Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр;
Бик күп алар, җитәрлек бүген.
Озакламый бар да кабул итәр
Җир йөзендә Ислам динен.

БӘЙЛЕ
2025 Дек 07



Габделхай Биктимеров

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр;
Бик күп алар, җитәрлек бүген.
Озакламый бар да кабул итәр
Җир йөзендә Ислам динен.

Галимнәрнең ачышларын алсак,
Алар Коръән белән бәйләнгән.
Аллаһының дөрес канунарына
Пәйгамбәребез безне әйдәгән.

Бер – береңә чиксез яхшылык кылу,
Йөрәктән үтәү Аллаһ сүзләрен –
Нинди бөек савап булганлыгын
Коръән ачты безгә серләрен.

Кешегә биргән акылның да чиге –
Гыйбадәт кылу тик бер Аллаһка.
Бу акылга ирешкән һәрбер кеше
Иң бәхетле якты дөньяда.

Раббым, Син кушканнарның барын
Намус белән җирдә үтәдем.
Шундый сүзләр белән барыбызга да
Кыямәт көненә җитү теләгем.

Бу дөньяның, чиксез гүзәллеге –
Җәннәтнең бер гади чәчәге.
Яшәп калыйм диеп ашкынмагыз:
Алда һәркемнең бар күрәчәге.

Кылган эшләреңә җавап бирү,
Кире кайту киткән җиреңнән:
Аңлаешлы, тулы, дөрес итеп,
Тик Исламда ачып бирелгән.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе