Бабаларыбыз рухына –дога

15 октябрьдә Тәтеш районының Олы Әтрәч авылындагы борынгы каберлекне тәртипкә китерү чарасы узды, ягъни зират тимер койма белән әйләндереп алынды, анда агачлар утыртылды. Бу каберлек

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

15 октябрьдә Тәтеш районының Олы Әтрәч авылындагы борынгы каберлекне тәртипкә китерү чарасы узды, ягъни зират тимер койма белән әйләндереп алынды, анда агачлар утыртылды.

Бу каберлек татар халкына гасырлар буена «Изгеләр зираты» буларак билгеле. Элек ул тугыз гектар мәйданны биләгән, әмма советлар чорында аның күп кенә урыннары сукаланганга күрә, бер гектар урыны гына кагылмыйча калган. Зиратта XII-XIV гасырларга караган тугыз кабер ташы гына сакланган. Борынгы каберлекнең калган өлешен дә югалтмау максатыннан, аның тирәсе тимер койма белән әйләндереп алынды, капкалар эшләнеп куелды.

Бу эшләрнең барысы да күренекле татар язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның башлап йөрүе нәтиҗәсендә башкарылды.

Зират коймасы буена, Тәтеш урман хуҗалыгы җитәкчесе Ирфан хаҗи Халитовның тырышлыгы нәтиҗәсендә, 500 агач үсентесе китерелеп, халык шуларны утырту эше белән мәш килде.

Зиратны тәртипкә китерү сөенечен уртаклашу мәрасиме Казанның «Болгар» мәчете имам хатибы Илдус хәзрәт Фәизнең Коръән укуы белән башланды. Аннары Көньяк-Көнбатыш төбәге казые Линур хәзрәт Сабирҗанов Туфан Миңнуллинга сүз бирде. Язучының билгеләп узуынча, һәр халыкның искә алырлык изге урыннары бар. Туфан ага мондый урыннарны инкарь итүче кайбер муллаларны тәнкыйть утына тотты. «Ә бит биредә халык фәкать Аллаһка табына», – диде ул. Туфан Миңнуллин вафат булган туганнарны искә алу өчен елына бер көнне билгеләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, нәкъ шушы «Изгеләр зираты» бу яктагы мөселманнарны бергә җыярга лаеклы урын.

Аннары чыгыш ясаган Тәтеш шәһәре мэры Рөстәм Җамалетдинов Туфан агага әлеге изге эше өчен олуг рәхмәтен белдерде, ул зиратны сакларга чакырды.

Олы Әтрәчнең тарих укытучысы Мөнир Вәлиев исә зират янында ел саен июнь аеның беренче шимбәсендә җыелырга кирәк дигән фикерен әйтте. Аның бу тәкъдиме белән һәммәсе дә килештеләр.

Күргәнебезчә, Тәтештә исламның алга китеше, үсеше өчен шактый эш башкарыла. Районның үзәгендә 2 мәчет эшләп килә, башлангыч мәдрәсәдә кешеләр дини белем ала. Кләш авылында яңа мәдрәсә салынган, Алабирде мәчетенә су кертелгән. Әле генә узган Рамазан аенда төрек кешесе Шөкер хәзрәт Тәтештә Коръән дәресләрен алып барган.

Мәгълүм булганынча, Тәтештә халык ядкарьләренә, аның тарихына әһәмият арта бара.Биредә шәһәр җитәкчелеге белән күренекле затлар да үз өлешен кертә. Язучы Туфан Миңнуллинның үз чыгышын «Бабаң каберенә юлны онытма» дип башлавы үзе генә дә зур мәгънәгә иядер.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе