Ул кушканча гамәл кылырга

Аллаһ насыйп итсә, Коръәни Кәримдә 2 нче булган «Әл-Бәкара» сүрәсенең башындагы биш аятенә мәгънә биреп үтмәкче булам. Бу биш аятьне халыкта «Әлифләм»

БӘЙЛЕ
2010 Июл 06

Аллаһ насыйп итсә, Коръәни Кәримдә 2 нче булган «Әл-Бәкара» сүрәсенең башындагы биш аятенә мәгънә биреп үтмәкче булам. Бу биш аятьне халыкта «Әлифләм» дип тә йөртәләр. Коръәндә иң озын сүрәнең беренче аяте:

«Әлиф ләәәәм-миииим», дип укыла. Бу - өч хәрефнең исеме: әлиф, ләм, мим. Моның мәгънәсен бер Аллаһ кына белә. Безгә мәгълүм түгел. Коръәни Кәримдә безгә мәгълүм булмаган, сер булып кала торган аятьләр, билгеләр бик күп. Кешелек Җир йөзендә кыямәткә кадәр күпме яшәсә, Коръән буенча шуның хәтле күп ачышлар ясыйсы бар әле. Менә шушы 286 аятьтән торган «Бәкара» сүрәсен, компьютерга кертеп, эшкәртеп караганнар. Шунда ачыкланган: «әлиф» иң күп хәреф икән, «ләм» хәрефе - икенче урында, «мим» хәрефе өченче урында тора икән. Компьютер анализлагач, шушы бер эзлеклелекне тапканнар, әмма, әйткәнемчә, бу хәрефләрнең сере ачылган дип әйтеп булмый. «Әлиф», «ләм», «мим» кебек «ра», «каф», «нун», «сад» дигән хәрефләр белән башланган сүрәләр дә бар. Аларның ни өчен шушылай бирелгәнен әлегә әйтә алучы юк. Әмма шунысы хак: Аллаһ Раббыбыз: Коръәннең һәр хәрефен укучыга кимендә ун савап, - дигән. Димәк бер кеше: «Әгүзе», «Бис-миллә» әйтеп, «әлиф, ләм, мим», дип әйтте исә, инде ул утыз савап алды, дигән сүз. Бер сөйләшмичә, игътибар белән тың-~лап утырса, ул кеше дә һәр хәрефкә бер савап исәбеннән - барысы өч савап ала.

һәм менә шушыннан соңгы аятьтә:

- «Зәәликәл-китәәбү ләә райбә фиииһ, һүдәл лилмүттә-кыыыйн» - Коръән турында әйтә. Аллаһның китабы булган Коръән^мөттәкыйннәр* өчен, икенче төрле әйткәндә, тәкъва кешеләр өчен иңдерелде, - ди. Бу китап барыбыз өчен дә иңде, дип әйтми. Ни өчен Аллаһ Раббыбыз шушылай ди. Чөнки тәкъва булмаган, мөттәкыйн булмаган кешеләр бу китапның серенә төшенә алмаслар, нәрсә икәнен белмәсләр, йә булмаса, тыңласалар да, аның белән гамәл итмәсләр, аңламаслар, -ди. Элек тубал белән иген чәчү булган бит. Бер кеше бер уч орлыкны ала да сибеп җибәрә. Шушы орлыкның берсе төшә ташлы җиргә, икенчесе таш өстенә, берсе - суга, берсе - эшкәрткән җиргә, берсе әз генә эшкәрткән җиргә төшә, әмма ул җиргә яңгыр яумый. Шушы орлыкларның кайсысыннан нәтиҗә була? Эшкәрткән, дымлы җиргә төшкәне тишелеп чыгып, башак барлыкка килер, аннан орлыклар булыр. Бер орлыктан бик күп бөртек булыр. Арышның башагыннан орлык саныйбыз бит. Бер башагында кайвакытта илледән артык бөртек була. Шуның шикелле, вәгазь дә, Коръән аяте дә шушы мөттәкыйннәр, тәкъва кешеләр өчен, аларның күңелләре, кальбләре, йөрәкләре эшкәрткән җир шикелле. Алар вәгазьне, Коръән аятьләрен тыңлыйлар, тәэсирләнәләр. Коръән аятьләре белән гамәлләрен төзәтәләр, үзләренең кимчелекләрен табалар. Шуны хатыннарына, балаларына күршеләренә өйрәтәләр һәм нигъмәтнең таралуына сәбәпче булалар. Ә бүтән кешеләргә син сөйлисең... Ул таш өстенә төшкән орлык тишелә алмаган кебек юкка чыга. Дым юк аңа. Йә булмаса, начар җиргә төшә, тишелеп чыкса да зәгыйфь кенә булып үсә. Бусы менә иманы зәгыйфь кешенең күңеленә төшкән шикелле. Мәчеткә бер килә, йә бер җомга намазына. Шуннан туктап кала. Ә инде суга төшкәне чери. Тишелә алмый, шытым бирә алмый.

Шуңа күрә Аллаһ Раббыбыз әйтә: Коръән, - ди, - мө-тәккыйннәр өчен -ди, -тәкъва кешеләр өчен, -ди. һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дә бер-ике хәдисе бар: Берсе: энҗене дуңгыз аягы астына сипмәгез, -ди. Бу нәрсә дигән сүз? Аның кыйммәтен аңламас, - ди. Шуңа күрә вәгазьне дә, Коръән аятен дә теләсә кем янында сөйләүдән һәрвакытта да мәгънә булмый, аны аңламаучылар, хәтта көлкегә алучылар, ялганга чыгаручылар булырга мөмкин. Коръәннең «Мүлек» сүрәсендә болай ди: «Аллаһ Раббыбыз сорый: - Куркытучы бул- < мадымыни сезне, -ди. һәм җавап бирерләр ди: - Булды безне куркытучы, кыямәт көне була, дип тә әйттеләр, начарлыкка -тәмуг, яхшылыкка җәннәт була, дип тә әйттеләр. Әмма без аларның бөтенесен ялганга чыгардык: Аллаһ Тәгалә юк, аның иңдерелгән, яралткан, дигән сүзләре дөрес түгел, сез шуңа ышанып, вакытыгызны әрәм итеп намаз укыйсыз үзегезне газаплап ураза тотасыз, вакытыгызны әрәм итеп җомга намазына йөрисез, сез кемнеңдер сүзенә алданып йөрүче, алданучылар, олуг алданучылар, дип, без алардан көлдек, -дип әйтерләр, ди. Тәмуг ишеге төбенә килеп җиткәннән соң андый бәндәләр үкенерләр, ди. Шуның шикелле, Аллаһ Раббыбыз әйтә: булыр, - ди, -ышанмаучы кешеләр, ялганга алучылар да булыр Коръән аятьләрен, - ди. Шуңа күрә Аллаһ Раббыбыз менә шушы беренче аятендә үк, Коръәннең 2 нче сүрәсенең башында ук әйтә: бу китап,-ди,-әлбәттә, мөттәкыйннәр өчен,-ди. Димәк, кешелек яши, гасырлар үтә, фән дә үсә, кешеләр дә акыл ягыннан камилләшкән шикелле, әмма Коръәнне аңламаучылар да булыр,дигән сүз. Бөтен кеше аңлап бетерә алмас. Моның өчен әзерлек кирәк. Аны аңлап, изге гамәлләр кылу өчен, безгә әзерлек кирәк. Без балаларыбызның кальбләрен Коръәнне аңларлык, яхшылыкның яхшылык, начарлыкның начарлык икәненә төшенерлек дәрәҗәдә тәрбияләргә тиеш. Ризыкның да хәләллеге белән, гамәлебезнең дә хәләллеге белән, сүзебезнең дә тугрылыгы белән без шушы эшне алып барырга тиеш.

һәм Аллаһ Раббыбыз шушы аятьтән соң, тәкъва кешеләр кемнәр алар? - дигән сорауга җавап бирә башлый.

«Әлләзиинә йүэминүүнә бил-гайби үә йүкыый-мүүнә-сса-ләәтә үә мимәә разәконәәһүм йүңфикууун». - Нинди кешеләр, дигәндә, Аллаһ Раббыбыз әйтә: алар, -ди, -Аллаһ Тәгаләне күрмәгән килеш аңа күргән шикелле ышанырлар һәм итагать кылырлар, -ди. - Аллаһка ышанырлар, Аллаһтан куркырлар, -ди, - Аллаһның хөкемнәреннән куркырлар, Аллаһның кушканнарын үтәрләр, тыйганнарыннан тыелырлар, - ди. Безгә бүтән әйтәләр: аны кем күргән, анда баргач, кире кайткан кеше юк, фәлән-төгән. Хикмәт күрүдә түгел, аны безнең каршыбызга китереп күрсәтеп куйсалар, бөтен кеше дә ышаныр иде. Аллаһ Раббыбыз әйтә: бәндәләр Миңа, -диде, -берәүләре акыл белән килерләр, берәүләре авыру белән килерләр. Авырса адәм баласыт терелә алмас, диделәр. Могҗиза булды Аллаһтан бүләк булды, терелеп куйды. Йә нәзер әйтте, йә булмаса, уйланды: кара инде, беркем ярдәм итә алмас кебек иде, булды бит, аякка бастым бит, дияр. һәм Аллаһка якын килер, шуның аркасында иманы ныгыр. Берәүләр байлык аркылы килерләр, берәүләр -ярлылык аркылы, берәүләр - кайгы аркылы, берәүләр шатлык аркылы килерләр, - диде Аллаһ Тәгалә. Ничек килсәләр дә, Минем өчен алар тигез, - диде. Әмма адәм баласын Аллаһ Тәгалә акыл белән зиннәтләгән икән, ул фикерләсен. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә бик күп урыннарда әйтә: җир-күк төзелешләрендә, тарихларда, кешеләрнең яшәешләрендә, хайваннарның хәтта үрчүләрендә, бал кортының төзелешләрендә дә Минем барлыгымның хикмәте бар, - ди. - Бал кортын гына алсагыз да, - ди, - кечкенә генә бер бөҗәк, шунда бал да урнашкан, агу да урнашкан, берсе белән берсе катышмаган. Аларның яшәешләрен карасагыз да сезгә гыйбрәт алырга бик күп нәрсәләр бар. Аллаһның менә шушы хикмәтләре белән, шушы дөньяның яратылышы, төзелеше турында фикерләп, уйлап, Аллаһның барлыгына инанырга тиеш. Шуңа күрә Исламда сурәт тә юк, сын да юк, менә бу - Аллап, дип, сурәте дә ясап куелмаган, менә бу -изге кеше, дип язып та куелмаган. Без Аңа күңелебез, акылыбыз белән барып җитәргә, үзебез инанырга тиеш. һәм Аллаһ белән бәндә арасында бернинди киртә дә юк. һәм Аллаһка инангач, без Ул кушканча яшәргә тиеш. Аллаһ бар, дип әйтү генә җитми, Ул кушканча яшәргә дә тиешбез. Гыйлемлек кенә дә җитми, галим булу гына да җитми. Әгәр тәкъвәсез галимлекнең дәрәҗәсе булса, Иблистән олуг зат булмас иде. Чөнки Иблис фәрештәләргә дәрес биргән, фәрештәләрне укыткан, Аллаһ Тәгаләдән кала иң галим зат Иблис иде. Әмма тәкъва булмады, Аллаһ Тәгалә кушканны үтәмәде. Әдәм баласына сәҗдә кыл, -диде Аллаһ Тәгалә, бары сәҗдәне генә сорады, Иблис аны эшләмәде. Шуңа күрә мондый сүз бар бит: бер шайтан чаба икән, каян чабасың, дигәч, әнә теге кешедән куркып чабам, ди икән. Ник куркасың син аңардан, дигәч, Аллаһ Тәгалә миңа бер тапкыр Аңа сәҗдә кылырга кушты, мин аны үтәмәдем, шуның өчен «шайтан» дигән исем тактылар миңа. Менә бу бәндәгә көнгә кырык мәртәбә сәҗдә тиеш. г

Без көнгә унҗиде ракәгать фарыз намаз, өч ракәгать витр намаз укырга тиеш. Егерме ракәгатьтә - кырык сәҗдә. Ул берсен дә үтәми. Бу кем була икән?

«Шуннан куркып чабам», - дип әйтә, ди. - Мин бер сәҗдәне үтәмәгән өчен шайтан булдым, ул көнгә кырык сәҗдәнең берсен дә эшләми».

Менә шуның шикелле, без нихәтле генә галим булсак та, нихәтле генә белсәк тә, нихәтле мәгълүматлы булсак та, Коръәнннән, хәдисләрдән шулхәтле мәгълүматлы булсак та, дөрес итеп, хәрефен җиренә җиткереп укып, кешене сокландырсак та, биш вакыт намазыбызны укымыйбыз, мәчеткә йөрмибез икән, монда хикмәт бик кечкенә. Димәк, тәкъвалыктан башка гыйлемнең дәрәҗәсе юк. Иблистәге гыйлемлек шикелле генә булып чыга. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә «мөттәкыйн» дип Коръәндә бик күп урыннарда әйтә.

- Икенче нәрсә, - ди Аллаһ Раббыбыз, - күрмәгән килеш күргән шикелле Миңа ышанганнан соң, алар намазны торгызырлар, -ди. Намазны укырлар гына түгел, намазны торгызырлар, - ди. Менә Аллаһның рәхмәте булды, мәчет ишеген ачып кердегез, җомга намазына йөри башладыгыз, намаз укучылардан булдыгыз. Аллаһның рәхмәте булсын. Аллаһның бүләге - җәннәт насыйп булсын. Шушыннан соң син гаиләңне дә өндә, балаларыңны күршеләреңне дә чакыр. Күршең сиңа ияреп килә икән, син намазны торгызучы буласың. Намазны укучы гына түгел. Кемнеңдер укуына да сәбәпче буласың. Аллаһ Тәгалә шундый бәхетне бирә. Син намазны торгызучы буласың, син берәүгә сәбәпче булсаң, -ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, - шундый бер изге гамәлдә, Аллаһның кояш чыгышыннан кояш батышына хәтле булган бөтен дәүләте хәтле садәка биргән савабын алырсың, - ди. Монда шулай ук бик зур хикмәт бар.

Безнең тормышларыбыз шундый иттереп үткән: гомеребезнең намаз укымаган өлеше, укыган өлешеннән күп, ураза тотмаган өлеше ураза тоткан өлешеннән күп, начарлыкларыбыз да бик күптер. Үзебез белмибез. Әмма Аллаһның безгә биргән шундый рәхмәте бар: бүген без хатыннарыбызның, балаларыбыз-ның, оныкларыбызның, күршеләребезнең мәчеткә йөрүенә сәбәпче була алабыз. Шушылай иттереп чиксез күп саваплар эшли алабыз. Төзелә торган мәчетләрдә катнаша алабыз. Мәчетләрнең финанс хәлләре авыр. Аларга ярдәм итеп, бүген савап эшли алабыз. Әйтик, мөселман илләрендә бөтен кеше җомга намазына йөри, бөтен кеше намаз укый, анда бу савапны эшләп булмый. Безгә савап эшләргә дә бик күп мөмкинлекләр бар.

- «Үә миммәә разәконәәһүм йүңфикууун» - Аллаһ Раббыбыз әйтә: Минем биргән нигъмәтләремнән Миңа тиешле өлешне дә алар чыгарырлар, - ди. Аллаһ Тәгалә безгә иң беренче биргән нигъмәт - акыл. Безне, адәм баласын, акыл белән зиннәтләп, бөтен хайваннардан, мәхлукаттан өстен итеп, шу-ларның хәлифәсе итеп куйды. Акылыбызның зәкяте - намаз. Акыллы булганыбызга шөкранә кылабыз икән, Аллаһ Тәгаләгә намаз укыйбыз. Дивана булсак, намаз фарызы безнең өстән төшә. Акылыбыз җиңеләйде, дивана булып үлдек, ди. Шуңа кайбер олы кешеләр әйтә бит: бер өч кенә көн акылдан язып торып, дөньядан китсәң икән, дип. Димәк, бу кеше үлгәндә өстендә фарызы булмый, дивана кешедә бер фарыз да булмый. Әмма Алллаһ Раббыбыз адәм балалары арасына, җәннәт кошлары иттереп, акылга зәгыйфь кешеләрне дә яралта. Адәм баласы күрсен, -ди. - Менә аның өстендә фарыз юк, аның намаз укыйсы юк, гөнаһысы да юк, җәннәтле дә. Акыллы кеше булып, намаз уку хәерлерәкме, акылга зәгыйфь кеше булып йөрү хәерлерәкме? «Адәм баласы карасын, гыйбрәт алсын», -ди. Акылга зәгыйфь кешеләр - җәннәт кошлары, аларны тәрбияләгән өчен, бәлки, аларның әти-әниләре дә җәннәттә булыр, чөнки без андый кешеләргә җеназа укыганда да шушы кешенең Шәфәгатен безгә мәкъбүл кыл, дибез, безгә шәфәгатьче бул, дибез. Аларга бернәрсә кирәк түгел: дога да, намаз да. Аллаһ-ның безгә биргән нигъмәте - акыл нигъмәтенең нинди зур икәнен аңлар өчен, Аллаһ Тәгалә безнең арабызга шундый кешеләрне яралткан.

Әгәр без сәламәт икәнбез, безнең сәламәтлегебезнең зәкя-те - ураза тоту һәм мәчеткә йөрү. Ураза тоту - сәламәт кешегә фарыз. Мәчеткә, җомга намазларына, җәмәгать намазларына йөрү, гаеткә йөрү шулай ук сәламәт кешегә фарыз. Аягы зәгыйфь булып, күзе күрмәсә, өйдә укыса да, җомга намазына барып, мәчеткә йөреп намаз укыган хәтле савап ала. һәм акыл белән зиннәтләнгән адәм баласы шулай ук уйлап карарга тиеш: аяксыз калып өйдә урын өстендә яту хәерлеме, аягы булып, мәчеткә намазга йөрү хәерлерәкме? Кайсыдыр әгъзаларына гариплек килгән кешеләрне дә Аллаһ Тәгалә безгә гыйбрәт өчен яралткан. Шушы авырулары аларның гөнаһларына, бәлки, кәффарәт булыр, шуның аркасында, бәлки, гөнаһларыннан пакьләнеп, газапланып яшәүләре аркасында җәннәткә керерләр. Без алар-дан гыйбрәт алып: менә ул бара алмый, мин бара алам, аның хәленә калсам, мин теләсәм дә бара алмыйм бит мәчеткә, теләсәм дә җомга намазына да, гаеткә дә йөри алмыйм, бу көннең миңа килүе бар бит, дип, тәкъвалыкны ныгытырга кирәк. Гарип кешеләр булган, акылга зәгыйфь кешеләре булган гаиләгә көчтән килгәнчә булышырга кирәк. Ничек аларга ярдәм итә алабыз? Шуңа күрә садәкалар да иң беренче шуларга тиеш. Шулардай гыйбрәт алып, әлхәмдүлилләәһ, бүген бара алам бит әле, иртәгә, бәлки, баралмам мәчеткә диеп, сөенә-сөенә без мәчетләргә йөрергә, эшләребезне эшләргә, мал-туар да асрарга, иген дә игәргә, булдыра аласың икән, сәүдә дә итәргә, гарип кешеләргә һәм шуларны карый торган гаиләләргә ярдәм дә итәргә тиешбез. Шундый булганда, без тәкъва кешеләр булабыз, мөттәкыйннәр булабыз. Байлыгыбыз, галимлегебез мактаныр өчен, кеше күрсен дип намаз укый торган булсак, моның булуына караганда булмавы хәерле. Аллаһ Тәгалә каршысын-да моның дәрәҗәсе юк, ахирәттә моның файдасы юк. Моның риядан башка бернәрсәсе дә юк һәм мондый адәм мөттәкыйн, йә булмаса, тәкъва кеше булмый, ул тәкәббер була. Аллаһ Раббыбыз шушы аятьтә:

«Үәлләзиинә йүэминүүнә бимәәә үңзилә иләйкә үә мәәә үнзилә миң кабелик, үә бил-әәхыйрати һүм йүүкыйнүүүн» -Ике төрле нәрсә әйтә: «Минем иңдергән китапларыма ышанырлар. Беренчесе. Мөттәкыйн кешеләр Аллаһка ышанырлар, шуннан соң намазны торгызырлар. Минем биргән нигъмәтләремнән Миңа өлеш чыгарырлар», -ди. Димәк, акыллы икән - намаз укый, сәламәт икән - ураза тота, бай икән - зәкятен бирә, иген уңышы булган икән - гошерен чыгара, инде бөтенесе дә бар икән - хаҗга бара. Һәм шуңа өстәп, Аллаһ Тәгалә әйтә: Минем китапларыма ышанырлар, -ди. Минем китабыма, яки, Коръәнгә генә дими, Минем китапларыма, ди. Әмма Коръәнгә ышанабыз һәм Коръән белән гамәл кылабыз. Коръәнгә ышану Коръән белән гамәл кылу була. Ә инде Инҗил, Тәүрат, Зәбур дигән китапларның да без Аллаһ-тан иңгәнлегенә ышанабыз, әмма алар белән гамәл кылмыйбыз. Чөнки Аллаһ Тәгаләдән иңдерелгәннән соң бу китапларның исемнәре генә калган. Әлбәттә, аларда Аллаһның хикмәтле сүзләре дә, Аллаһның аятьләре дә бар, әмма Аллаһныкы булмаганнары да бик күп. Үзгәртелгәннәр алар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гал-әйһиссәләмнең бер хәдисе бар: китерегез миңа Аллаһтан иңгән Тәүратны, -ди. Шушындый сорау куя.

- Бер елны Җир шарында калган бөтен Инҗилләрне җыйганнар һәм егерме дүрт мең төрле Инҗил булганлыгы ачыкланган. Шушының дүртесен христиан галимнәре гамәлгә яраклы дип калдырганнар. Дүрт төрле. Менә бүген христиан галимнәренең нигезле дип тапкан дүрт төрле Инҗилләре гамәлгә якын, хакыйкатькә якын икән. Җир шарының төрле җирләреннән илле мең данә Коръәнне җыеп караганнар. Коръәннәрдә аерымлык табылмаган. Менә аны Аллаһтан иңгән дип әйтеп була. Ул үзгәрмәгән,бер төрле. Ә теге китаплар күптөрле. Кайсысы Аллаһныкы? Шуңа күрә Пәйгамбәрәбез әйткән: китерегез миңа Аллаһтан иңгәнен, дип. Аллаһтан иңгән китаплар юкка чыккан, төрле-төрле галимнәр иҗат иткәннәр бу китапларны, Тәүратны да. Коръән аятьләре шикелле аятьләр Библиядә дә бар: аракы хәрам, дуңгыз ите хәрам, сурәткә табынмаска. Аны «Иске васыять» дип, «Ветхий завет» дип атыйлар. Менә бу да Аллаһтан кайчандыр иңгән китап икәнен күрсәтеп тора торган дәлил. Шуңа без: «Әй, бу нинди китап?» дип, кул селтәргә тиеш түгел, моны без танырга тиеш. Әмма без гамәлне Коръән үтәргә тиеш белән генә. Коръәндә нәрсә хәрам диелгән, хәрам дип танырга тиеш. Нәрсәне Аллаһ Тәгалә фарыз дип әйткән, фарыз дип танырга тиеш, нәрсәне Аллаһ Тәгалә фарыз түгел дигән, без аны фарыз түгел дияргә тиеш.

Бер кеше белән очраштым. Ул: Коръәнне сезгә уңайлаштырып язганнар инде, - ди. Мин аңа: син хәзер өч мәртәбә: «Әс-тәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ, әстәгъфируллааһ», дип әйтергә һәм кабат иман китерергә тиеш, -дидем. Хәзер ул имансыз булды, Коръәнне кеше язган, дип әйтте, шуны ике кеше ишетте, ике кеше раслады. Бу кешегә җеназа уку юк, Коръән дә укылырга тиеш түгел, бернәрсә эшләнергә тиеш түгел. Бу кеше -кяфер.

Аллаһ Тәгалә шуңа күрә>басым ясап әйтә: Минем китапларыма ышаныгыз, -ди һәм аннан соң әйтә: ахирәт көненә ышаныгыз, -ди. - Гамәлегез ахирәт көнегез өчен дә булсын, -ди. - Эшләмәгез, дими бу дөньяда, эшләргә кирәк, өйне дә матур, зур итеп салырга кирәк, капка-коймаларны да яхшы, матур итеп эшләргә кирәк, абзар-куралар да яхшы булсын, сокланып торсыннар: менә ничек яшиләр, нинди тырыш халык алар, дип. Бу мөселманнардан рәт юк инде, кара инде аларның каралты-курасына, җитмәсә, үзе мөселман дигән исем йөртә, болардан нәрсә көтәсең, дип әйтмәсеннәр. Бүтәннәр алдында дәрәҗәбез булсын, үрнәк булып торыйк үзебезнең хезмәт сөючәнлегебез, чисталыгыбыз, пакьлегебез, намусыбыз, тырышлыгыбыз белән, һәм дөньялык өчен генә түгел, ахирәтебез өчен дә гамәлләребез булсын. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршына үзебез белән алып бара торган намазларыбыз да, уразаларыбызда, биргән садакаларыбыз да булсын. Үзебезгә дога, намаз укый торган итеп тәрбияләгән балаларыбыз да булсын. Мәчетләргә керткән өлешләребез дә, төзегән күпер-басма-ларыбыз да, утырткан агачларыбыз да. Алар безнең белән ахирәткә дә бара. Бүтәннәре бу дөньяда кала. Әдәм баласын өч төрле әйбер озатып барыр, ди, зиратка кадәр: байлыгы, балалары һәм гамәлләре. Икесе кайтып китәр, ди: балалары һәм байлыгы. Ахирәтенә фәкать үзе белән бергә кылган гамәлләре генә барыр, ди. Аллаһ Тәгалә әйтә: ахирәт көненә ышандыгыз, аңа әзерләнегез. Балалар мәктәптә укыйлар, уку елы беткәч, имтихан була. Анда җавап бирәсе булыр, дип нәрсәнедер хәтерләрендә калдырырга тырышалар. Зиһене бик начар булганы шпаргалка язып булса да кесәсенә тыгып куя. Әзерләнәләр, конспектлар язалар. Без дә, димәк, дөнья малы артыннан гына куып түгел, үзебез белән ахирәткә алып бара торган гамәлләрне дә булдырырга кирәк, һәм аның иң зурысы: бүгенге көндә безгә хәрамнан тыелу. Шуннан да зур изгелек юк бүген. Хәрамнан тыелудагы сабырлыкның әҗере 900 дәрәҗә, ди. Икенчесе: намазга тартылу, намазны торгызу. Үзебез һәм гаиләбез белән намазны торгызу. Бүген иң зур саваплы гамәл. Намазга тартылу, намазны торгызу һәм кемнедер намазга өндәү Коръән укытуга караганда савабы күбрәк. Без гөнаһны да күп эшләгәнбез, әмма Аллаһның рәхмәте белән саваплы булырга да мөмкинлекләр бар, әлхәмдүлилләһи.

- «Үләәәә икә гәләә һүдәм мир раббиһим үә үләәәә икә һүмүлмүфлихүүүн» - Аллаһ Раббыбыз әйтә: менә шушылай эшләгән кешеләр, шушылай яшәгән кешеләр, әлбәттә, алар туры юлны табучылар, хакыйкатьне табучылар, - ди. Алар дөреслекне таптылар, -ди, - алар туры юлга күнделәр, үзләренең кемгәдер эшләгән изгелекләре аркасындамы, әти-әниләре-нең кылган догасы аркасындамы, йә булмаса, күпмедер авырып, пакьләнү аркасындамы, - ди. - һәм ул туры юлның ахыры нәрсә булыр? - ди. - Сөенеч булыр, - ди. - Шушы юл аларны җәннәткә алып барыр, җәннәтле булырлар, - ди. - һәм алар тынычлап, рәхәтләнеп җан бирерләр, -ди. Чөнки фәрештәләр аларга җан биргән вакытта да Аллаһның рәхмәтен ирештерерләр, - ди. - һәм ул кешеләр шуның хәтле тыныч җан бирерләр, - ди. - Чөнки аларга үлем артында җәннәт күренгәненә хәбәр килер, -ди. Ә инде кемдер шушы туры юлны таба алмады, кемдер бик тәкәбберләнде, мин-минлекләнде, кемдер намазга басуын түбәнчелек дип санады, кемдер ялкаулыгыннан арына алмады, кемдер эшләгән бик күп гөнаһысыннан арынып, шушы юлга килә алмады, ул кешеләр, әлбәттә, адашучылар. Аллаһ Тәгаләдән аларга үлгән вакытта: үлемең артында тәмуг тора, дигән хәбәр киләчәк һәм алар куркып, кара янып, шабыр тиргә батып, азапланып, шундый курку белән җан бирерләр, -ди. Аллаһ сакласын!

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе