Ата-ана хакы

Әлбәттә, бу язмабыз балаларга, яшүсмерләргә. Үсеп җиткән вакытларында да, әти-әниләре исән яки гүр ияләре булсалар да, аларның хакларын

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

Әлбәттә, бу язмабыз балаларга, яшүсмерләргә. Үсеп җиткән вакытларында да, әти-әниләре исән яки гүр ияләре булсалар да, аларның хакларын үтәү хакында сөйләшербез. Әмма ата-ана хакына күчкәнче, берничә сүз ата-ана өстендә булган бала хакы турында да әйтәсе килә, чөнки әүвәл балалар өстендә булган җаваплылыкны таләп итү өчен, әти-әни әдәп-әхлакны бирергә, гомумән, бала хакын үтәгән булырга тиеш. Әмма безнең бүгенге көндәге хәлебез шундый ки, күп ата-ана , олылайган әби-бабайлар үткән вакытларыбызда динсезлек чорында , мәчет-манараларыбыз киселгән чорда, Коръәннәребезне яндырган чорларда, әлбәттә, балаларына тиешле дини тәгълимат , дини әхлакны, тәрбияне бирә алмадылар. Ләкин бүгенге көндә дин ишекләре, мәчет ишекләре ачылды, Коръәни-Кәрим яңадан безнең кулларыбызда пәйда булды, шәһәрләребездә, авылларыбызда мәчет манараларыннан янә азан тавышлары ишетелә, җомгаларда һәм гаетләрдә кешеләр мәчеткә килеп, вәгазьләр тыңлыйлар һәм намаз укыйлар. Дини китаплар күбәйде. Теләгән кеше, бигрәк тә яшьләр, әле зиһене булган яшүсмерләр бу дингә күбрәк кереп, анда булган мәгълүматны алып, һәм үзләре өстендә булган хокукларны өйрәнергә тиешледер. Менә шуңа күрә мин үземнең язмамны “Ата-ана хакы” дип атадым, чөнки бүгенге көндә олы яшьтәге әбиләребезгә, бабаларыбызга караганда, яшүсмерләргә, шушы безнең халкыбызга динне өйрәтеп, иң әүвәл Аллаһка иман китергәннә соң, әти-әнинең хакын үтәү нинди зр гыйбадәт, эш икәнен аңласыннар өчен. Коръәндә Аллаһ ата-ананың хакын билгеләде, чөнки моның сәбәбе бар. Әгәр дә без әнине алсак, ул баланы карынында 9 ай йөртә. Аннан соң авырлык белән аны таба. Аннан соң, йокыларын калдырып, ару-талуны белмичә, аны тәрбияләп, имезеп үстерә. Баланы карый, тәрбияли, ашата, үстерә, авырса, аны дәвалый, аның өчен кайгыра. Аның өчен җанын-тәнен бирергә әзер булган ана хәтта бала зур үскәч тә, олылайгач та, йомшак сүзе дә, мәрхәмәте белән дә алардан аерылмый. Шушы ананың баласына булган нигъмәтен санап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә дә балаларга ананың хакын Коръәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә үзенең хәдисләрендә тәгаен кылып, балаларга аналары хакын үтәр өчен нәрсә эшләргә икәнлеген әйтмәде, чөнки Аллаһ бу хокукларны әйтеп үткән булса да, балалар моны үти алмаслар иде, Адәм баласы моны күтәрә алмас иде, шуңа күрә, Аллаһ үзенең Коръәнендә: “Аллаһ сезне күтәрә алмаслык йөк белән сезне йөкләмәс”, – диде. Әмма шушы балаларга ата-аналары хакында һәм алар каршында буган хокукларын үтәү өчен, бер сүз генә әйтте: итагать. Итагать – киң мәгънәдәге сүз. Моңарга безнең әти-әнигә булган барча мәрхәмәтебез, аларның сүзләрен кире какмауларыбыз, алар олылайгач та, аларны тәрбияләүләрбез – һәммәсе дә керә. Һәм шуңа күрә менә бу итагать дигән сүз вакытларга карап, гасырларга карап, гаиләгә карап үзгәрергә мөмкин, әмма ул кыскармый. Әти-әни хакы һәрбер гасырларда да, һәрбер вакытта яшәп килде һәм ул иң мөһим вәзгыятьтер. Аллаһы Тәгалә итагать сүзенә янә бер сүз өстәде, ул да булса: “Әти-әниләрегезгә “уф” дип тә әйтмәгез”, - дип. Һәм без моңа да тукталып үтәрбез. “Хатыннар” сүрәсенең 36 аятендә Аллаһ әйтә: “Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, һәм дә Аңа ширек китермәгез (бу иң бөек тәгълимат, бу тәүхид, гакыйдә, исламның терәге, иманның иң биек ноктасы. Әгәр дә без гыйбадәттән ерагайсак, әгәр дә адәм баласы ширеккә төшсә, шушы ширек белән вафат булса, Аллаһ ошбу гөнаһын кичермәс. Бу – бөек вазгыять. Адәм баласының бу дөньяда яшәү мәгънәсе, аның бу дөньяга килү сәбәбе, аның Кыямәт көнендә Аллаһ каршында иң әүвәл тоткан хисабы һәм җәннәткә керү сәбәбе. Менә шушы бөек вәзгыятьтән соң, бер Аллаһка гыйбадәт кылырга әмер кылынганнан соң, Аллаһ сүзен дәвам итә), ата-аналарга игелекле булыгыз”. Аллаһка гыйбадәт кылганнан соң, ширектән тыелганнан соң, әти-әнигә игелекле булыгыз, диде. Тәфсирчеләр моның хакында болай диләр: “Ни өчен Аллаһ ата-анага игелекле булуны Аллаһка гыйбадәт кылганнан соң икече урынга куйган? Чөнки, беренчедән, Аллаһ та, әти-әни дә балага бу дөньяга килүгә сәбәпчеләрдер. Балаларның бу дөньяга килергә иң әүвәл Аллаһ сәбәпче булса, икенче сәбәпчесе әти-әнисе, һәм дә бу балага тәрбия бирүче иң әүвәл Аллаһ булса, тәрбияне икенче чиратта бирүче ата-анадыр. Тәрбия сүзе дә Раббы тамырыннан алынган. Раббы – Аллаһның бер исеме. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә балаларның күңелләренә тәрбия салмаса, балаларның күңелләренә игелелек салмаса, ата-анасы бирә алмас. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Бала күңеленә Аллаһтан игелек салынса, атадан фәкать тәрбия генә бирелер”. Әгәр Аллаһтан балага игелелек салынмаса, әти-әнисеннән тәрбия күрмәсә, бу бала юлдан яза һәм адаша. Кайвакытта ятим калган балалар да, әти-әнисенең назыннан һәм тәрбиясеннән буш калган балалар да Аллаһ тарафыннан бирелгән игелелек сәбәпле тормышта адашмыйлар. Моның ачык мисалы Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзе. Кайвакытта игелекле туган бала ата-анасы тарафыннан тәрбия күрмәсә, тәрбия урынына бозыклыкка өйрәтсәләр, бу баланың да, хәтта эчендә игелелекле булып, әдәп-әхлагы бозылырга мөмкин икән. Шуңа күрә, галимнәр әйтәләр: “Хакыйкый ятим, әлбәттә, әти-әнисез калган баладыр, әмма бүгенге көндәге ятимнәр ул әти-әнисе тере булып та, аның белән бергә яшәп тә, хәерле сүздән вә тәрбиядән буш булган бала ул да ятим”. Чөнки утдырган әти түгел, ә үстергән әти әти була”. Икенчесеннән әйтә имам ән-Нисабури: “Аллаһ гыйбадәттән соң әти-әнигә игелелекне икенче урынга куюның сәбәбе Аллаһ иң әүвәлге нигъмәт бирүче булса, адәм баласына икенче нигъмәтне әти-әнисе бирә. Аллаһ та үзенең колларына биргән нигъмәте өчен бернинди дә хак сорамый, әти-әни дә биргән мәхәббәте, сөюе, нигъмәте өчен баласыннан хак сорамый. Өченчедән, Аллаһ, адәм балалары нинди генә гөнаһ кылсалар да, алардан йөзен бормас, сабыр итәр, түзәр, төзәлер бу бәндә дип өмет итәр, кичерер, ата-ана да Аллаһтан кала икенче затлар, үзләренең балалары кылган гөнаһларын кичерергә тырышырлар, үзгәрер әле минем улым дияр, баласында нинди генә бозык гамәл күрсә дә, ул барыбер баласыннан өметен өзмәс, аны гафу итәр. Шуңа күрә, Аллаһта да, әти-әнидә дә шушы мәрхәмәтле сыйфатлар булганга күрә, гыйбадәт кылганнан соң, икенче урынга ата-анага мәрхәмәт итү тора”. “Исра” сүрәсенең 23-25 аятьләрен карыйк: “Әмер кылды синең Раббың Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаска, ата-анага игелекле булырга, гәр алар берсе яки икесе дә олы яшькә җитсәләр, аларга син “Уф” дип тә әйтмә һәм аларны рәнҗетмә”. Балаларның һәм әти-әниләренең дөньялары икенче, вакытлар үтү белән карашлар үзгәрә, хәтта мәдәният тә, хәтта фикерләү дә, ризык, кием, хәтта җырлар да, әти-әниләре тыңлаган җырлар түгел, ә балаларның үзләренең җырлары, үзләренең киемнәре, үзләренең сөйләшүләре, үзләренең аңлаулары. Бервакытта ата-аналар үзләре дә балаларына үзләренең гасырында калган мәдәниятләрен аларга өндәмәсеннәр иде, балаларын аңларга тырышсыннар иң әүвәл. Әгәр дә без балаларны аңларга тырышмасак, безнең заманда болай иде дип үзбезнең аңлауга кайтара калсак, без балаларыбызның үсешен туктатабыз. Бу безнең ялкаулыгыбыз. Карыйк әле үзебезгә: әти-әниләребез исән вакытта, без дөньга килгәч, без дә бит икенче төрле фикерләдек, безнең карашларыбыз үзгәрде, шуңа күрә, иң әүвәл, әти-әни балаларның бу халәтләрен , гасырның алга баруын, фәннең, гыйлемнең үзгәрүен аңларга тиешләр. Шуннан соң инде балалар да әти-әниләре белән уртак сүз табарга тиешләр. Әлбәттә, әти-әниләр белән балаларны берләштерүче ул дин, чөнки ул һичкайчан үзгәрми. Аллаһ бер, бар иде һәм булачак. Коръән-Кәрим бер, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер, һәм анда тәрбия ысуллары, гөнаһ рәвешләре дә бит инде мең елдан артык үзгәрми. Менә шушы дин әти-әниләрне, әби-бабайларны, улларны һәм оныкларны берләштерә икән. Әгәр дә гаиләдә, өйдә дин, иман, гыйбадәт булса, әби-баба, әти-әни, балалар һәм оныклар Бер Аллаһка гыйбадәт кылып, намазга бассалар, менә кайда була аларның уртаклыклары. Менә аларның аңлау, сөйләшү сүзләре кайда була. Әгәр дә гаиләдә дин булмаса, әгәр дә әби-бабайдан, әти-әнидән Аллаһ хакында, рәсүлебез, Коръән хакында, дөнья вә ахирәт, җәннәт вә җәһәннәм хакында булмаса, балаларына нәсыйхат, тәрбия кебек сүзләр, Коръәннең аятьләрен ничек-тә булса төшендерү булмаса, менә бу вакытта алар бер-берсен аңламаслар, ерагаерлар иде. Олылар аңлар: яшьләр бу гасырда бозылды, әшәкеләнде дип, әмма бу гасырда да акыллы, тәрбияле, инсафлы балалар күп. Олылар арасында да , картайган рәвештә дә әдәплеләре булган кебек, алар арасында да тәртипсезләре, хәтта яшьләрдән дә тәртипсезрәк, имансызрак булганнары бардыр. Шуңа күрә, һәммәбезне дә иман, дин, Аллаһы Тәгалә берләштерәдер. Әмма шушындый иман булган вакытта да балалар, нинди генә фикерләре үзгәрмәсен, әти-әнигә итагать итүне беркайчан да онытмасыннар өчен, Аллаһ аларга “Уф” дип тә әйтмәгез диде. Уф – гарәп сүзе, туйдырдың дигән мәгънәдә. Әти-әнигә туйдырдың дип әйтү Аллаһ әмер кылган эшне кире кагудыр. Бу олуг гөнаһ, ә бигрәк тә татар халкы арасында шундый сүз таралган, әстәгъфирулла, “Уф, Аллаһ” диләр һәм моны бернәрсәгә дә санамыйлар. Бу бит, җәмәгать ,бик гөнаһлы сүз. Хәтта әти-әнигә дә “Уф” дип әйтергә ярамагач, “Уф, Аллаһ” дип әйтү туйдырдың дигән мәгънә бирә. Аллаһ кичерсен безләрне. Кем бу сүзләрнең мәгънәсен аңламыйча сөйләгән булса, Аллаһ кичерсен, әмма бу көннән соң бу сүзләрне әйтү һич ярамый. Аллаһ дәвам итә: “Әти-әниеңә йомшак сүз белән эндәш, каты сүз әйтмә. Әти-әниеңә рәхмәт кочагыңны ач, бөтен күңелеңне аларга бир. Аларны шатландыр. Колачыңны ачып, аларга ярдәм итәргә тырыш. “Я раббым, алар мине кечкенә чакта ничек рәхимле булып тәрбияләгән булсалар, аларга да син шундый рәхмәтеңне бир” – дип дога кыл”. Кечкенә чакта, бишектә яткан балага әти-әни ничек рәхмәтле, ничек рәхимле, аны күтәреп шатланулар, аны сөюләр, баланы үбү, шулай әти-әни тәрбияләгән кебек, ник үскәч без аны онытабыз, ник үскәч, әти-әнине күрәлмас дәрәҗәгә җитәбез, ни өчен без ата-анага сүгенәбез, кул күтәрәбез, алардан өзеләбез. Бу бәгернең катылыгы, бу имансызлыкның бер дәлиле, Аллаһка инанмаучы, тәкәббер, Аллаһка башын имәгән бәндә ата-анасына да имәс. Ата-анасына башын иеп, итагать итмәгән бәндә Аллаһ каршында да ихласлы була алмас. Шуннан соң әйтә: “Әти-әниләрегезгә дога кылганда да Аллаһ сезнең күңелләрегезне белеп тора”. Сез аны ихлас күңелдән эшлисезме, яки матур күренер өчен генәме, яки әти-әниегездән берәр байлык, бүләк алыр өченме? Кеше каршында әти-әнисенә игелекле бала дигән исемне алыр өчен генәме? Аллаһ кына белә күңелләрегездә нинди ният булганын. “Әгәр сез ошбу гамәлләрегезне ихластан эшләсәгез, фатир калсын өчен түгел, Аллаһ сезнең гөнаһларыгызны кичерер”. Аллаһ “Мәрьям” сүрәсенең 41-47 аятьләрендә Ибраһим пәйгамбәр хакында әйтте. Белгәнебезчә, Ибраһимның атасы Әзар потлар ясаучы гына түгел, ә аларны сатучы да иде. Мөшрикъ, мәҗүси булган дигән сүз. Потларга табынып, Ибраһим пәйгамбәрнең динен, Раббысын кабул итмәде. Әмма Ибраһим пәйгамбәр шушы мөшрикъ, Аллаһны танымаучы сөйләшүне карап үтик әле. Аллаһ әйтә: “Дөреслектә, ул дөрес сүз сөйләүче пәйгамбәр иде. Һәм ул атасына болай диде: “Әй, әтием”, - ди. Ул атасының шәхсиятенә карамыйча, аның күңеленә, акылына мөрәҗәгать итә. Гомумән, бөтен пәйгамбәрләр дә, кешене рәнҗетмичә, әнә шулай акылына, күңеленә эндәшкәннәр. Кайбер динне аңлатучылар кешене түбән дәрәҗәгә төшереп, аларны мәсхәрәлиләр. Кайвакытта шундый сүзне ишетергә туры килә: “Син намаз укыйсыңмы?” Бумы беренче сүз? Аның әйтәсе килә: “Менә мин намаз укыйм, мин бөек, син намаз укымыйсың да, син кеше түгел,” – дип. Шушы сүзне ишеткәч, кешенең бу мөселманга карата нәфрәте туа. Әгәр дә әти-әнисенә әйтсә: “Минем әти намаз укымый, ул белми”, - әлбәтта, кеше моны кире кага. Кешенең шәхсияте (личность) белән мөнәсәбәт кылма, ә аның калебе белән сөйләш, акылын уят. Әтиеңме лу, әниеңме ул, мөселманмы ул, мөселман түгелме ул... Менә шушы пәйгамбәрләрнең ысулы иде. Ибраһим үзенең атасына: Әй,әтием”, - дип әйтә. “Ни өчен син ишетми торган, күрми торган, сиңа бернинди файда бирми торган затка гыйбадәт кыласың?” Ул монда тыймый, ә сорый. Әтисенең берәр дәлиле бардыр, күзәллавы бардыр. Шуннан соң әйтә: “Әй, әтием, дөреслектә, миңа гыйлемнән бер өлеш бирелде”. “Мин галим, укып кайткан, кесәмдә диплом бар”,- дип әйтми. Ибраһим, пәйгамбәр була торып, атасына: “Миңа гыйлемнән бер өлеш бирелде”, - дип кенә әйтә. “Әмма бу өлеш синдә юк, - ди. – Әгәр минем әйткәнгә иярсәң, мин сине туры юлга кертер идем”. Шуннан соң Ибраһим дәвам итә: “Әтием, шайтанга гыйбадәт кылма, чөнки ул Аллаһка гөнаһ кылучы булды һәм Аңа буйсынмады”. Иң әүвәл сорау белән килеп, аннары үзендә ниндидер гыйлем бар икәнлеген дәлилләп, әтисенә тагын да якынрак булсын өчен, күңелен атасы бераз аңласын өчен, “Шайтан юлыннан барма”, ягъни бала әтисенә игелелек теләүне күрсәтә. әтисенә ул туры юлны тели. Дәвам итеп әйтә: “Әтием, мин куркам, Аллаһтан сиңа бер газап килүеннән һәм син шайтанның иптәше булуыннан”. Шушы сүзләрендә әтисенә бер авыр сүз әйтмәде. Ул аны тәкәбберлек белән түбәнсетмәде, рәнҗетмәде. Әмма атасы Ибраһимгә менә ничек җавап бирде: “Син нәрсә , Ибраһим, минем иләһләремнән риза түгелсең мени? Әгәр дә син бу сүзләреңне туктатмасаң, мин сине сугып үтерәм. Кит минем яннан”, - дип, куып чыгарды. Аңламады атасы, чөнки калебе көферлек белән капланган иде, үз баласының нәсыйхәтен кабул итә алмады, чөнки күңелендә Аллаһка итагать итү юк иде. Атасы тарафыннан шундый җавап ишеткәч тә, баласы ишекне каты ябып, әрләшеп чыгып китмәде, Ибраһим әйтте: “Сиңа сәлам булсын”. Тынычлык тели. “Синең гөнаһларыңны кичерүен Раббымнан сорармын. Аллаһы Тәгалә миңа рәхмәтле булды”, - диде. Менә бу мөнәсәбәт күпләребезгә мисал, үрнәк булсын иде. Монда ата белән бала сөйләшә. Атасы аңламый баласын, ә баласы беркайчан да әти-әнисенә авыр сүз әйтмәс, ә Аллаһтан сорар. Шуңа күрә, Ибраһим пәйгамбәрнең догасы безнең телләребездә бар. “Я Раббым, кичер минем һәм әти-әниләремнең гөнаһларын. Кабул ит минем догалырымны. Гафу ит һәрбер мөэминнең гөнаһын”. Ләкин Ибраһим пәйгамбәргә бу доганы атасы исән булган вакытта гына кылырга рөхсәт ителде. Ибраһимгә атасының мәҗүси хәлендә вафат булуы билгеле булгач, Аллаһ әтисенә башка дога кылмаска кушты, чөнки Аллаһ, әти-әнисе, туганы булса да, үлгән мөшриккә дога кылмаска кушты. Аллаһны танымыган, дин дошманы булган кешеләргә дога кылмаска кирәк. “Минең әти-әнием, әби-бабам намаз укымадылар, ураза тотмадылар, аларга дога кылырга ярыймы” дигән сорау туа. Алар намазны укымадылар мөшрикъ булганга түгел. Ул бит икенче бер иләһкә гыйбадәт кылмаган. Әгәр дә потларга гыйбадәт кылып, Аллаһны танымыйча, намазны танымыйча, инкарь итә торган булса гына ярамый, ләкин наданлык чорында, дин тыелган вакытта аңламаган әти-әниебезгә догаларыбыз кирәк. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) болай дип сорадылар: “Кайсы гамәл Аллаһ каршында күркәм?” пәйгамбәребез (с.г.в.): “Намазны вакытында уку”, - дип әйтте. Сорадылар: “Аннан соң?” дип сорагач, “Ата-анаңа итагать итәргә”, - диде. “Ә аннан соң?” – дип сорагач, “Аллаһ юлында иҗтиһад кылу”, - диде. Әнәс әйтә: “Беркөнне пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килә дә болай ди: “Мин җиһадка барырга телим, әмма аңа кодрәтем җитми. Миңа нишләргә?” Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җаваплый: “Синең әти-әниең әле исәнме?” Теге бәндә: “Әйе, әнием исән”,- диде. “Әгәр аңа итагатьле булсаң, җиһат әҗер-савабын да алырсың”, - диде пәйгамбәр.

Әнәстән килә: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр берәрегез гомеренең озынаюын, ризыкның киңәюен теләсә, ата-анасына игелелекле булсын һәм туганнары арасын бозмасын”. Әгәр без бу хәдиснең киресен карасак, моның мәгънәсе: әти-әнигә итагатьсез булган кеше һәм туганнары арасын өзгән кеше кыска гомерле, тар ризыклы була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә аңлатып үтте: ана кеше атасына караганда да 3 мәртәбәгә артык, чөнки моның сәбәбе дә безләргә ачыктыр. Ана балага сөтен имезә, мәхәммәтен бирә, вакытын исраф итәр, йокысын калдырыр. Әлбәттә бу әтине итагатьсез калдыру дигән сүз түгел. Бүгенге көндә бер мәсьәлә бар: әгәр дә әти-әни динсез булсалар, әгәр дә алар намаз укымасалар, хәтта исламны да кабул итмәсәләр, бу әти-әнигә буйсыну нинди рәвештә булыр дигәндә, Аллаһ “Мүмтәхәнә” сүрәсенең 8 аятендә менә нәрсә диде: “Аллаһ сезне тыймыйдыр, әгәр мөшрикъләр сезләргә каршы корал күтәрмәсәләр, өйләрегездән куып чыгармасалар, аларга гадел булыгыз, дөреслектә, Аллаһ гаделләрне ярата”. Бу аятьтә Аллаһ ата-ана дип әйтмәсә дә, Аллаһтан соң икенче зат дип ата-анага итагать итегез дигәнен беләбез. Бу аятьтә әле чит булган динсез кешеләргә дә итагатьле булыгыз дигән бер дәвердә бигрәк тә әти-әнигә итагатьле булу тиешледер. Әбү Бәкенең Мәккәдә яшәгәндә Катыйлә исемле хәләл җефете була. Ул иман китерми, шуңа күрә, Әбү Бәкер аны талак кыла. Бу хатыннан Әсма исемле кызы булып, иман китерә һәм атасы белән бергә Мәдинәгә күчә. Беркөнне Әсма янына Катыйлә исемле әнисе иман китермәгән хәлендәбүләкләр белән килә. Әмма Әсма аны өй бусагасыннан да үткәрми, бүләген кабул итми, Гайшәне нишләргә дигән сорау белән пәйгамбәр янына җибәрә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай диде: “Әсма әнисен өенә кертсен, бүләкләрен кабул итсен, аңа итагатьле булсын”. Әлбәттә, әти-әнигә игелелекле булу олуг нигъмәтләрдәндер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килә дә әйтә: “Я Рәсүлуллаһ, әгәр мин көнгә биш вакыт намаз укысам, рамазан аенда ураза тотсам, зәкәт түләп, хаҗ гамәлен үтәсәм, миңа нинди савап булыр?” – диде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Шушы гамәлләр белән беррәттән ата-анаңа итагать иткән булсаң, кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, изге кешеләр янында булырсың”, - диде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында Галкамә авырып китә. Хәбәр бирсен өчен пәйгамбәребез янына хатынын җибәрә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хәбәрне ишеткәннән соң, Биләл белән ике сәхабәне Галкамә тарафына җибәрә. Өенә кергәч тә, Биләл аның бик авыр хәлдә икәнен күрә. “Лә иләһә илләллаһ” дигәндә, нигаҗәп, Галкамәнең теле селкенмәгәнен күрә. Бу хакта пәйгамбәргә хәбәр җиткергәннән соң, ул (с.г.в.): “Галкамәнең ата-анасы исәнме?” – дип сорый. “Атасы вафат булган, карт анасы бар”, - дип җавап бирәләр. Мөхәммәт (с.г.в.) болай ди: “Әйтегез аңа: кодрәте булса, минем янга килсен, булдыра алмаса, мин үзем барам”. Карчык пәйгамбәр (с.г.в.) янына килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) улы хакында әйтергә кушкач, бу ана болай ди: “Галкамә улым тугъры сүзле, итагатьле иде, әмма, никахланганнан соң, хатынының тәэсиренә бирелеп, мине рәнҗетә һәм мин аңа рәнҗедем”. “Улыңнан риза булмавың Галкамәнең телен баглады”, - диде Пәйгамбәр. Биләлгә утын ташырга кушты. Бу ана утынны ни өчен китергәнен сорагач, пәйгамбәребез: “Монда учак ягып, Галкамә исемле улыңны күз алдыңда яндырырбыз”. Карчык болай ди: “Күзем каршында улымның януын күңелем һич күтәрә алмас”. Пәйгамбәребез әйтте: “Әгәр син аңардан риза булмасаң, намазы да, уразасы да кабул булмас”, - диде. “Дөрестән дә, мин Галкамәдән ризамын”, - диде ана. Аннары рәсүлебез Биләлне Галкамәнең өенә җибәрде. Биләл өйгә кергәндә, ни күзе белән күрсен, ул “Лә иләһә илләллаһ” диде дә вафат булды. Аны җирләгәннән соң, пәйгамбәребез (с.г.в.) кабер читенә басып, ошбу сүзне әйтте: “Әй мөхиҗирләр һәм ансарлар, кем үзенең хатынын анасына караганда бөегрәк күрсә, ул кешегә Аллаһның, фәрештәләрнең, барлык кешеләрнең ләгънәте булыр. Аллаһ аның бер гамәлен дә ул тәүбә иткәнче кабул итмәс”.

Карагыз: бу вакыйгада ата-ананың хакы нинди зур икәнлеге тасвирлана. Хәтта ул баланың үлемендә дә зур урын алып тора. Баланың хәтта намазы да, уразасы да кабул булмый, әгәр ата-анасын рәнҗеткән булса.

Я Раббым, һәммәбезгә дә итагатьле калебләр бир, ата-анага игелекле булучылардан кыл.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе