Хиҗаб

Хиҗаб – мөселман хатын-кызы тормышының иң мөһим аспектларының берсе. Хәзерге вакытта бу сүз тулаем исламча хатын-кыз киемен аңлата. Шулай ук үз эченә хатын-кыз баш киемен

БӘЙЛЕ
2024 Янв 22

Хиҗаб – мөселман хатын-кызы тормышының иң мөһим аспектларының берсе. Хәзерге вакытта бу сүз тулаем исламча хатын-кыз киемен аңлата. Шулай ук үз эченә хатын-кыз баш киемен һәм яулыкны сыйдыра.

Кием ислам кануннарына туры килсен өчен берничә кагыйдә үтәлергә тиеш:

1. Кием башны һәм тәнне тулаем (бит һәм беләзегенә кадәр кулдан башка) капларга тиеш.

2. Кием үзеннән-үзе бизәнү әйбере булырга тиеш түгел.

3. Тән төсе күренмәсен өчен кием тыгыз тукымадан булырга тиеш.

4. Фигура күренмәсен өчен, кием иркен булырга тиеш.

5. Киемдә парфюмерия исе булырга тиеш түгел.

6. Кием ирләрнекенә ошарга тиеш түгел.

7. Мөселман хатын-кызы киеме кяферләрнекенә гел ошарга тиеш түгел.

8. Кием кыйммәтле ташлар, алтын һәм көмеш җепләр һәм башкалар белән бизәлгән булырга тиеш түгел.

Күпләр аптырый: бу кагыйдәләрне үтәп, хокук белгече, табиб, администратор, журналист булып буламы? Чөнки сезнең өстегездә “озын иркен кием”. “Чәчәкле палатканы” хәтерләткән кием шәһәрнең эшлекле өлешенә бер дә килешми. Ләкин хиҗаб киеп тә, сез үз эшегездә профессионал һәм эшлекле хатын-кыз булып кала аласыз. Кул астыгызда энә һәм җеп булса, сез күп кенә кием модельләрен үзегезгә яраклаштыра аласыз. Яки тегүче табып, киемегезне ул сезгә яраклаштырыр, озынайтыр. Алай да булмаса, кибетләрдә йөреп, игътибар белән карагыз. Әгәр дә сезнең буегыз кечкенә икән, ә модада озын күлмәкләр һәм итәкләр, сезнең мәсьәлә хәл ителгән дигән сүз. Урта буйлы хатын-кызлар, озын буйлы кызлар өчен тегелгән киемне ала алалар.Ә озын буйлылар, махсус кибетләрдән эзләп карый алалар. Шулай ук, эксклюзив киемнәр сатучы кибетләр дә озын әйберләр тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Шулай итеп, берникадәр көчегезне куеп, сез эшлекле кыяфәткә кереп, иркенләп, барлык эшкә дә керешә аласыз һәм шул ук вакытта үзегезнең ислам принципларыгызны корбан итмисез.

Чынлыкта хиҗаб кию аерым бернинди дә проблема китереп чыгармый. Кием алуның берничә ысулын мин инде алда язып үттем. Әйтергә кирәк, хәзерге җәмгыять инде хиҗаб киюче мөселман хатын-кызларына ияләнеп киләләр. Андый хатын-кызларны хәзер урамда, кибеттә, фирма офисларында, телевидениедә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында, башка урыннарда очратырга була. Хәзер бу бер дә “сәер” түгел, әйтик, бер ун ел элек моңа бик аптырап карыйлар иде. Әлбәттә, хиҗаб киюнең беренче берничә көне яки атнасы сезнең өчен авыр булыр. Ләкин күбрәк кию белән һаман җиңелрәк булачак. Берникадәр вакыт узгач, сез үзегезне бу киемдә туган кебек хис итәрсез. Һәм аптырарсыз: ничек хиҗаб кимичә элек өйдән чыккансыз икән?

Хиҗаб - ул мода һәм кием стиле генә түгел. Хиҗаб - ул тормыш позициясе. Кием зур роль уйнаса да, без истә тотарга тиеш, мөселман хатын-кызы булу – ул озын күлмәк һәм яулык киюдән күпкә артыграк. Өс киемебез безгә һәрвакытта шәригать кануннары буенча яшәргә кирәклеген искә төшереп торырга тиеш. Хиҗаб кимәүчеләр(нинди генә сәбәбе булса да, чөнки аны кию ул бик җитди адым) үзләренең иманнарын ныгытсыннар. Инде иман артыннан хиҗаб кию үзе киләчәк.

Эльмира Әхмәт.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе