Җир өстендә йөреп киткән тәүге адымнарым, беренче укытучым, беренче мәхәббәтем...
Әти-әнием гомер бакый колхозда эшләде. Гаиләдә без 3 кыз, 1 малай үстек. Мин – икенче бала. Чыр-чу килеп, әти-әнигә булышып, бакча җимешләре, яшелчәләр, үрдәк бәбкәләре үстереп, җиләкле урманнарда йөреп, көтүләр көтеп, балачак бик тиз генә үтеп тә китте. Күз ачып йомгандай гына булды ул чаклар.
VIII классны тәмамлагач, Пермь өлкәсендәге Оса педагогия училищесын, аннары Татарстандагы Алабуга пединститутын тәмамладым. Пенсиягә хәтле укытучы, тәрбияче булып эшләгәч, 3 ел элек Бардадагы Сукырлар җәмгыятен җитәкләргә куйдылар.
Шул арада 3 баламны тормыш юлына аяк бастырдым. Тәрбиягә күрмәүче бер бала алдым. Линда Габдрәшитовада кешелекле сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.
Күрмәүчеләр җәмгыятендә 16 яшьтән 90га кадәрле 53 әгъза бар. Без бергәләп җайлырак яшәргә тырышабыз. Хәлдән килгәнчә, чараларда катнашабыз. Әгъзаларыбыз бик кешелекле, алар аңлый белә. Кыскасы, без алар белән уртак тел табып эшлибез.
Соңгы вакытларда Брайльчә ислам динен өйрәнү өчен Казанга килеп йөрибез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Күрмәүчеләрне тернәкләндерүче "Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә. Алар безне бушлай укыталар, ашаталар-эчертәләр, мәдәни чараларда катнаштыралар, хәтта юл хакларын да үзләре түлиләр.
Илһам килгәндә, мин шигырьләр язам. Тематикасы төрле: табигать, кичерешләр, мәхәббәт, көнкүреш – һәммәсе дә бар инде. Изге сәгатьләрдә сезнең хөкемгә тапшырам мин аларны.
Әмирә ҮТӘГӘНЕВА
Упкынга якын барма
Гомер кадрен белү өчен
Упкынны күрү кирәк.
Упкыннан исән-сау чыгып,
Алга барырга кирәк.
Аллаһ әмеренә буйсын,
Киңәшләргә колак сал.
Бәхетсезлек сиңа тимәс,
Нәфесеңне тыеп кал.
Кешечә яшәргә өйрән:
Упкынга якын барма.
Хисләреңне тезгенли бел,
Һәлакәткә очрама.
Тормышта упкыннар була:
Урап узарга кирәк.
Дөнья тыныч, тормыш матур,-
Дәвам итәргә кирәк.
28.11. 2012
Туган кырларымның әремнәре
Туган кырларымда әремнәрне
Ник күммиләр икән ак карлар?
Йөрәгемдә булган әрнүемне
Көчәйтәләр генә салкыннар.
Шыксызлыктан әрем җәфаланмый,
Юлдаш иткән кырыс буранны.
Бармы ышыклаучы зилзиләдән
Әрем язмышына дучарны?
Гайрәтле давыл шашып, котырып,
Чыныктырган гына әремне.
Егалмыйлар көчле рухлыларны
Дөнья мәхшәренең җилләре.
Коткаручыбыз, дип килеп, кошлар
Әрем орлыкларын чүплиләр.
Рәнҗегәннәр, тозлы күз яшьлеләр
Сынауга һич бирешмиләр.
Туган кырларымдагы әремнәр
Кыш артыннан язны сагына.
Бәхет кошым, зур каршылык җиңеп,
Яр-юлдаш бул тормыш юлыма.
27. 03. 2013
Чәчләремне тарадың