Мөслимәләр киеме: кем-кемне уздыра

Татарстан ел саен мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе уздырып килсә дә...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 04
Татарстан ел саен мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесе уздырып килсә дә, әлегә дөнья күләмендә таныла алганы юк. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны исә Дубайда «Чечня хатын-кызы» тупланмасын тәкъдим итте.



Татарстан белән Чечня арасында ислам өлкәсендә көндәшлек артканнан-арта бара. Ул инде мөселман киеменә дә кагыла башлады дияргә була. Бу көннәрдә Татарстанда чираттагы тапкыр мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесенә әзерләнгәндә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны зурлап мөслимәләр өчен «Чечня хатын-кызы» тупланмасын тәкъдим итте.

Кадыйрова җитәкләгән Firdaws мода йорты әле 2009 елны гына оешса да, инде мөслимәләр көндәлек һәм төрле бәйрәм чараларына кия торган 70тән артык тупланманы күрсәтә алган. Тиздән алар Согуд Гарәбстанына да бармакчы.

​​Шул ук вакытта Татарстан инде берничә ел мөселман киемнәре өлкәсендә бәйгеләр уздырып килсә дә, әлегә кайдадыр читкә чыгып "Татарстан хатын-кызы" яки "Татар хатын-кызы” дигән тупланмаларны күрсәтә алганы юк.

Гәрчә бәйгене оештыручыларның берсе, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, бүген моңа әзер модельерлар да бар. Ләкин андый чараларны оештыру өчен, беренче чиратта, хөкүмәт ярдәме кирәк.

"Без моңа инде биш ел омтылабыз. Чит илгә чыгу өчен әзер коллекцияләребез бар”, - ди ул.

Казан мөселман киемнәре дизайнерларын җыя

Әйтергә кирәк, Татарстанда бу бәйгегә карашлар да бик төрле. Мөселманнар арасында аны хуплап бетермәүчеләр дә шактый. Җиһаншина әйтүенчә, бу көндәшлек белән дә бәйле, чөнки кайбер дизайнерлар ихтыяҗны сизеп, татар мөселман киемнәре булдырабыз дип исламга туры килмәгән үтәкүренмәле, тәнгә сыланып торган, кыска киемнәр җитештереп, мөселман киеме исеменә тап төшерәләр.

​​Быел бәйгене ике тапкыр оештырырга булганнар. 6 апрельдә Казанның Кәрим Тинчурин театрында үтәчәк чара Русия күләмендә узса, сентябрьдә халыкара дәрәҗәдә оештырылачак.

"Безнең бөтен максатыбыз ул татар костюмын популярлаштыру. Бүген урамга калфакта чыккан кешегә артистка кебек карыйлар. Элек бит хатын-кызларыбыз калфакны да яулык белән берләштерә алган, аларның шәлләре дә булган. Башны ябып йөрү ул гадәти күренеш саналган”, - ди Н. Җиһаншина.

Ул Татарстанда ясалган киемнәрне Иранда да бик яратып кабул итүләрен әйтте.

"Алар үз мәдәниятен саклап калган калган халык, шуңа да карамастан безнең киемнәребез белән бик сокландылар”, - ди Наилә ханым.

Иранның дүрт дизайнеры көз көне Казанда узачак бәйгегә дә килергә җыена. Моннан тыш, Төркиядән мөселман киемнәрен тегүче ширкәт вәкилләре булачак. Алар мастер-класслар да уздырырга тәкъдим иткән. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Индонезия, Марокко, Согуд Гарәбстаны дизайнерлары белән чарада катнашу турында сөйләшүләр бара.

Мөслимәләр корылтайга әзерләнә

Татарстан мөслимәләр берлеге Европа илләре белән дә элемтәләрне арттырмакчы.

​​"Дизайнерлар белән танышырга дип Франциягә барырга җыенабыз. Бәлкем алар белән уртак проектлар да булдырырбыз”, - ди Наилә Җиһаншина.

​​Русия күләмендә узачак мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесендә исә Казаннан тыш, Петербург, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән вәкилләр катнашачак. Бәлкем киләчәктә Төньяк Кавказ дизайнерлары белән дә элемтәгә кереп, аларны да катнаштыру каралыр. 2-3 апрельдә Пятигорск шәһәрендә мөселман яшьләрен тәрбияләү форумына баргач, Наилә ханым әлеге мәсьәлә хакында да сөйләшмәкче.

26 апрельдә Русия Мөфтиләр Шурасы Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман хатын-кызлар корылтаен уздырачак. Ул инкыйлабтан соң тарихта беренче тапкыр үтәчәк.

"Татарстанда 2005 елда булды, ләкин ул республика күләмендә генә үтте. Русиянең иң актив ханымнары җыелып бердәм оешма булдыру турында игълан итәчәкбез, програм төзибез”, - ди Наилә ханым Җиһаншина.
Чыганак: "Азатлык.орг"

avatar
2 Curtis • 02:31, 2013 Июл 24
What a joy to find such clear thginnki. Thanks for posting!
avatar
1 Динар • 12:00, 2012 Май 11
фотода "мөслимә киеме" түгел
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе