Исламның никахка карашы.

Исламда никах- йөрәккә ял, җанга тынычлык бирү чарасы булып тора. Никахтан соң җаннар тынычланып кала, һәм төрле борчулардан, мәшәкатьләрдән   ял итә. Тормыш

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

Исламда никах- йөрәккә ял, җанга тынычлык бирү чарасы булып тора. Никахтан соң җаннар тынычланып кала, һәм төрле борчулардан, мәшәкатьләрдән  ял итә. Тормыш коручылыр бер-берсенә сыеналар, ярдәм итәләр, бер-берсенә карата ихласлы мәхәббәтле булалар шулай булганда гына гаиләдә тынычлык һәм бәхет хөкем сөрә.

Мөбарәк Коръән Кәримдә Раббыбыз безгә бу хакта шундый матур итеп тасвирлап бирә: Дәхи Ал­лаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыр­гасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фи­керли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр.(Рум -21)

Исламда тәкъвәле хатынның роле бигрәктә зур.Чөнки ире аннан сөенеч таба, авыр вакытларында тормышын карангы болытлар каплаган вакытта үзенең хатынына сыена һәм хатыны аңа ярдәм итә. Болар барысы да Раббыбыз Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләр. Әле моның белән генә чикләнми хатыны иренә ял бирә, тынычландыра ләззәт бүләк итә һәм дөньядагы бер генә нәрсә дә моның белән чагыша алмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә әйтә: Бу дөнья вакытлыча гына кулланылышка бирелә, ә шул дөньядан кулланылышка алып булган иң хәерлесе ул да булса тәкъвәле хатын. (Муслим риваяте)

Үзеңә тормыш иптәшен ничек сайларга?

Без шундый авыр фетнәле дөньяда яшибез. Кызганычка каршы күпчелек бәндәләрдә оят дигән нәрсә юкка чыгып бара, бигрәктә Аллаһ Раббыбыз хөрмәтләп, зурлап куйган хатын-кызларыбыз буын агачын дәвам иттерүче затларыбыз бүген ни үкенеч Аллаһның кануннарына буйсынмыйча капланмыйча гаурәтләрен ачып йөриләр. Ә бит сәламәт буын хатын-кызның тугрылыгына бәйле. Хөрмәтле мөселман кардәшләрем менә без шушы дөньяда яшибез, һәм бу фетнәләр безне дә читләтеп үтми. Әгәр берәр мөселман тормыш корыр булса иң беренче уйласын: гаурәтләрен ачып бөтен дөньяга үзен фаш итеп йөргән хатын-кызларга кызыкмасын. Шуны онытмыйк әгәр без шундый хатын алыр булсак кыямәт көнендә  гаурәтләрен капламыйча йөргәне өчен үзебезгә җавап бирергә туры киләчәк.

Тормыш иптәшен сайлаганда ашыгырга ярамый, чөнки ул синең гомерлек юлдашың булачак. Югары ислам сыйфатлары белән сыйфатланган, тәкъвәле хатынны үзенә сайлаган мөселман гомере буе сөенеп  хатынының кадерен белеп яшиячәк. Шулай ук үзеңә тормыш иптәшен сайлаганда аның матурлыгы белән генә дә канәгатьләнергә ярамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең бер хәдисенә күз салыйк: Хатын-кызга 4 билге буенча никахланалар: аның байлыгына карап, дәрәҗәсенә күрә, матурлыгы буенча, һәм динилегенә карап динилеген исәпкә алып үзеңә тормыш иптәшен сайла, һәм сиңа уңыш килер. (Әл-Бухари һәм Муслим риваяте)

Пәйгамбәребезнең бу сүзләреннән без шуны аңлыйбыз үзеңә тәкъвәле хатынны сайласаң бу әлбәттә хәерлерәк. Әмма бу матур хатын сайларга ярамый дигәнне аңлатмый. Сөекле рәсүлебез(с.г.в) никахланыр алдыннан хатын- кызга карарга кушты, алдагы көндә ир белән-хатын арасында мәхәббәт булсын өчен. Чөнки син сайлыячак хатын сиңа ошамаса ул алдагы көндә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга китерә. Көннәрдән-бер көнне пәйгамбәребез янына бер хатын-кызга ярәшелгән ансарлардан булган бер кеше килә. Пәйгамбәребез (с.г.в) аннан: “Син ул хатын кызны күрдеңме?”, - дип сорый. Ул: “Юк”, - дип җавап кайтара. Пәйгамбәребез барып күрергә куша. (Ән-Нәсәи һәм Ибн Мәҗҗә риваяте.)

Тормыш корачак мөселман үзенең хатыныннан һәр яктан да кәнагать булырга тиеш.Аның матурлыгыннан да, иманлылыгыннан да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Ибн Габбаска (р.А.г) әйтте: Хәбәр биримме сиңа ир кешенең үзенә сайлыячак тормыш-иптәше хакында? Бу Тәкъвәле хатын. Әгәр ул аңа караса аның күзләре шатлана, аңа берәр нәрсә эшләргә кушса ул аңа буйсына, әгәр ул аны вакытлыча калдырырып китсә ул аны саклый. (Әл-Хәким риваяте)

Хатын-кыз да үзенең иреннән һәр яктан да кәнагат булырга тиеш. Чөнки күпчелек хатын-кызлар үзләренең ирләренең тапканыннан кәнагать булмыйлар, төрлечә ирләрен битәрлиләр. “Менә мин синең белән гомерем буе игелек күрмим хәерчелектә көн күрәбез”,-ише сүзләр белән ирләрен рәнҗетәләр, әмма алдагы тырышлыклары тапкан маллары хакында оныталар, ә бу җәһәннәмгә илтә бу куфр нәши дип атала. Әбү Хурайра (р.А.г) китерелгән бер хәдистә пәйгамбәребез(с.г.в) сорадылар: “Кайсы хатын иң хәерле хатыннардан санала”, - ул ирен сөендерүче ире аңа караса хатыны аңа буйсына, ире берәр нәрсә кушса яки берәр ошамаган ягы булса һәм иренең малына каршы килми”, - дип җавап бирде. (Әхмәд риваяте)

                     Мөселман кеше үзенең тормышын Ислам      

                                 кушканча алып бара.

     Тормыш корган мөселман гаиләләре Аллаһның китабын, сөекле расүлебезнең сөннәтен үзләренең яшәү рәвешләрендә кулланырга тиешләр.Әгәрдә алар шулай эшлиләр икән, тормышлары күркәм була чөнки Аллаһ Раббыбызда һәм аның расүле(с.г.в) дә хатын кызның нинди хөрмәтле зат икәнлеген бәян итәләр. Бергенә генә диндә дә хатын кызга андый ихтирам күрсәтү юк. Пәйгамбәребез(с.г.в) “Хатыннарыгыз белән һәрвакытта да яхшы мөгамәләдә булыгыз, чынлыкта хатын-кыз кабыргадан  яратылган, бигрәктә ул кәкрелек аның өске өлешендә аерылып тора, әгәр син аны турайтырга тырышсаң син аны сындырачаксың, әгәр син аңа тимәсәң ул кәкре килеш калачак, шуңа күрә хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз!” (Әл-Бухари һәм Муслим риваяте)

     Бу хәдистән без шуны аңлыйбыз хатын-кыз кабыргадан яратылган буларак ул туры булып бетә алмый, аның табигатенә генә хас булган кимчелекле яклары да булачак. Шуңа күрә күпчелек вакытта хатын-кыз ире теләгәнчә генә булып бетә алмаска мөмкин, ир кеше үзенә дөрес булып күренгән әйберләр аша хатынын төзәтергә ашыгырга тиеш түгел, бу вакытта ул Аллаһ Тәгалә аларны ничек итеп яратканлыгы хакында исенә төшерергә тиеш. Әгәрдә хатыны ире теләгәнчә эшләргә теләми икән ул аны барыбер үз дигәнчә итә, һәм бу очракта ир кеше үзенә максат куеп үзенекенә ирешергә тырышса бу үз кулыңда кабырганы тотып сындыруга тиң, ә бу үз чиратында күңелсез хәлләргә, ә иң аянычы гаиләнең таркалуына китерегә мөмкин. Хәдис: “Чынлыкта хатын-кыз кабыргадан яратылган һәм ул сиңа берничектә туры була алмый. Әгәр син аның белән игелекләнергә теләсәң,аның кәкрелегенә карамыйча игелеклән, әгәр турайтырга тырышсаң, сындырачаксың, ә сындыру инде ул аерылу.”(Муслим риваяте)

     Пәйгамбәребезнең(с.г.в) бу тирән мәгънәле хәдисеннән тәкъвәле мөселман үзенә файда ала, аны гамәлендә куллана, үзенең хатынының кайсы бер җитешсез якларына бәйләнми башлый, хатын-кызның зәгыйф җенес икәнен исәпкә ала, моның нәтиҗәсендә гаиләдә тынычлык һәм бәхет хөкем сөрә, тавыш, ызгыш-гауга булмый.

                                Мөселман ир гаиләсендә

     Ир кеше гаиләне кайгыртучы кеше, һәм кыямәт көнендә үзенең гаиләсе өчен Аллаһ Тәгалә каршысында җавап тотачак. Моңа дәлил итеп пәйгамбәребезнең(с.г.в) хәдисен китерә алабыз. “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап бирәчәк.”(Әл-Бухари һәм Муслим риваяте)

     Бу хәдис инде җаваплы булырга этәрә. Әгәр мөселман кеше үзенең гаиләсендә берәр җитешсезлек күрсә ул аны төзәтергә ашыга чөнки җаваплылык аның җилкәсендә, кыямәт көнендә үзенә үк җавап бирәсе була. Әгәрдә берәр мөселман үзенең гаиләсендә берәр гаделсезлек күреп аны туктатмаса бер сүздә дәшмичә тик торса димәк аның иманы зәгыйф.

     Чын мөселман һәр яктан да гадел. Бигрәктә аның гаиләсендә гаделлек хөкем сөрә, ул хатынына яхшы ир, ә балаларына исә яхшы әти. Хатыны аннан кәнагать, ире белән күпме генә гомер сөрсә дә ире аңа кадерле булып кала.

     Ир кеше үзенең өенә якты йөз яхшы кәеф белән уза, хатынына балаларына Аллаһның сәламе һәм бәракәте булсын дип әйтә. Раббыбыз Коръәндә әйтә: Дин кардәшләрегезнең өйләренә кергәндә сәлам би­регез Аллаһыдан пакь, мөбарәк булган бүләк йөзеннән, әнә шулай Аллаһ сезләргә аятьләрен бәян итә, шаять фикерләп аңларсыз!”(Нур-61)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмдә мөселманнарга бер-берләренә Аллаһның сәламе булсын дип әйтергә кушкан. Бер хәдистә китерелә: “Пәйгамбәребез Әнәс(р.А.г) әйтте: “Әй улым, өеңә кергәндә гаиләңә Аллаһның сәламе булсын диген, моннан сиңа да гаиләңә дә бәракәт булыр.”(Әт-Тирмизи риваяте)

     Ир кеше гаилә эшләрендә һәрдаим ярдәм итә. Әгәр хатыны арса яки берәр нәрсәдәдән борчылса, күңелсезләнсә ире аны йомшак кына итеп тынычландыра. Хатыны көчле, ныклы канат астында яшәгәнен тоя. Ире аңа һәр яктан да ярдәм итә кулыннан килгәнчә мал таба, ә хатыны шуңа кәнагать була. Ире хатынына беркайчанда битараф калмый аның эшләре белән кызыксына. Хатыны ирен гел сөендереп торыр өчен үзен гел матур тота. Шәригать кушканча бизәнә.

     Ир кеше үзенең хатыны өчен дә вакытын бүлергә тиеш. Динебез Ислам хатыннарыбызны калдырып гыйбадәткә генә бирелүне дә хупламый. Һәрбер нәрсәнең нормасы бар. Шулай ук хатыннарның ирләренә хакы бар. Хәдистән дәлил: “Миңа көннәреңне ураза тотып төннәреңне гыйбадәт кылып уздырасың, - дип хәбәр бирделәр хакмы бу?” Габдуллаһ җавап бирде: “Әййе, әй Аллаһның илчесе(с.г.в)”. Пәйгамбәребез(с.г.в) әйтте: “Болай эшләмә, ураза тот әмма вакыт-вакыт туктап тор төнеңне гыйбадәттә генә үткәрмә йоклап ялда ит, чынлыкта синең тәнеңнең сиңа хакы бар, синең күзләреңнең сиңа хакы бар, хатыныңның сиңа хакы бар, һәм кунакларыңның да сиңа хакы бар...”(Әл-Бухари һәм Муслим)

     Гаилә башлыгы буларак мөселман ир кеше гаиләсендә булган серләрне саклый, беркайчанда тышка чыгармый. Хатынын башкалар янында беркайчан да авыр хәлдә калдырмый, әгәр хатынының берәр җитешсез ягы булса башкалар янында әйтми моның өчен кирәкле вакытны һәм кирәкле урынны сайлый. Хатынының туганнары хакында ата-анасы хакында начар сүзләр әйтергә тиеш түгел, чөнки бу кимсетергә мөмкин. Хатынының туганнарына ата-анасына хөрмәт белән карарга тиеш. Шулай ук үз ата-анасында ихтирам итәргә тиеш.

                         Мөселман ир гаиләсен туендыручы

     Хатын-кызлардан аермалы буларак Раббыбыз ирләрне көчле итеп яратты һәм аларга гаиләсен кайгырту әманәтен йөкләде. Коръәннән дәлил: Ирләр – хатыннар хозурына торучылар һәм алардан өстен булучылар, ягъни тормышны алып баручылар һәм эш башкаручылар. (Ниса-34)

Ир кеше гаиләсе өчен җаваплы, ә хатын-кыз йорт өчен җаваплы балалар тәрбияләү хатын-кыз җилкәсендә. Ир белән хатынның һәр вакытта бер-берсе арасында яхшы мөгамәлә булырга тиеш. Шулай ук хатын-кыз иренең сүзеннән чыгарга тиеш түгел, аның рөхсәтеннән башка аның белән киңәшләшмичә ниндидер бер эшне эшләргә тиеш түгел. Хатын-кыз иренә шәригать кушкан гамәлләрдә буйсынырга тиеш, чөнки ир кешенең хатынына күрә хакы бик зур. Моңа пәйгамбәребезнең(с.г.в) сүзләре дәлил булып тора: “Әгәрдә миңа берәр кешегә сәҗдә кылырга кушырга туры килсә, мин хатын-кызларга ирләренә сәҗдә кылдырыр идем.”(Әт-Тирмизи риваяте)

Әгәрдә ирләр үзләренең хатыннарыннан разый булсалар бу аларның җәннәткә эләгүенә сәбәп була. Иренең ризалыгын алып Аллаһ хозурына күчкән хатын җәннәткә керәчәк. (Ибн Мәҗҗә һәм әл-Хәким риваяте)

     Күпчелек хатыннар үзләренең ирләренә кадер-хөрмәт күрсәтмиләр, аларның тапкан малларыннан разый булмыйлар, гел ирләренә начар сүзләр әйтәләр бу үз чиратында фәрештәләрнең аларга ләгънәт кылуына китерә. Әгәрдә берәр хатын-кыз ире аннан разый булмаган хәлдә үлеп китсә Аллаһ сакласын ул хатын-кыз җәһәннәмдә җәзаланачак. Пәйгамбәребезнең хәдисеннән белгәнчә: “Әгәрдә хатын-кыз ире белән бер түшәккә ятмыйча аерым төнен уздырса аңа фәрештәләр иртә беләнгә кадәр ләгънәт кылып торачаклар.”(Әл-Бухари һәм Муслим риваяте)

     Ир кеше хатынының тышкы күренешен генә кайгыртырга тиеш түгел, ә шулай ук эчке дөньясында кайтырга тиеш, иманын күтәрү өчен сәбәпләр кылырга тиеш. Аллаһ безгә боерды Ий, мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыныкешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән газаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы, газаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһыга һич хилафлык кыл­маслар, Аллаһыдан нинди боерык булсашуны эшләрләр (Тәхрим-6)

     Галәмнәрнең тәрбиячесе булган Хак Сүбхәнәһү вә Тәгалә һәрбер мөэмин-мөселманга хәерле бәндәләр белән кавышуны насыйп кылсын. Гаиләләренә хәерле бәракәтләр, күп балалалар насыйп итсен, барачак юлларын пәйгамбәребезнең сөннәте һәм Коръән нуры яктыртсын.

 

Арча Үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис Гарифуллин.

     

 

    

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе