Хөсетлек

Без үзебезнең дини дәресләребезне дәвам итәбез. Аллаһ безне иң хәерле рәвештә яратты. Аллаһ ошбу галәмдә 4 төрле җан ияләренә яратты. Аның

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Без үзебезнең дини дәресләребезне дәвам итәбез. Аллаһ безне иң хәерле рәвештә яратты. Аллаһ ошбу галәмдә 4 төрле җан ияләренә яратты. Аның берсе – фәрештәләр, икенчесе – кешеләр һәм җеннәр, өченчесе – хайваннар, дүртенчесе – үсемлекләр. Алар бер-берсеннән ни белән аерыла? Аллаһ фәрештәләргә акыл бирде, ләкин ихтыяр сыйфатын бирмәде. Алар хәерле белән хәерсезне үзләренә сайлый алмыйлар. Аллаһ адәм баласын яратты, аңа акылны да, ихтыяри көчне дә бирде. Адәм баласы хәерлене хәерсездән аера ала. Хайваннарда акыл юк, әмма ихтыяр бар. Үсемлекләрдә акыл да, ихтыяр да юк. 4 төрле зат арасында иң хәерлесе – адәм, әгәр дә ул акылы белән хәерле юлны сайлый икән, ул фәрештәдән дә югары булырга мөмкин, әгәр дә ул акылы белән хәерсез юлны сайласа, ул хайваннан да түбән төшәргә мөмкин. Шуңа күрә, Аллаһ бер адәм баласын да кыерсытмады, адәм баласы үзен үзе юл сайлады, залим булды. Юлны сайлауны безне ң кулда калдырды. Кыямәт көнендә адәм баласы үзе кылган гамәл өчен үзе җавап бирер. Аллаһ безне яратты , калеб, - безнең әмиребез. Аллаһ безгә калебне бирде, әмма аның хакында мәгълүматыбыз аз. Аллаһ кешегә гыйлем бирмәсә, ул һич таба алмас. Аллаһ биргән микъдарда гына гыйлемне куллана алыр. Әмма ул “Мин күп беләм” дип мактаныр. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин җан хакында бик аз мәгълүмат бирдем”. Бүгенге көндә һәрберебездә җаныбыз бар. Әгәр дә ул булмаса. Мәет булабыз. Бу иң мөһим әгъзабыз. Әгәр дә ул төзек булса. Башка әгъзалар да төзек булырлар. Бүгенге көндә иң аз тикшерелгән әгъза – җан. Без аны ныклап тикшерә алмыйбыз, чөнки ул – Аллаһның бер сере. Шушы түгелме бөек дәлил? Аллаһ могҗизави Зат. Һәрберебезгә могҗиза кылды, әмма күп кенә адәм балалары аны тәрбия кылмыйлар. Тәнен тәрбия кыла: аны юа, ризыклар ашый. Кайбер бәндәләр акылын да тәрбия кыла: укый, яза. Ләкин аз гына кеше җанын тәрбия кыла. Аны лабораториягә куеп тикшерә алмаслар, кайсы фән җанны тәрбияләү рәвешен өйрәтә. Кайбер кешеләр сәнгать дип әйтәләр, ләкин ул аз вакытка гына рәхәтлек бирә. Ләкин җанга тәрбияне дин генә тәрбия бирә. Башка төрле фән юк. Аллаһ – җаныбызны яратучы Зат, шуңа күрә, ул безгә динне тәкъдим итә. Кайбер кешеләр Раббысыннан иңгән шушы ризыкны бирмәү сәбәпле бу каледләр, җаннар туза, авырый. Алар ач, аларга тәрбия кирәк. Адәм баласы күңелен бөтенләй оныткан, дөньяви мәшәкатькә генә чумганда, калеб авырый, сыкрый. Әмма калеб авырса, җәмгыять авырый дигән сүз. Җәмгыятьне мал белән генә төзәтеп булмый, аңа без көн арты көн инанып киләбез. Адәм балаларын әмирләре – җаннар. Кабелләрне тәрбияләсәк кенә, җәмгыятьне төзәтәбез. Кабелтә туган бер авыру – хөсетлек, көнчелек. Адәм балаларының күңелендә шундый чир барлыкка килә. Кайбер сәбәпләр бар. Мәсәлән, Аллаһ икенче бер кешегә бирә. Икенче кешегә мал килсә, шушы мөлкәтне күңелегез белән сөймичә, аның бетүен теләсәгез, әгәр мөмкин булса, сез үз кулыгыз белән ошбу милекне һәлак итәр булсагыз, бу хөсетлек була. Бу тыелган гамәл, Аллаһ тарафында олуг гөнаһлардан санала. Әгәр мөселман кешесе кара көеп, шушы нигъмәтнең бетүен теләсә, ул көнчелек кылган була. Ләкин ул ике төрле була. Ак көнчелек һәм кара көнчелек. ак көнчелек гарәп телендә гыйтта дип атала. Ак көнчелек – әгәр адәм баласына нигъмәт бирелсә, ул аның шушы бирелүенә көнләшми, кара көеп йөрми, әмма үзендә дә шундый нигъмәт булуын тели. Бу Аллаһ тарафыннан тыелмаган. Ул гөнаһлы дип саналмас. Әгәр дә Аллаһ таарфыннан бер имансыз, бозыклык таратучы, нигъмәте белән бозык юлда куллана икән үзенең малын, яшьләрне боза торган юлда куллана икән, бу кешенең малын бетүен теләү көнчелек булмас. Әгәр дә ниятегез малга карата түгел, бозыклык кылуына каршы булса. Ул вакытта хөсетлек булып саналмас. Ул чир Аллаһтан ерагайган, имансыз, икейөзле, мөселманнар арасында да киң таралган. Аятьләрне карап үтик.

Аллаһ “Бакара” сүрәсенең 109 аятендә әйтә: “Китап әһелләренең күпчелеге сезнең кире көферлеккә кайтулыран телиләрдер. Аның сәбәбе калебләрендә булган көнчелек авыруыдыр”. “Гыймран” сүрәсенең 124 аятендә көнче кешеләрнең якларын ача: “(Көнче кешене белергә була шушы аятьне укып, үзебезгә дә анализ ясый алабыз. Кешеләр бит мин көнче түгел дип әйтәләр). Әгәр дә берәрегезгә хәерлелек, игелелек килсә, алар күңелсезләнерләр. Әгәр дә сезгә авырлык килсә, алар шатланырлар”. Безнең күңелләрдә мондый хисләр барлыкка килмиме икән? Әгәр бер кешенең берәр йорт сатып алганын, яхшы эшкә урнашканын, матур баласы туганын, хезмәттәшебезгә карата шундый хисләр, кара көеп, көнчелек уты уянмыймы икән? Аларга кайгы хәсрәт килсә, күңелләребездә шатлык хисләре уянмыймы икән? Әгәр уянса, белегез, күңелегездә хөсетлек чире бар. Аны дәваларга кирәк. Сезгә кара көнчелек белән мөгамәлә кылганда,нишләргә? “Әгәр дә сабыр итсәгез көнчелекләрен, Аллаһка якынаеп, раббыңа зикер белән, ул көнчеләрнең сезгә кылган мәкерлекләре зарар итмәс”.

Йосыф пәйгамбәрнең кыссасына карыйк. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әлбәттә атасы Йосыф белән агасы Биняминне калганнарына караганда ныграк ярата иде. Бу атаның калебендә барлыкка килгән шушы хис Йосыфның кечкенә вакыттан ук тыйнак булуы уяткан. Калган агалары бу аталарының ике агаларына булган мәхәббәтне сизеп алып, күңелләрендә көнчелек хисе уяна. Алар әйтәләр: “Атабыз Йосыф белән Биняминне ныграк ярата, без бит кәсеепчеләр генә. Дөреслектә, безнең атабыз адашуда”. Абыйлары шул фикергә килеп әйтәләр: “Йосыфны үтерик, ерак юлга атып калдырыйк. Аннары хәерле кешеләргә әйләнербез". Хөсетлек бер туганыңны үтерү дәрәҗәсенә дә алып килергә мөмкин. Пәйгамбәр гаиләсендә дә шундый хисләр тугач, гади арасында да көнчелек хисен дәваламасак, калебләрдә шундый чир барлыкка мөмкин. “Шул вакытта атабызның мәхәббәтен табарбыз”, - диләр”. Менә кая аның төп нигезе. Хәерле кешене юкка чыгаргач, үтерүче кеше кала бит инде. Калган агаларын ярата башлар дигән фикердә булалар.

Җир йөзендә иң беренче кылынган гөнаһ та хөсетлек сәбәпле икән. Кабил белән Һабил арасында булган мөнәсәбәтне дә әйтеп үтә. Аллаһ әйтә: “Бу кыйссага кадәр әмер кылынган иде ике агага корбан китерергә. Кабил көтүче булса, Һабил иген үстерүче иде. Аларга әмер итледе иң хәерле корбанны тауга менгезеп куярга. Кабил иң зәгыфь сарыгын алып менсә, Һабил иң яхшы игенен алып менде. Яшен уты Һабилнең игенен яндырды. Аллаһ үзенә кабул итте, ә Кабилнең сарыгы тау башында калды”. Менә шул вакыйгадан соң Кабилнең күңелендә хөсетлек уты уянды. “Ни өчен Һабилнекен кабул итте”, - ди. Нигездә ихласлылык ята бит. Әгәр Кабил дә яхшырак корбан китерсә, Аллаһ аның корбанын да кабул иткән булыр иде. Әмма Һабил монда корбанын ихлас күңелдән үтәде. Безләрнең дә һәрбер гамәлебез дә ихлас күңелдән булса гына, Аллаһ аны кабул итәр. Әгәр күңел белән теләмичә кылынса гамәлләр, намазга   теләксез генә бассак, бу намаз намаз булырмы икән? Уразабызны мәшәкать дип кенә тотсак, ул кабул булырмы? Һәр гамәлнең Аллаһ тарафына күтәзрелүен теләсәк, ихласлылык булырга тиеш. Кабил үтерергә теләде. Һабил әйтте: “Син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң да, мин сине үтермәм”. Кабил исә Һабилне үтерде. Үтергәннән соң, үкенүчеләрдән булды. Бу үтерүнең дә нигезендә хөсетлек ята. Кабил үзенең үтерүнең сәбәбен аңлату өчен ялган фараз тапты: “Беләсезме, ни өчен Һабилнең игене янды? Чөнки Һабил утка табына иде, шуңа күрә, игенен ут алды”, - дип, үзенең хөсетлеген яшерде. Кешеләргә ялган хәбәр тараты. Әгәр дә калебләрен шушы чирдән дәваламасалар, хөсетлекнең нинди зур һәлакәткә илткәнен белмәсәләр, үкп низаг килеп чыга. Карагыз, бу чирнең нинди зыянлы икәнен.

Аллаһы Тәгалә көнчеләрнең сыйфатын бәян итеп, әйтә: “Адәмнең уллары Кабил илә Һабил арасында булан үтерүченең нәфсенә кол булганлыгын аңлата. Кабилнең нәфсесе аңа галиб булды. Шуңа бертуган абыйсын үтерде. Нәфес сәбәпле хөсетлек тә котырына, чөнки нәфесен тыя алмаган кеше чирләрендә җиңә алмас.

Пәйгамбәребез күп кенә хәдисләрдә көнчелекнең зыянын әйтеп үтте. Мөхәммәд әйтә: “Кешеләр хакындагы төрле фаразлардам, чамалардан тыелыгыз, чөнки алар иң ялган сүз”. Догадка белән генә яшәп зур фетнә торгызабыз. Ишеткән сүз белән генә безнең акылыбызда фаразлар белән хөкем итә башлыйбыз, аның сәбәбе – хөсетлек, ә хөсетлекнең сәбәбе –ачу. Шуңа күрә, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрдә ачуланудан тыя һәм әйтә: “Бер-берегезгә көнләшмәгез, бер-берегезне ачуланмагыз, ачудан башлана хөсетлек, көнчелектән китә бар явызлык”. Икенче бер хәдистә болай диелә: “Көнчелектән тыелыгыз, чөнки ут утынны ашаган кебек ул адәм баласының хәерле тойгыларын ашый”.

Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребез (с.г.в.)нән сорадылар: “Нинди кеше иң хәерле булыр?” “Иң хәерле кешеләр шул булырлар: кемнең калебе мәхмүм һәм теле төзек”, - дип җавап бирде. Әйттеләр: “Я Рәсүлуллаһ,  теле төзек дигәнне аңлыйбыз. Калебе мәхмүм дигән сүз нәрсәне аңлата?” Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җавап бирде: “Бу кешенең калебе чиста, анда гөнаһ, азганлык, зарар һәм көнчелек юк”. Беркөнне пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “3 көн дәвамында сезгә бер ир кеше пәйда булыр. Ул җәннәт әһелләреннән булыр”. Чыннан да, бер кеше килеп, ул 3 көн яши. Аның янына Габдулла ибн Гамр исемле кеше килеп, нинди гамәл белән ул җәннәт әһеленнән санала икәнен карый. Төннәрендә ул күп намаз укымый, күп зикерләр дә кылмый. 3 көне төгәлләнгәннән соң, Габдулла ибн Гамр әйтә: “Мин бу кешедә һичнинди артыклык күрмәдем. Нинди гамәл белән ул җәннәт әһеле булды”. Теге кеше болай дип җавап бирә: “Берәр кешегә нигъмәт бирелсә, күңелемдә тузан бөртеге кадәр генә дә көнләшү тойгысын тапмыйм күңелемдә”. Шуңа күрә, пәйгамбәребез дә бу кешенең җәннәт әһеле икәнлеген әйтеп үткән. Әлбәттә, бу хәдис гамәлләр аз булса да, җәннәт әһеленнән буласың дигән сүзгә дәлил түгел. Әмма гыйбадәтләр безгә дәрәҗәбез бөек булсын өчен кирәк, гөнаһларның кичерелүе өчен. Кемнең күңелендә көнчелек хисе уянмый, шул иң хәерле кешеләрдән булыр.

“Хатыннар” сүрәсенең 32 аятендә Аллаһ әйтә: “Аллаһ кайберләрегезне артыграк ризык белән ризыкландырды. Ләкин шуңа өметләнмәгез, хөсетлек кылмагыз. Ирләргә дә кылган гамәлләре өчен әҗерләр насыйп булган кебек, хатыннарга да кылган гамәлләре өчен әҗерләр насыйп булыр. Аллаһтан үзегезгә нигъмәт сорагыз. Дөреслектә, Аллаһ һәрбер кылган гамәлегезне белүче”.

Бу дөньяда без Аллаһның кунаклары. Аның ризыгын ашыйбыз, Аның һавасын сулыйбыз, Уд безгә бүлеп биргән нигъмәтләрне алабыз, Аллаһ хикмәте белән бер кешегә малны күп биргән, икенче кешегә аз биргән. Моның хикмәте нидә соң? Кайвакытта сорыйлар: “Ни өчен Аллаһ бер кешегә аз биргән, икенчесенә күп биргән”. Аллаһ һәрберебезнең дә эчке халәтләребезне бирә, һәм әнә шуңа карата бирә. Ни өчен? Пәйгамбәребез ( с.г.в.) әйтә: “Кайбер адәм балаларына байлык хастыр, әгәр малларын киметсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер, кайберләргә ярлылык хас, әгәр байлык бирсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер”. Кешесенә карата үлчәп биргән, күңелебездән ачуланып, кешеләргә көнләшеп йөрүебез Аллаһның тәкъдиренә иман китермәүдер. Иманның 6 терәге бар, алдарны берсе – тәкъдиргә ышану. Әгәр дә без көнләшеп йөрибез икән, иманның алтынчы терәген үтәмәгән булабыз. Иманыбызны югалтырга мөмкинбез икән. Аллаһ каршында ничек җавап бирергә. Моңа һәрберебезгә дә төшенергә кирәк. Тормышыбыздан риза булыйк, әлбәттә, бу авыр, ләкин җәннәт юлы да авыр. Бай кешенең дә байлыгы аңа сынау, фәкыйрь кешенең дә ярлы булуы аңа сынау. Әле җәннәткә кайсысының керәчәген белмибез. Байлык белән сынау зуррак, чөнки аның күңелендә әллә нинди тойгылар да булырга мөмкин. Ярлы кешенең малы аз булгач, гөнаһлары да аз булырга мөмкин. Кайсыбызның гамәлләре хәерлерәк булганын ахирәттә аңларбыз. Аллаһ әйтә: “Үлгәннә соң мәхшәр мәйданына чыккач белерсез: кайсысы хәерлерәк”. Ярлы кешеләр әйтерләр: “Я Раббым, миңа аз мал бирдең. Әгәр күп мал бирсәң, җәннәтеңә кермәс идем”. – диярләр. Бай кешенең байлыгы күп булгач, гөнаһы да күп була. Без Аллаһның хикмәтен белеп бетермибез.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Өскә карап, кызыкмагыз, иң ярлы кеше булырсың, аска карап, гыйбрәт ал, иң бай кеше булырсың, чөнки өстәгеләрне беркайчан да куыпҗитә алмыйсың”. Астыңдагы меңләгән кешенең ярлырак икәнлеген күрсәң, Аллаһка шөкер диярсең.

Бер бай мөэмин белән ярлы кяфер очрашканнар. Ярлы кяфер әйткән: “Пәйгамбәр әйткән: “Бу дөнья мөэминнәр өчен төрмә, ә кяферләр өчен җәннәт”. Бу сүзне ничек аңлатасың? Син бай. Җәннәттә торасың, ә мин – ярлы яһүд, тормышым авыр”. Бай мөселман болай дигән: “Чын җәннәт белән чагыштырганда бу тормышым төрмә. Ләкин җәһәннәм белән чагыштырганда синең бу тормышың җәннәт”. Шуннан соң бу яһүд иман китергән. Кызыгу да төрлечә булырга мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр Аллаһ бер кешегә мал яки гыйлем бирсә, ул аларны Аллаһ юлында кулланса, икенче кеше дә моңа кызыкса һәм Аллаһтан сораса,  икесе дә бер әҗердә булырлар”.

Әгәр дә икенчесе гөнаһ юлда сарыф итсә, икенчесе кызыкса, икесе дә бер үк гөнаһта булырлар.

Кыямәт көнне биш сорау була: 1. Намаз. 2. Яшьлегеңне ничек үткәрдең? 3. Гомереңне ничек үткәрдең? 4. Малны нинди юл белән таптың? 5. Малны нинди юлда сарыф иттең?

Аллаһ безне сыный. Ләкин шушы сынавы белән безне тагын да бөегрәк, саваплырак итәргә тели.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе