Очрашыргамы, юкмы?

"Очрашыргамы, юкмы?" Бу сорауны мөселман яшьләре бик еш бирә. Никахка кадәр очрашырга мөмкинме? Мөмкин булса, күпме вакыт очрашырга? Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә никахка

БӘЙЛЕ
2010 Июн 03

"Очрашыргамы, юкмы?"

Бу сорауны мөселман яшьләре бик еш бирә. Никахка кадәр очрашырга мөмкинме? Мөмкин булса, күпме вакыт очрашырга? Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә никахка кадәр өч тапкыр гына очрашырга рөхсәт ителә, диелгән бит. Нәрсә эшләргә?

Хәзер яшьләрнең никахка кадәр очрашып йөрүе белән беркемне дә шаккатырып булмый. Егет белән кызның никахка кадәрге мөнәсәбәтләре кочаклашу, үбешү, мәхәббәт аңлатулар белән тулы. Кыскасы, яшьләр өйләнешкәнче үк барлык әдәп кагыйдәләрен, шәригать кануннарын да боза. Никахка кадәр очрашу тыела, дигәнгә каршы яшьләр бер-беребезне якыннанрак белергә, мәхәббәтебезне сынарга телибез, дип җавап бирәләр. Сорау туа: очрашуларсыз, мәхәббәтсез никах була аламы соң?

Статистикага күз салсак...

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, озак вакыт очрашып, “бер-берсен өйрәнеп” өйләнешкән парларның күбесе озын гомерле булмый. Аның каравы, йолаларга тугъры калып, никахка кадәр “тыелган җимеш”не татымаган яшьләр гаилә корып, бик бәхетле яши.

Бу мәсьәләне тикшергән француз социологы түбәндәге нәтиҗәгә килгән: “Өйләнешкәнче яшьләр бер-берсен яратмаган очракларда никах уңышлырак була”. Икенче бер тикшерүдә профессор Исмаил Габделбари 1500 гаиләне тикшергән. Алар арасында яратышып өйләнешкән парларның 75 проценттан артыгы бергә тора алмаган – аерылышкан. Ә менә очрашмыйча, яратышмыйча өйләнешкән парларның 5 проценттан азрагы гына аерылышырга карар иткән.

Галим аерылышу сәбәбе дип түбәндәгеләрне атый:

1. “Мәхәббәт сукыр”, - ди мәкаль. Өйләнешкәнче хисләр бер-береңнең җитешсезлекләрен күрергә комачаулый. Тормышта исә бер кеше дә бар яктан камил түгел. Өйләнешеп, бергә яши башлагач, барлык җитешсезлекләр дә күренә башлый.

2. Гашыйклар мәхәббәтне мәңгелек, дип уйлый. Шуңа күрә очрашып йөргән вакытта гел мәхәббәт турында гына сөйләшәләр, хыялланалар. Яшьләр проблемалар, аларны чишү юллары турында сөйләшүне кирәк дип тапмый. Өйләнешеп, тормыш авырлыклары, җаваплылык белән очрашкач исә әлеге хыяллар чәлпәрәмә килеп ватыла.

3. Бер-берсен яраткан кешеләр проблемаларны уртага салып сөйләшми. Алар бер-берсен үпкәләтмәс өчен юл куярга тырыша. Никахлашып бергә тора башлаганнан соң хәл кирегә үзгәрә: бер як икенчесенең юл куюын таләп итә башлый. Моның нигезендә үпкәләшүләр, бәхәсләр килеп чыга.

4. Очрашып йөргәндә булачак тормыш иптәше дөньядагы иң яхшы кеше булып тоела. Аның уңай сыйфатлары гына эзләнелә. Ләкин гашыйклык халәте үткәннән соң күзаллау үзгәрә: икенче яртыңны ничек бар, шулай күрәсең, аның тискәре сыйфатлары калкурак тоела. Нәтиҗәдә бер-береңне аңламау башлана.

5. Гашыйклык вакыты дөреслеккә туры килми торган хыялларга корылган. Мәхәббәттән исергәннәр бер-берсен бәхетле итү өчен барысын да эшләячәкбез, дип уйлыйлар. Егетләр сөйгәннәрен бәхетле итү өчен теләсә нинди корбанга барырга әзерлекләре, ә кызлар яраткан кешеләре белән куышта да бәхетле булулары турында вәгъдәләр бирә. Өйләнешкәннән соң болар барысы да онытыла. Хатын ирне саранлыкта, ә ир хатынны артык таләпчәнлектә гаепли башлый.

Шуңа күрә өйләнешкәннән соң бер-береңне вәгъдәсезлектә гаепләү, артык ашыктык ахрысы дип үкенүләр башлана. Егет: “Нигә әти-әниләр тәкъдим иткән кызга өйләнмәдем икән?”- дип зарлана. Кыз әти-әнисенең сүзен тыңламыйча кияүгә чыгуына сыкрана. Нәтиҗәдә, иң бәхетле булырга тиешле парлар арасында аерылышучылар саны артканнан-арта бара. Алда санап үтелгән сәбәпләр һавадан алынмаган. Аларның нигезе – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмәүдә икәнен дә онытмасак иде. Ислам дине никахка кадәрге мөнәсәбәтләрне беркайчан да хупламаячак. Хәтта егет белән кызның ниятләре өйләнешү булса да.

Шуңа күрә алар Аллаһы Тәгаләнең сынауларына түзә алмый да инде. Коръәндә: “Кем мин кушканнарны үтәми, шуны авыр тормыш көтә” (20, 124) диелгән. Бәхетсез, авыр тормыш Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмәүнең нәтиҗәсе. Бәхетле, мул тормыш исә – иман һәм изге гамәлләрнең җимеше. Әмма бу беренче очраган кешегә кияүгә чыгарга кирәк, дигән сүз түгел. Гаилә кору бик җитди адым. Шуңа күрә ныклап уйларга, булачак тормыш иптәшеңнең нинди булуын алдан ук тикшерергә кирәк. Исламда никахлашырга ниятләгән кияү белән кәләшкә бер-берсенә карарга рөхсәт ителә. Шундый хәдис бар: “Бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) янына килә дә: “Мин Мәдинәдәге бер хатынга өйләнергә җыенам”, - дип белдергән. Моңа каршы Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ә син аны күрдеңме соң?” - дип сораган. Теге кеше: “Юк”, - дип җавап биргән. Шул вакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бар, күреш аның белән. Бу сезнең мәхәббәтегезне ныгытыр гына”, - дигән” (Мөслим) Өйләнешергә җыенучылар очраша, бер-берсенә карый ала. Әмма күрешүдән соң никахка керү теләге сүнә икән, егет яки кыз бу турыда әйтергә һәм аралашуны туктатырга тиеш була. Яратмавыңны аңлаган килеш интегеп яшәмәс, бер-береңә бәхетен эзләп табу өчен тагын бер мөмкинлек бирү өчен эшләнә бу.

Әмма берничә кагыйдә турында онытмаска кирәк:

- Өйләнү нияте булган егет кешегә кызның йөзенә, кулларына гына карарга рөхсәт ителә.

- Кирәк булган очракта берничә тапкыр карарга мөмкин.

- Очрашу вакытында сөйләшергә, шаярырга була.

- Егеткә кызны кулыннан тотарга, кочакларга ярамый. Чөнки никахлашканчы ул аның өчен ят булып санала.

- Туганнары яки дуслары белән булганда гына егет белән кызга сөйләшергә, бер бүлмәдә калырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Чит-ят ир белән хатын бер бүлмәдә үзләре генә калмасын”, - дигән.

Тормышта төрле хәлләр була. Кайберәүләр 5 ел очрашып та, өйләнешеп яши башлагач аерылышалар. Кемнәрдер туйга кадәр ике генә тапкыр очрашкан булса да, гомер буе бәхетле яши. Күпме генә очрашып йөрсәң дә, туйга кадәр бер-береңне барыбер белеп бетереп булмый. Бер-береңне ошатсаң, яши башлагач мәхәббәт иртәме-соңмы барыбер килә ул. Минем бер танышым мәхәббәт көтеп яши-яши 30га җитте инде. Югыйсә,үз вакытында аңа нинди генә яхшы егетләр кияүгә чыгарга тәкъдим ясап карамады. Танышым гына мәхәббәт көтәм, дип берсенә дә ризалык бирмәде...

Ислам дине кушканнарның барысын да үтәп, кулыгыздан килгәнне эшләгәнсез икән, калганын Аллаһы Тәгалә хозурына калдырыгыз. Коръәннең бер аятендә: “Аллаһы Тәгалә безгә күтәрә алмаслык сынаулар бирми”, - диелгән. Безнең бурыч – булганына шөкер итеп яшәү.

Гонаһлардан саклану өчен Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорагыз. Онытмагыз: “Кем Аллаһка таяна, шул кешегә Ул таяныч була” (65:3).

 

Анна Фатыйма ВЕРДИК


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе