Һәр авыруга дәва бар

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәламәтлекнең зур байлык икәнен белеп: «Ике төрле нигъмәт бар. Күп кеше аларның

БӘЙЛЕ
2011 Дек 30

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәламәтлекнең зур байлык икәнен белеп: «Ике төрле нигъмәт бар. Күп кеше аларның нигъмәт (байлык, хәзинә) икәнлеген белмичә яши. Ул да булса сәламәтлек һәм буш вакыт«,-дигән. Бүгенге әңгәмәбез дә әлеге байлыкларның берсе-сәламәтлек һәм дәвалану турында булыр.

-Рамил хәзрәт, дару хәләл һәм хәрам буламы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдис-шәрифендә: »Аллаһы Тәгалә бу дөньяга авыруны да, дәваны да бирә. Һәрбер авыруга Ашыһының дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма хәрам юл белән дәваланмагыз«,-ди.

Тик торганда җир астыннан авыру чыкмый. Аллаһының рөхсәте юк икән, берни булмый. Аның рәхмәте киң. Ул һәр авыруга дәва да биргән. Ләкин адәм баласы аны таба гына алмый. Һәркемгә дәвалану тиешле. Мөселман кешесе өчен хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану гына

фарыз гамәлдән санала. Хәрам юл белән тәнгә шифа эзләргә ярамый.

-Ул нинди юллар?

-Мәсәлән, хәмер белән дәваланырга рөхсәт ител­ми. Хәтта спиртлы үлән төнәтмәләре дә кулланмау хәерле. Аларны тәнгә сөр­тергә генә мөмкин. Халык­та кешенең бәвеле белән дәвалану ысуллары бар. Бу шулай ук тыела. Бәвел эчү хәрам санала. Чөнки бәвел-нәҗес. Хәтта күлмәккә ти­сә дә, ул кием белән на­маз укырга ярамый. Ислам дине шулай ук бака тире­се белән дәвалануны тыя. Берсендә Пәйгамбәребез янына кешеләр килә: »Без тәнебез яраланса бака ти­ресе куябыз«,-диләр. Пәй­гамбәребез: »Болай эш­ләмәгез, чөнки баканы үтерергә ярамый«,-дип җавап кайтара. Ислам дине тимерне кыздырып тәнгә басу, шул рәвешле яндырып дәвалануны да хупламый.

-Хәзер күпләр халык ме­дицинасына тартыла. Тра­дицион булмаган чаралар арасында тыелган үләннәр очрыймы?

-Үләннәр белән дәва­лануда зыян юк. Ә менә көнчыгыш медицинасына килгәндә, әйтик, йога белән шөгыльләнергә теләгәндә исә игътибарлы булырга кирәк. Кайберәүләр Буддага яки потка табынып дәвалана. Болар-шулай ук тыелган гамәлләр.

-Хайваннарның эч мае, мәсәлән, дуңгыз мае белән дәвалану гөнаһмы?

-Мөселманнар дуңгызның маен да, тиресен дә, итен дә бернинди максатта да кулланмаска тиеш. Маен тәнгә сөртү түгел, аңа якын килергә дә ярамый.

Шулай ук мөселман кеше­сенә эт тиресе ярдәмендә дәвалану да тыелган. Бик сирәк кенә аңардан тегелгән оекбаш кияргә мөмкин.

-Өшкереп дәвалануга килгәндә нәрсә диярсез?

-Кызганыч, бу уңайдан хәзер шарлатаннар күбәеп китте. Андый бәндәнең өенә керсәң, дога гына укып йөргәнен күрәбез. Ярдәм эзләп килүчеләр аны мөселман кешесе дип уйлый. Әмма ул намаз укымый, ураза тотмый, урамга чыккач, гайбәт сатып йөрергә, башкасын эшләргә дә мөмкин.

Мондый затлардан саклану зарур. Намазлы, ураза кеше генә өшкерә ала. Ул Коръәни Кәримнән алынган аңлаешлы догалар, аятьләр генә укырга тиеш. Өченче төрле сүзләр кабул ителми. Пәйгамбәребез: »Күрәзәчегә, сихерчегә барып, аңардан нәрсә турында булса да сорасагыз, 40 көнгә иманыгыз чыгар һәм намазыгыз кабул булмас«,-ди. Өшкертеп дәваланырга теләгәндә дә сак булыгыз. Тәнегезгә сихәт алам дип, киресенчә, зыян сала күрмәгез.

-Соңгы елларда пластик хирургия югары тенденцияләр белән үсә. Йөзне яки гәүдәнең башка өлешен үзгәртергә теләү табигатькә каршы бару саналмыймы?

-Аллаһы Тәгалә биргән җисемеңнән оялырга кирәкми. Ул: «Мин сезне иң хәерле кыяфәттә яраттым»,-ди. Мәгәр Пәйгамбәребез тарихыннан шундый хәл булганы да мәгълүм. Сугыш вакытында бер адәмнең борынын кисәләр. Ул үзенә алтыннан борын куйдыра. Аның бу гамәленә кешеләр дә, Пәйгамбәребез дә каршы килми. Әгәр кешенең берәр җире җитешсез икән, аны төзәтүнең зыяны юк. Әйтик, теш төшсә, ансыз йөреп булмый, үзеңнән-үзең куйдырырга мәҗбүр буласың.

Ә инде Майкл Джексон кебек тәнеңне агартам дип үзеңне һәлакәткә илтә торган дарулар куллану файдага түгел. Мәсәлән, бүген кызлар каралырга теләп солярийга бара. Алар, нурланыш алып, иммун системаларын какшатулары, шул рәвешле сәламәтлекләренә зыян салулары турында уйламый. Бер-ике ай матур булып йөрүне өстен күрәләр. Шуңа да һәр нәрсәне белеп, чамасын аңлап, эш итәргә кирәк.

Үз кыяфәтеңнән, үз тәнеңнән канәгатьсезлек белдерү Аллаһы Тәгаләдән риза булмау дигән сүз. Пластик операцияләр дә, кирәкле урында кулланылмаганда, дин ягыннан хупланылмый.

-Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм авырганмы?

-Әлбәттә. Аны ике мәртә­бә сихерләгәннәр. Берен­чесендә бер хатын, тарагын­нан чәчен урлап, унбер төен ясаган һәм кое төбендәге таш астына салган. Әлеге хәлдән соң Пәйгамбәре­без бер ел авырган. Шуннан аның янына ике фәрештә килгән. Аллаһы Тәгалә шул фәрештәләр аркылы Пәй­гамбәребезгә «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен өйрәтә. Аларда барлыгы унбер аять җыела. Фәрештәләр кое төбенә төшеп чәчне алып менә. Һәр аятьне укыган саен шундагы бер төен сүтелә бара. Шуннан бирле «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен, Коръән укып өшкерүнең сәламәтлеккә файдасы бар дип санала.

-Намазның сихәте дә чиксез бит. Шул турыда да сөйләп китсәгез, һич артык булмас.

-Оксфорд университеты студентлары укытучыларына: «Нинди физик күнегү баш мие эшчәнлеген яхшырта?»-дип сорау биргәч: «Сәҗдә»,-дигән җавап ишеткәннәр. Баш мие эшчәнлеген арттыру өчен сәҗдә кылудан да нәтиҗәле физик күнегү юк. Башны аска игәч, кан шунда йөгерә, ба­сым арта, кан тамырлары киңәя. Күтәрелгәч, кан китә, кан тамырлары тарая. Шул рәвешле хәрәкәтләнеп, кан тамырларының эчке стена­лары ныгый. Бу тромблар хасил булудан саклый. Бала җиде яшьтә намаз укыса, аның башында бернинди дә авырулар булмый.

Һәммәбез яшь калырга тели. Аллаһы Тәгалә мондый

мөмкинлекне бирә. Аның өчен йокыдан торып иртәнге намазны укырга кирәк. Бу вакытта атмосферага озон тарала. Сулаганда ул организмга кереп, кешенең нерв системасын тынычландыра, кан тамырларын киңәйтә һәм кешене яшәртә. Иртәнге намазын калдырмаган әби- бабайларны күзәткәндә дә моны күрергә мөмкин. Алар егет-кызлар кебек чабып кына йөриләр, битләре матур булып алсуланып тора.

Кеше организмында 360 буын бар. Аларга тоз утыра. Намаз укыганда, без бу буыннарны селкетеп, шул тозны да таратабыз.

Ә инде тәһарәт, госел турында сөйләп торуның кирәге юк, минемчә.

Уразаның да файдасы зур. Көн дәвамында ач торып, бер ай буе кеше организмын чистарта, шлаклардан арындыра.

Ислам динендәге гореф-гадәтләр Аллаһы ризалыгы өчен кылган гамәлләр генә түгел, ә сәламәт яшәү өчен бер адым да. Аллаһы Тәгалә ул йолаларны шуның өчен яраткан. Моны һәркем белсен, аңласын иде.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

«АКЧАРЛАК» нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе