4) Азаннан соң. Аллаһ илчесе әйтә: «Мөэзиннең азан әйткәнен ишеткәч, сүзләрен кабатлап барыгыз, аннары минем өчен дога кылыгыз, кем минем өчен бер мәртәбә дога кыла, Аллаһ аңа 10 тапкыр күбрәк кайтара, аннары Аллаһтан минем өчен Вәсилне сорагыз, чөнки анда бер генә кеше керә ала, кем минем өчен шуны сорый, кыямәт көнне мин аңа шәфәгатьче булырмын».

5) Дога кылганда. Монда 3 дәрәҗә бар: Аллаһны искә алганнан соң, ихтыяҗларыгызны сораганчы, салават әйтергә; Пәйгамбәр өчен доганың башында, уртасында, ахырында салават әйтергә; Пәйгамбәребез өчен доганың башында һәм ахырында салават әйтергә кирәк. Гали: «Пәйгамбәргә салават әйтмичә, дога белән Аллаһ арасында киртә булачак, салават әйткәч, киртә юкка чыга, догасы да кабул булыр. Тәһарәт намазның ачкычы булган кебек, салават доганың ачкычы булып тора».

6) Мәчеткә кергәндә һәм аннан чыкканда. Аллаһ илчесе әйтә: «Кем мәчеткә керә, шул Пәйгамбәрне сәламләр һәм әйтер: «Аллахумма фтахли абваба рахматик», чыкканда да сәламләсен һәм болай дип әйтсен: «Аллахумма аджирни минашшайтаннирраджим».

7) Сафа һәм Мәрва тауларында. Гомәр ибн әл-Хаттаб болай диде: «Кем хаҗ кылырга тели, шул 7 мәртәбә таваф кылсын, аннары Ибраһим макамы янында 2 рәкәгать укысын, аннары кара ташны сәламләсен, 7 тәкъбир әйтсен, һәрберсеннән соң Аллаһны мактасын, аннары салават әйтсен, аннары үзе өчен дога кылсын, Мәрва тавында да шуны ук эшләсен».

8) Мәҗлесләр һәм очрашулар вакытында. Аллаһ илчесе әйтә: «Әгәр мәҗлестә Аллаһ искә алынмаса, салават әйтелмәсә, шуларга бу мәкрүһ була, Аллаһ теләсә, ярлыкый, теләсә, җәзалый».

9) Пәйгамбәрне искә алганда. Мөхәммәд Пәйгамбәр әйтә: «Әгәр мине искә алсалар, салават әйтегез, кем бер тапкыр салават әйтә, Аллаһ аңа 10 тапкыр бәрәкәт бирә». Икенче хәдистә болай диелә: «Кем миңа салават әйтми, шул саран».

10) Иртән һәм кичен. Аллаһ илчесе әйтә: «Кем яктыда һәм караңгыда миңа 10 салават әйтә, Кыямәт көнне мин аңа шәфәгать итәрмен».

11) Аллаһ илчесенең каберенә баргач. Габдулла ибн Динар Пәйгамбәребезнең кабере янында Габдулла ибн Гомәрнең салават әйткәнен күрә.

12) Базарга яки динне аңлатырга барганда. Күп кеше җыелган җирдә Аллаһны мактаганнан соң, Пәйгамбәргә салават әйтәсең.

13) Бәйрәм намазларында. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә һәм җомга көнне Аллаһ илчесе дә искә алынырга тиеш.

14) Җомга көн көндезләрен һәм кичләрен. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Җомга көн көндезләрен һәм кичләрен миңа күбрәк салаватлар әйтегез, кем бер салават әйтә, шуңа Аллаһ 10 бәрәкәт бирә».

15) Коръәнне тулысынча укып чыккач. Мәлик ибн Әнәс Коръәнне тулысынча укып чыккач, бөтен гаиләсен чакырган. Андый мәҗлесләрдә Аллаһ илчесен дә телгә алырга кирәк.

16) Укыганда. Габбас әл-Әнбари әйтә: «Хәдис ишеткән саен салават әйтә идек».

17) Авырлык килгәндә. Бер кешегә авырлык килгәч, бөтен догасын Пәйгамбәргә салават әйтүгә багышлый, соңрак аның кыенлыклары да бетә, гөнаһлары да ярлыкана.

18) Теләсә-кайда салават әйтү. Бу Пәйгамбәрбезгә булган мәхәббәтне арттыра, ләкин ул телдә генә калырга тиеш түгел, ә мөселман бәндәсенең тормышында да чагылырга тиеш. Аллаһка мактау, ә Пәйгамбәребезгә салават-шәрифләребез хас.

Әзерләде Габдесабур Хәйретдинов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе