Җәһәннәм хакында.

  Җәһәннәмне тасвирлау Җәһәннәмне искә алганда безнең күз алдыбызга безнең тормышыбызда куллана торган ут килеп баса. Ут белән

БӘЙЛЕ
2010 Авг 14

 Җәһәннәмне тасвирлау Җәһәннәмне искә алганда безнең күз алдыбызга безнең тормышыбызда куллана торган ут килеп баса. Ут белән җәһәннәм –алар нәрсәсе беләндер охшаганнар, әмма аларны чагыштырырга ярамый. Без җәһәннәмнең үзлекләрен Коръән Кәримнән өйрәнеп белә алабыз. Ә Коръән җәһәннәмнең бөтенләй икенче үзлекләргә ия икәнлеген күрсәтә. Әгәр дә җәһәннәмнең уты безгә билгеле булган ут төсле булса, ул бөтен нәрсәне юкка чыгарып, көлгә әйләндерер иде. Әмма җәһәннәмдә агачлар да бар, күләгә дә, су да. Тик алар барысы да газап кылыр өчен яратылган. Әгәр дә кеше бу дөньядагы утка эләксә, ул шундук үләчәк, шуның белән газаптан котылачак. Ә җәһәннәмгә эләгүчеләр исә анда мәңгегә калачаклар үлеп котыла алмыйлар.  Аллаһ Тәгалә әйтә: "...аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр газабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм газабы аз гына да җиңеләйтелмәс..."(Фәрештәләр-36)

"…кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерер­без, газабның катысын татысыннар өчен…" (Хатыннар-56).

Җәһәннәмдәге агач "заккум" дип атала. Ул агач динсезләргә ризык. "Дөреслектә, ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан баш­ларыдыр. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар".(Сафта торучылар 64 – 66). "Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. Эрегән җиз кебек. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кебек кайнар." (Төтен43-46)

Шулай ук җәһәннәмдә динсезләр өчен эчемлек бар. Ул гөслин дип атала. "Ул залимнәрнең артында җәһәннәм газабы да бар, вә алар җәһәннәм кешеләре­нең тәненнән аккан сары су белән сугарылырлар. Ул суны йотарга бик тырышыр, ләкин бугазыннан үткәрергә кадир бул­мас, һәм аңа һәр әгъзасын үтерерлек каты сызлаулар килер, ләкин һаман да үлмәс, бу газаблардан соң янә каты газаб бу­лыр." (Ибраһим16-17)

"Заккум" агачы белән ризыкланганнан соң динсезләр бик нык сусыйлар, сусаганнарын басар өчен "Гөслин" дигән эчемлекне эчәләр. Сусаганнары басылмый шул су аларның эчләрен көйдерә, тагыда катырак эчәселәре килә. Ул суның кайнарлыгыннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер.(Хаҗ-20) Җәһәннәмдә шулай ук кием бар. "...Ислам динен тотмаган ке­шеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһән­нәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр."(Хаҗ-19)

Җәһәннәмдә күләгәдә бар. Тик ул бу дөньядагы шикелле түгел. Җәһәннәмдәге күләгә кешегә газап кылыр өчен. Җәһәннәмдәге кеше салкынырак урын эзләр, тик таба алмас. Үзенең булган урынына кайта ә анда инде тагыда кызуырак икәнен төшенә, ул тагын салкын урын эзләргә мәҗбүр була, тик салкын урын юк! Кызулыктан кешенең баш миләре кайный. Алар эссе җилдә, вә кайнар суда. "Кара төннән булган күләгәдә. Ул күләгә салкынча түгел һәм файдалы да түгел. Тәхкыйк алар дөньяда вакытта нигъмәт ияләре бу­лып азган иделәр."(Хәл42 – 45)

"Әмма явыз бәхетсезләр утта булырлар, аларга анда газабның катылыгыннан яман тавыш белән кыч­кыру вә ыңгырашу булыр. Ахирәтнең җире вә күкләре даими булган хәлдә алар да җәһәннәмдә мәңге калырлар, мәгәр Раббыңның теләге белән генә мөэмин булган кешеләр мәңге калмас. Әлбәттә, синең Раббың кылырга теләгән эшен кылу­чы."(Худ106 –107)

Кешеләрнең җәһәннәмгә ыргытылулары. Аллаһ Тәгаләнең хисабы төгәлләнгәннән соң бер төркем кешеләр җәннәткә ә бер төркемнәре исә җәһәннәмгә керәчәкләр. Җәһәннәмдә газаплаучы фәрештәләр бар. Аллаһ аларны кызгануны ялынуны белми торган итеп яраткан. Алар бертуктаусыз газап кылып торачаклар. Аллаһ Тәгалә кешеләрне туры юлга күндерү өчен пәйгамбәрләр җибәрде. Әмма күпчелек адәмнәр үзләренең тәкәбберлекләренә ияреп хаклыкны кабул итмәделәр. Кәферләр җөмләсеннән киттеләр. Ул кәферләр янә әйтерләр: "Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек", – дип. Эш узгач гөнаһларын таныдылар, без гаепле диделәр, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһуның рәхмәте гаять ерактыр!" (Мүльк10-11)

Акыл нигъмәтебезне эшкә җигик! Аллаһ Раббыбыз безләргә карата Рәхимле һәм Рәхмәтле. Ул безләргә гомер бирде. Якшы юлны начар юлдан аеру өчен акыл нигъмәте белән зиннәтләде. Безнең каршыбызда ике юл. Берсесе аның дин юлы, Ислам юлы ягъни Сиратул мүстәким. Ул юл безне шиксез Җәннәткә илтәчәк. Икенче юл исә хорафат юлы, шәйтан юлы бу юл җәһәннәмгә илтә. Раббым Үзе сакласын. Бу дөньяда кеше имтиханын тапшыра алмаса яңадан тапшырырга мөмкин, әмма Аллаһ каршында имтиханны яңадан тапшырып булмый. "...Ахирәттә залимнәрне күрсәң, алар газабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр."(Шура – 44) Әмма Аллаһ Раббыбыз аларга болай дип җавап бирә: "Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгазьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде газабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ярдәм юк".(Фәрештәләр – 37)

     Мөхтәрәм җәмәгәте мүслимин, без адәм балалары акыл нигъмәте белән нигъмәтләнгән затлар. Аллаһ Раббыбыз безне үзенең бар булмышлары арасыннан иң хәерле мәхлуклардан кылды.  Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәм сурәттә бар кылдык. (Тин-5) Әмма күпчелек адәм балалары хәсрәттә. Үзләре теләп югарыда телгә алынган коточкыч җәһәннәмне үзләренә кәсеп кылалар. Аллаһ безгә җәннәт юлларын күрсәтте, әмма ни өчендер адәм балалары җәннәтне теләсәләр дә, җәһәннәмгә ыргылалар. Шәйтан кешеләргә гөнаһны бизәп күрсәтә әмма шәйтанның адәм балаларына һәм җеннәргә карата бернинди дә кодрәте юк, аның эше кешеләрне һәм җеннәрне вәсвәсәләү дөрес булмаган юлга өстерәргә маташу. Әгәр шәйтанның берәр нинди көче булса җир йөзендә бер генә дә иманлы зат калмас иде. Без хакыйкый мөселманнар Аллаһтан куркабыз шәйтанның вәсвәсәләрен кабул итмибез, ә хаталанган очракта Раббыбыздан гафу сорыйбыз, бит Аллаһ кичерүче. Ошбу дөньяга гыйшык тотудан сак булыйк: дөнья ләззәтләре кальбләребезне каралтып, иманнарыбызны зәгыйфләтә. Рәсүлебез галәйһиссәләм нәсихәт итте: “Ике нәрсәдән куркыгыз! Дөньядан һәм хатын-кызлардан. Бәни Исраиль кавемендә иң беренче фитнә хатын-кызлардан башланды”. Дөнья һәркемнең йөрәген алдый, мәңге булыр күк тоела. Ахирәтне оныттыра югыйсә безгә иң еш уйланырга тиеш булган нәрсә ахирәт. Чөнки фани дөнья вакытлыча. Вәгазь-нәсихәтләр тыңлыйбыз, әзерәк кальбләребезне иман чишмәсе белән сугарсак иде. Бит сахәбәләр дә еш дога кылалар иде: “Я Раббым, кыл бу дөньяны минем кулымда, әмма кылма йөрәгемдә!” Чөнки дөнья йөрәккә килеп керде икән, бу кеше дөнья өчен генә янып-киеп яши торган затка әверелә. Ниндидер ялтыравыклы кәгазь акча, акцияләр, кыйммәтле ташлар, алтын-көмеш аның яшәү рәвешенә әйләнә. Зур-зур зиннәтле йортларда мәңге яшәрсең күк тоела. Әҗәл үтеп керә алмас дип уйлыйлар. Әмма Үлем фәрештәсе кая гына булсаң да килеп җаныңны һичшиксез алачак. Раббыбыз үзенең аяти кәримәсендә әйтте: “Кайда гына булсагызда сезгә барыбер үлем ирешер, хәтта күккә терәлгән бина эчендә булсагызда.” (Ниса-78)

     Хөрмәтле кардәшләрем, идарә тәхете дә кулдан ычкына, бу да вакытлыча. Картлык килә, буыннар ката. Хәрәкәтләнә алмас хәлгә киләчәкбез, шул вакытта төзегән йортларыбызның икенче-өченче катына менү түгел, хәтта беренче катындада йөрисебез килмиячәк, шул вакыт безгә ятып торыр өчен ике аршин җир җитәчәк. Хөрмәтле дин кардәшләрем, барыгызга да мөрәҗәгатем. Телебездәге булган изгелек гамәлләребездә дә булса иде. Бүген мохтаҗ булган мөселманнар бик күп. Аларга ярдәм кулын сузыйк. Үз мәнфәгатьләребезне генә кайгыртмыйк. Без бит кардәшләр. Һәрберебездә Раббыбызның аятен беләбез: “Чынлыкта Мөэминнәр бер-берсенә кардәшләр.” Кардәшлегебез сүздә генә калмасын. Чөнки дөнья байлыклары безгә кыямәт көнендә бернинди файда бирмиячәк. Фикерлик әле бергәләп кыйммәтле машиналарыбызда төзегән йортларыбызда барысыда калачак бит, әй газиз кардәшләрем. Караңгы гүрләргә төшеп ятасыбыз бар. Каберләрнең нурлы, киң булуын теләсәк, изге гамәлләр кылыйк. Ярдәм сорап килгән мөселман кардәшләребезне кире борып чыгармыйк. Раббыбыз каршында ни диярбез. Акырынлап кыямәт көненә таба атлыйбыз: ул бит безгә бик якын. Аллаһның әмерләренә буйсынып яшик, шәйтанга гыйбадәт итүдән сакланыйк. “Ий, Адәм балалары, Мин сезгә гаһед кылмадыммы һәм белдермәдемме шайтанга гыйбадәт кылмагыз, вә аның сүзе белән йөрмәгез, әлбәттә, ул сезгә ачык дошмандыр.” (Йәсиин-60)

     Йә Аллаһ, Галәмнәрнең Раббысы мөселманнарны бердәм нык кыл. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәүне насыйп кыл. Нәсихәтләребезне, вәгазьләребезне файдалы кыл! Әмиин.

                                   Арча үзәк мәчетенең икенче имамы Рәмис Гарифуллин

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе