Сафуан Мулла Гали
Тегәрҗепкә тезде әни
Туксан тугыз төймәсен.
Асылташ кебек төймәләр -
Тик күз генә тимәсен…
Зөбәрҗәт кебек төймәләр
Балкыйлар ялт – йолт килеп.
Әйтерсең күз ачып – йомып,
Сабыйлар уйный көлеп…
… Ничә еллар тәсбих әйтеп,
Дисбесен тарткан әни.
Үзе юк шул инде хәзер –
Юксынып йөрәк әрни…
Төшләремә керә әни,
Тартып таныш дисбесен.
И әнием, Аллаһ сине
“Иң изге бәндәм” дисен!
…Кулымда әни дисбесе,
Күңелемдә - бер Аллам.
Тәсбих әйтеп, намаз укып,
Рухыма саулык алам…

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Тик Исламда ачып бирелгән
Гаилә ядкәре.