Төзәтеп өйрәтү авыррак

'Ий, мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хилаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугры кешеләр белән бергә булыгыз!" (»Тәүбә« сүрәсе, 119 нчы аять.)

Читайте также
2011 Май 17

'Ий, мөэминнәр! Аллаһ хөкемнәренә хилаф булудан сакланыгыз! Һәм сакланучы тугры кешеләр белән бергә булыгыз!"

(»Тәүбә« сүрәсе, 119 нчы аять.)

Без бик еш кына балаларыбызның сорауларына сүзләребез турында уйланып та тормыйча җавап бирәбез. Ә бит аларның бөтен нәрсәне белергә теләгән төрле яшьтәгеләре бар: күктә­ге Кояш ничек барлыкка килгән, балалар каян килә, үлгәннән соң әбиләре кая китә...

Яшереп тормыйк — балалар­ның күп сораулары безгә — олы­ларга ошамый, ләкин барыбер җавап бирергә кирәк. Ахыр чиктә еш кына алдашабыз, балаларның кечкенә булуын сәбәп итеп, хакыйкатьне аңламаслар дип уй­лыйбыз.

Ә шулай да балаларны ал­дарга ярыймы соң? Өлкәннәр бу хакта уйланып та карамый. Ә бит әти-әниләрнең ялганы еш кына балаларны тормыш дөреслеген­нән аралап тора.

Әмма турыдан-туры алдашу гына түгел, вакыт юклыкны, баш авыртуны һәм башкаларны сыл­тау итеп, дөреслекне яшереп калу очраклары да бар. Нәтиҗәдә бала өчен мәсьәлә хәл ителми кала һәм ул, үсеп җиткәннән соң, кызыксынган темаларына җа­вапларны әти-әнисеннән түгел, башка җирдән — китап, журнал, телевизион программа, Интер­неттан эзли башлый. Кем белә, аның шулай яшерен рәвештә тапкан мәгълүматы безнең карашларга туры киләме-юкмы әле? Өйрәтүгә караганда, төзәтеп өй­рәтү күп тапкыр авыррак.

Теләсә нинди ялган яисә адаш­тыру бала күңеленә тискәре йо­гынты ясый. Үзебез дә, кемнең­дер ялганын ишеткәннән соң, аңа ышанмый башлыйбыз. Бала да әти-әнисенең бөтен сүзен кабул итми башлаячак. Чөнки күпмедер вакыттан соң дөреслекне ул баш­ка чыганаклардан белә ала бит: әбисе, күрше апасы яисә иң якын дусларыгыз да ялгыш сөйләп җибәрергә мөмкин...

Менә бер очрак: яхшы гына бер гаилә берничә айлык баланы уллыкка ала. Билгеле инде, җиде яшьләре тулганда, ул үзенең әти-әнисез булган чагын бөтенләй дә хәтерләми. Һәм бу хакта тәрбия­ләп үстергән әти-әнисе мөмкин кадәр озаграк, бәлки әле, гомер буена ук — әйтми торырга була.

Әмма күршеләрендәге бер кайгыртучан апа, мөлаем елма­еп, ишегалдында бу малайның ничек яшәвен сораша. »Ни дисәң дә, әти-әниең үзеңнеке түгел, рәнҗетмиләрме дип соравым«, —дип өстәп тә куя әле.

Вакыйга бу малайны кабат ба­лалар йортына тапшыру белән тә­мамлана, чөнки ул кискен рәвештә үги ата-анасыннан баш тарта. Ба­лалар йортына кайтып, үз әти-әни­се табылганны көтәргә карар итә.

Тик хакыйкатьнең һәрчак болай драматик рәвештә ачылуы мәҗбү­ри түгел. Алдашучы өлкәннәр дә еш кына үз-үзләрен тотышлары, хәрәкәтләре, нервланулары белән үзләрен »сата«, һәм бала алданга­нын аңлый. Димәк, аңа ышанмый­лар.

Ялган кайчакта балаларда курку тудыра һәм ул акрынлап неврозга кадәр барып җитә. Ахырда пси­хотерапевтларга йөрергә мәҗбүр буласың.

Кечкенәләрне »милиционер абый«, »убырлы карчык«, »би­чуралар белән куркыту да мәгъ­нәсезлек. Әйе, ул ярты сәгать ча­масы шауламас та, борчымас та, ә аннары — елау, ялгыз калудан, караңгылыктан курку һәм башка­лар. Әни кешегә, әлбәттә, аз булса да тынычлык мөһим, ләкин киләчәк проблемалар хакына торамы соң ул?

Кайчакта баласының «ник?», «ни өчен?» дигән сораулары әни кешене чыгырдан чыгара. Мо­нысыннан соң аның тагын нинди сорау бирәчәген каян беләсең? Тагын нинди җайсыз сораулары бар икән? Шулай да, гаиләдә ялган гадә-ти хәлгә әверелсә, һәм бала һәр соравына тикшерелмәгән һәм дөрес булмаган җаваплар ала тор­са, ул шундый күңелсез нәтиҗә ясаячак: димәк, аның ихтыяҗлары беркемгә дә кызык түгел, аның күбрәк беләсе килүен хупламый­лар. Әгәр дә сез ниндидер сәбәп белән баланың соравына тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, бу хакта дөресен әйтергә кирәк.

Үзенең алданганын белгән ба­ланың мөстәкыйль рәвештә нинди нәтиҗә ясаячагы турында уйла­гыз. Әле бит бала алдашу начар гамәл түгел икән дигән фикергә дә килергә мөмкин. Алдашырга ярый, җайлы, ә бәлки, кирәк тә дигән нә­тиҗә ясавы ихтимал. Моннан соң аңа, бар, киресен исбатлап кара.

Ата-ананың башка өлкәннәрне алдавы аеруча начар. Кайчакта, кемдер телефоннан сораганда, иреңнән (хатыныңнан) үзеңне өйдә юк дип әйттерү; яисә, берәү ремонт ясауда ярдәм сорагач, беркая барасы булмаса да, гаилә белән театрга барабыз, дигән сылтау табу (ә үзең кич буе те­левизордан футбол карау); баш авырта дип, кичке ашны әзер­ләмәү һәм сәгать буе телефоннан ләчтит сату... Боларның һәммәсен дә бала күреп, ишетеп тора. Ул үзебезне алдый башлагач, ни ди­ярбез?

Ә бит ялганның рөхсәт ителгән булуына без аны үзебез инандыр­дык, җитмәсә, бала вәзгыятьне ачык бәяләп бетерә алмый. Аның өчен алдашу олыгаю билгесе була­рак кабул ителә, чөнки балаларны күп нәрсәдән тыялар, ә үсә-үсә, күп нәрсәне рөхсәт итәләр. Менә шул рәвешчә ул «үсәргә», ә «үсү» билгесе буларак, алдаша башлар­га мөмкин.

Габдулла бин Амр риваяте бу­енча, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) аңа болай дигән: «Чын икейөзле кешегә дүрт (үзенчәлек) хас. Аларның берсе белән генә аерылып торучы да, аннан котылганга кадәр, икейөз­ле булып саналыр. Мондый дүрт үзенчәлек белән шундый кеше ае­рылып торыр: кем үзенә ышанган­да хыянәт итә; кем сөйләгән чакта алдаша; кем килешү төзегәч, аны боза; кем дошманлашканда (кем белән дә булса) гөнаһ кыла. (Боха-ри, Мөслим.)

Чынлыкта, барлык аятьләр һәм хәдисләр безнең тарафтан зур­лар арасында гына түгел, балалар дөньясында да кулланылырга ти­ешле. Тәрбия, мәгълүм булганча, бишектән үк, алай гына да түгел, тагын да иртәрәк башлана.

Гаиләдә ялган белән бәйле хәлләр

Ялганның кечкенәсеме, зу­рымы — бу бер мизгеллек так­тик отыш, әмма ул зур стратегик җиңелү белән тәмамлана. Ахыр чиктә оттыру өчен вакытыңны һәм нервыңны туздыру кирәкме икән? Баланы алдау, әлбәттә, кыен тү­гел! Әмма бер мизгеллек отыш белән бер үк вакытта җитдирәк нәтиҗәләр — олыларга ышанмау, шик-шөбһәләр өчен җирлек туды­рыла.

Без ни өчен балаларга алдаша­быз соң? Кагыйдә буларак, моның ике сәбәбе бар: дөреслекне

- әйтә алмыйсыз,

- әйтергә теләмисез. Беренче очракта, баланың күп

санлы сорауларына җавапларны үзегез дә белмисез. Мондый чак­та баш авырта дип котылмаска (янәсе, бу хакта хәзер сөйләшә алмыйсыз) һәм төрле фантастик аңлатмалар эзләп маташмаска, ә бәлки, бала белән бергәләп җа­вапны китаплардан эзләргә ки­рәктер.

Һәркем сорауга төгәл җавап бирә алмавын ачыктан-ачык таный ала, аның каравы, хәзер булмаса, соңрак, аны бала белән бергәләп эзләргә мөмкин. Моның өчен өйдә төрле балалар энциклопедияләре булдыру хәерле. Һәм аны әледән-әле актарып торырга. Үз вакытын­да Платон: »Мин берни дә бел­мәгәнемне беләм, ә күпләр моны да белми«,—дигән!

Белмәү — ялган түгел, бу һәр кеше тормышының табигый халә­те. Бала өчен дә әти-әнисенең »адәм баласы

Һәрвакытта да бөтен нәрсәне бе­леп бетермәве—табигый. Бухакта белүе белән бала сезгә ышанычын югалтмас, аның каравы, һәр бе­лемнең хезмәт, тырышлык белән табылуын аңлар. Шул ук вакытта, күбрәк белү өчен, балада укырга өйрәнү теләге туар.

Миләүшәнең әнисе белеме бу­енча биолог була. Әмма кыз, биш яшендә «Өченче планета сере» дигән мультфильмны карагач, космос белән мавыгып китә. Кыз­лары биргән сорауларга җавап табу өчен, әтисенең дә, әнисенең дә белеме җитеп бетми. Һәм алар бу темага балалар өчен чыгарыл­ган әдәбиятны туплый башлый­лар. Миләүшәнең кызыксынулары канәгатьләндерелә. Ә тагын бер­ничә атнадан ул диңгезләр белән мавыга башлый.

Икенче очрак. Сез нинди сә­бәпләр аркасында дөресен әй­тергә теләмисез. Ә мондый очрак­лар бик еш булып тора. Иң уңайсыз сораулар: «балалар каян килә», «бабай ни өчен үлде һәм нәрсә ул үлем», «ни өчен күршеләр балала­рына уенчыклар алмый»...

Чыннан да, мондый сорауларга җавап бирү кыен, әмма бу — мөм­кин түгел дип булмый. Күпмедер дәрәҗәдә өлкәннәр үзләре дә күңелсез уйлардан психологик рәвештә арынырга тели һәм, үзләре дә аңламастан, балаларны... ял­ган ярдәмендә сакларга тырыша.

Ахыр чиктә, әлеге сорауларны җавапсыз калдыру — акылсызлык, чөнки бала барыбер өстәмә чы­ганаклар таба ала. Димәк, җавап биргәндә, мөмкин кадәр дөресрәк аңлатма табарга, әмма ул бала аңларлык дәрәҗәдә (яшенә ка­рап) булырга тиеш.

Мәсәлән, бала каян килә дигән­дә, аны Аллаһы Тәгалә бирә, лә­кин ул башта күпмедер ай әнинең эчендә яши, вакыты җиткәч туа да, әни хастаханәдән сиңа энекәш яисә сеңелкәш алып кайта, дияргә кирәк. Гади дә, аңлаешлы да, ал­дашасы да юк.

Кечкенә Сәеткә туган көненә электрон уенчык — тамагочи бүләк итәләр. Ләкин ул аны тиешенчә карый алмый, һәм уенчык берничә көннән «үлә». Шунда әтисе, улын тынычландырып, менә хәзер ки­беткә барабыз да, уенчыкка «яңа гомер» сатып алабыз, ди.

Күпмедер вакыттан соң Сәет­нең бабасы үлә. Әти-әниләре бик кайгырса да, малайның исе кит­ми. Әнисенең «бабаң кызганыч түгелмени, ул инде юк бит», дигән соравына каршы тыныч кына: «Хә­зер әти кибеткә бара да, аңа »яңа гомер« алып кайта», — дип җавап бирә, димәк, нигә кайгырып то­рырга ди әле.

Хыял һәм чынбарлык

Олылар еш кына, балаларын борчулардан сакларга тырышып, аларны гаилә проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләрдәге кы­тыршылыклардан читтә тоталар. Алар өчен гаять яхшы мохит, чын­барлыктан ерак торган роман­тик дөнья булдыралар. Бу бик үк дөрес түгел.

Бала кешеләр арасындагы чын мөнәсәбәтләрне, алар арасын­да аңлашылмаучылык, конфликт һәм хәтта бәхәсләр дә булуын күреп үсәргә тиеш. Туу һәм үлем, фәкыйрьлек, авырулар һәм башка кыенлыкларның да тормышның аерылгысыз өлеше икәнен аңлап үссен ул. Боларны күрмичә, ялган атмосферасында үскән бала якын­нары аша тормыш тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерә алмый. Ә бит алар, баланың психикасына зыян китермичә, боларны үз ва­кытында булдыра, тәрбияли алыр иде.

Ялган никадәр кечкенә булма­сын һәм ул нинди генә яшьтәге балага карата кулланылмасын — аның өчен артык кыйммәт түләргә туры килә. Хакыйкать — кадер­лерәк.

Фатыйма МАНЗУР.

"Әл-Кыйбла" җурналы


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе