Мөселманның сыйфатлары

Кем ул мөселман? Мөселман - буйсынучы, дигән сүз. Кемгә буйсынучы? Әлбәттә, фәкать Аллаһка гына буйсынучы һәм кол¬лык кылучы. Кайберәүләр бу сүзнең

БӘЙЛЕ
2024 Янв 04

Кем ул мөселман? Мөселман - буйсынучы, дигән сүз. Кемгә буйсынучы? Әлбәттә, фәкать Аллаһка гына буйсынучы һәм кол¬лык кылучы. Кайберәүләр бу сүзнең мәгънәсен белмичә, аңла¬мыйча: «Мин буйсынмыйм, мин ирекле, мин кол түгел»,- дип сафсата сатып йөриләр. Монда, әлбәттә, илебездә 70 ел буе барган: «Без кешелекне дини богаулардан азат итәбез», дигән сәясәтнең дә тәэсире бар. Ләкин хакыйкатьтә алай килеп чык¬мый. Чын хакыйкый мөселман Аллаһка гына буйсына һәм Аңа гына тәвәккәл кыла. Шул сәбәпле беркайчан да югалып кал¬мый, төшенкелеккә бирелми, һәрвакыт Аллаһның ярдәменә өмет итеп яши. Тормышның иң кыен, читен мизгелләрендә дә өметен өзми, Раббысына таяна.

Әүвәл заманда бер кеше улы белән атлы сәфәргә чыгып киткән. Бер җирдә кунарга туктагач, боларның атлары югала. Бер көн эзлиләр, ике - өч көн, әмма нәтиҗәсе юк. Малае бик бор¬чыла икән, ә атасы гел: «Ахыры хәерле булсын»,- дип тыныч кына тора ди. Беркөнне малае түзми: «Без бүген инде анда ба¬рып җитәргә тиеш идек, атлар да юк, ашарга да бетеп килә, без һаман монда, нәрсәсе хәерле булсын», - дип атасын ачулана. Ниһаять, атларын табып, болар барасы җирләренә китәләр. Барып җитсәләр, ни күрсеннәр: болар барасы җирне су басып, бар кешесе һәлак булган. Көнендә барып җитсәләр, атлары да, үзләре дә су афәтенә очраган булачаклар иде.

«Мин буйсынмыйм, бар нәрсәне үзем генә булдырам»,- дип әйтүче, хакыйкатьтә, гомере буе бар нәрсәдән куркып яши. «Ир¬тәгә ни булыр микән, кеше ни дип әйтер икән?», дип борчыла. Төрле ырым, юрауларга, йолдызнамәләргә ышана, һәм куркып яши, тынычлыкны хәмердән эзли. Нәтиҗәдә, аракы яки нарко¬тик колы булып китә. Бүген Аллаһтан йөз чөергәннәрнең, Ал¬лаһ кануны буенча яшәмәүчеләрнең бөтен тормышы, яшәеше исерткечкә бәйләнгән һәм хәмергә коллык кылып яшиләр. Үзләрен азат дип йөрүчеләр аракыдан башка яшәүне күз алдына китерә ал¬мый. «Ничек инде аракысыз туй булсын, ничек аракысыз печән әзерләп, бакча сукалап, тегермән тарттырып, төзелеш алып барып яки фатир ремонтлап булсын?» - дип гаҗәпләнәләр. «Ал¬лаһка сәҗдә кылмаган кеше шайтанга сәҗдә кыла», - дигән сүз әнә шул була инде. Аллаһ безне акыл белән зиннәтләгән икән, без фикерләргә тиеш: «Кайсысы үзебез өчен дә, җәмгыять өчен дә уңай? Аллаһка коллык кылумы, аракыга, наркотикка коллык кылумы?» Шуларны да уйларлык дәрәҗәдә булмагач, безнең 10—15 ел алган белемебезне файдалы гыйлем дип буламы соң?

Бүген кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары: «Ислам куркынычы яный», - дип лаф оралар. 1999 елда Татарстанда 181 кеше наркотик кулланудан, ун меңнән артык кеше эчеп үлгән, төрле җинаятьчеләр тарафыннан 690 кеше үтерелгән. Статис¬тика буенча, 80 процент җинаять исерекләр яки наркоманнар тарафыннан эшләнә. Менә безгә нинди куркыныч яный, ләкин без бу турыда нишләптер фикерләмибез. Беркөнне бер ха¬ным: «Улым дингә бик бирелеп китте, иртәнге намазга уятмаган өчен үземне ачуланып, мәктәпкә ашамыйча китте, артык дини булып китмәсме икән, дип борчылам», - дип үзенең «хәсрәте» белән уртаклашты. Әгәр ул тәмәке тарта яки аракы эчә башла¬са, бу кадәр үк борчылмас иде. Менә безнең фикер дәрәҗәбез. Без яхшыны яманнан аеру сәләтен дә югалтканбыз инде. Галимнәр мөселманнарга хас төп алты сыйфатны бил¬геләгәннәр. Шуларның иң беренчесе - иман. Мөселманның има¬ны нык булырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (14 нче «Иб¬раһим» сүрәсе, 24—25 нче аятьләр): «Ә ләм тәра кәйфә да-рабәл-лааһү мәсәлән, кәлимәтәңтаййибәтәң кә-шәҗәратиң таййибәтин әсъ-лүһәә сәәбитүүүә фәргүһәә фииссәмәәәәи. Түэ-тиии үкүләһәә күллә хиинимбиизниһ раббиһә», - ягъни: «Иман ул яхшы үскән агач кебек, аның тамырлары җирдә, ботаклары күккә үрелгән, Раббысының әмере белән җимешне һәрвакыт биреп торыр», - дип иманны сыйфатлый. Димәк, чын мөселманның иманы әнә шундый куәтле агач кебек булып, җи¬мешләре белән үзе дә канәгатьләнергә, башкаларны да сөен¬дерергә тиеш икән.

Адәм баласы дөньяга фитри иман белән килә. Дөнья яралтылгач, Аллаһ барча җаннарны яралтты һәм сорады: «Раббыгыз кем?» - дип. Җаннар барысы бердәм: «Раббыбыз бөтен галәмнәр тәрбиячесе Аллаһ»,-дип җавап кайтардылар, ягъни иман китерделәр. Шуңа күрә дә һәркем, нинди милләт вәкиле булуга карамастан, дөньяга иман белән килә.

Яңа туган сабыйны күз алдына китерик. Авырлыгы - 3-3,5 кг, буе 40-50 см һәм шул гүзәл затта иман үсентесе, ярал¬гысы бар, Аллаһның әманәте. Бала тугач, без - әти-әни аны тәрбияли башлыйбыз. Ашатабыз, эчертәбез, киендерәбез, тизрәк үсүен телибез, ләкин күп вакыт «тәрбия» сүзенең мәгънәсе ашату-эчертү, киендерү генә түгел, киңрәк мәгънәдә икәнен онытып җибәрәбез. Бала тәрбияләү мөһим булганга, Аллаһ Тәгалә безгә вакытны да күп биргән. Хайваннар 1-2 елда җитлексәләр, адәм баласына җитлегү өчен 14-16 ел вакыт кирәк. Әмма күбебез шушы 14-16 ел гомерне бушка үткәреп, «кеше» исемле хайван үстерәбез. Сәбәбе нидә соң? Ашаттык, эчерт¬тек, укыттык, 18 ел үтеп тә китте. Каршыбызда 2 м.га әз генә җитмәгән, 60-70 кг.лы бала тора. Ә иманы нинди? Менә бөтен сәбәп тә шунда инде: иманы үсмәгән икән, туганда нинди хәлдә булса, шул килеш калган. Әлеге зәгыйфь үсенте 2 м га якынаеп килүче әзмәверне бозыклык эшләүдән тыеп тора аламы соң? Юк шул! «Балам нишләп начар? Кем гаепле? Балалар бакчасы¬мы, мәктәпме, ураммы?» - дип күп аналар кайнар күз яшьләре түгә. Әлбәттә, аларда да гаеп бар. 70 ел буе дингә тискәре ка¬раш тәрбияләүдә бөтен көчен куйган мәктәп-бакча комплексы бүген мөмкинлекләр була торып та иманны тәрбияләүдә җитәр¬лек эшләми. Әмма шулай да төп гаеп әти-әнидә, бигрәк тә ана кешедә. Баланы үстергәндә буе белән бергә, аннан да мөһим¬рәген, иманны да үстерергә кирәк. Аллаһ сыйфатлаганча, көчле, куәтле агач кебек булып җитешсен иде. Зур агач җил-давыл¬дан, яңгырдан ышыклаган кебек, балаларыбызны да куәтле иманы бозыклыклардан сакларга сәләтле булсын иде.

Хәрам ризык иман дигән үсентенең тамырын кисә. Тамыры зәгыйфь үсемлек үсә алмаган кебек, әгәр балабызга хәрам ри¬зыклар ашатып үстерсәк, аның да иманы зәгыйфь кала. Шуның өчен дә гаилә коргач, ир кешенең иң беренче бурычы - гаилә¬сен хәләл ризык белән тәэмин итү.

Баланың теле ачылып, аңлый башлаганнан соң, Аллаһның барлыгын һәм берлеген белдерү. Балигъ булгач, үз теле һәм үз ирке белән аңлап, ихластан: «Ләәә иләәһә илләллаааһү Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип иман кәлимәсен әйтерлек булсын. Бу сүзне аңлап, ихластан әйтү ул Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши башлау була. Әгәр шулай түгел икән, димәк, син аны кемгәдер ияреп, яки кемдер кушкан өчен генә әйткәнсең, мәгънәсенә төшенмәгәнсең.

Мөселманның икенче сыйфаты намаз. Намаз ул Аллаһка буйсынучыны буйсынмаучыдан аерып тора. Намаз укый баш¬лагач, димәк, иман телдә генә түгел, гамәлдә дә күренә. Бу ке¬шенең ихтыяр көче, ялкаулыгын җиңүе, дигән сүз. Балабыз уңны сулдан аера башлау белән, без инде аны намазга гадәтләндерергә тиеш. 10 яшьләрдән узгач, намаз укуын таләп итү дә безнең өстә. Балигъ булганда инде ул биш вакыт намаз уку¬ны гадәт итеп алган булырга тиеш. Хәрам ризык иманның тамы¬рын кисеп, зәгыйфьләндерсә, намаз аны шифалы, туклыклы матдәләр белән туендырып тора. Димәк, балабыз намазга ни¬кадәр ихласлы икән, аның иманы да шулкадәр куәтле була.

Бүген: «Нишләп 60-70 яшьлек картлар мәчеткә йөрми?» -дип сорыйлар. Җавап бик гади. Хәрам күп кергән, намазны яшьтән укымаган, иман агачы җимеш бирерлек булып үсеп җитмәгән. Ни кызганыч: үзе дә йөрми, башкаларны да өнди ал¬мый. «Җимешне һәрвакыт биреп торыр», -дигән аятьне «Иман¬лы кеше укыган намазларыннан, мәчеткә йөрүләреннән ләззәт алыр, тормышыннан канәгатьләнү табар, шуның белән Җәннәтле булыр һәм башкаларны да шуңа чакырыр», - дип аңларга кирәк.

Бүген, әлхәмдүлилләәәһ, бөтен мөмкинлекләребездә бар, кылган гөнаһларыбызга тәүбә кылып, күз яшьләребез белән дин¬сез яшәгән гомеребез өчен Аллаһтан гафу сорап, биш вакыт на¬маз иясе булып, дөньядан иман белән үтү өчен бар тырышлы¬гыбызны кую кирәк.

Мөселманның өченче сыйфаты гыйлем алу һәм Аллаһны зикер итү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз», - дигән. Димәк, кеше гомере буе өйрәнергә, укырга, эзләнергә тиеш. Бүген кайберәүләр дини гыйлемнең, кайберәүләр дөньяви гыйлемнең әһәмиятен ки¬метеп күрсәтергә тырышалар. Кеше чын камиллеккә ирешсен өчен, әлбәттә, дөньяви гыйлемне дә, дини гыйлемне дә белергә тиеш. Сыңар канатлы кош оча алмаган кебек, кеше дә бер генә гыйлемгә ия булса, мөкәммәл булмый. Узган гасыр башында зы¬ялыларыбыз дөньяви белем бирүнең җитәрлек дәрәҗәдә бул¬мавына борчылганнар. Милләтебез фәнни казанышлардан арт¬ка кала, дип кайгыртканнар. Менә егерменче гасыр башында мо¬ның киресе булды, дини гыйлем бирү бөтенләй туктатылып, мәҗбүри урта белем бирүгә күчелде. Ләкин милләтебездә аңа хас булмаган күренешләр: эчүчелек, наркомания, фәхишәлек, СПИД авырулары барлыкка килде. Рухи наданлык бүген халкы¬бызны упкынга алып бара. Аны инде бернинди дә фән-техника казанышы белән туктатып булмаячак. Бүген инде дини гыйлемнән башка тәрбия биреп булмавы көн кебек ачык. Аллаһ күңелләре¬безгә иман нуры биреп, XXI гасырда дөньяви һәм дини гыйлемне бергә алып бару һәм яңа гасырда милләтебезне яңа биеклеккә күтәрү насыйп булса иде.

Һәркайсыбыз ни генә эшләсәк тә Аллаһны зикер итәргә тиеш. Ул эш Аллаһ каршында дөрес булса - эшләргә, тыелган булса - катнашмаска кирәк. Әнә шулай дөрес юлны табар өчен дә инде безгә дини гыйлем кирәк. Белмәү гөнаһтан һәм Ахирәт көнендә җавап бирүдән коткармый. Бүген без шул дәрәҗәгә ки¬леп җиттек, яхшыны яманнан, хәләлне хәрәмнән аермыйбыз.

Мөселманның дүртенче сыйфаты - башкаларны хөрмәт итү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерсә, юатса вә тәслия кылса, Аллаһ аның Ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкать хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь вә бурычлан¬ган адәмгә дөньялыкта бер җиңеллек эшләсә (булышса яки ярдәм бирсә), Аллаһ ул кешегә дөнья һәм Ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен вә хата эшен пәрдәләсә, Аллаһ аны дөньяда вә Ахирәттә пәрдәләр. Үз карендәшенә ярдәмче кешегә Аллаһ ярдәмчедер», - дип үзара хөрмәт һәм күркәм мөгамәләнең никадәр әһәмиятле икәнен безгә белдерде. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә хәтта начарлык эшләгән кешегә дә яхшылык белән җавап кайтарырга куша. «Үә иммәә йәңзәгәннәкә минәшшәйтаани нәзгуң фәс-тәгиз билләәәһ», - дип, ягъни: «Әгәр шулай эшли алмасагыз, әле сез¬нең иманыгыз зәгыйфь, сез әле шайтан вәсвәсәсендә, тизрәк Аллаһка кайтыгыз», - дип безне кисәтә 41 нче «Фуссыйләт» сүрәсенең 36 нчы аятендә. Без үзебезне ихлас мөселман дип саныйбыз икән, кеше кайгысы ул безнең дә кайгы, кеше сөенече ул безнең дә сөенеч булырга тиеш. Ни кызганыч: бүген шуның киресен күзәтәбез. Имансызлык безне көнчелек, хөсет¬лек, кешедән күпсенү һәм үз малыңнан канәгатьсезлек кебек хисләргә батырды. Шул сәбәптән бүген кешеләрнең йөзләрендә нур бетте, аның урынын ясалма елмаю алды. Има¬ны зәгыйфь кешенең йөзендә нур булмый, чөнки ул кешегә килгән шатлыкка ихластан куана алмый. Психологлар бар төр авыруларның 70 проценты көнчелектән һәм кешедән күпсенүдән килә, диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Кешедән күпсенмәгез, бай булырсыз», - дип әйткән үзенең бер хәдисендә. Арабызда дуслык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек урнаш¬тыру никадәр саваплы гамәл һәм мөселманнарның гүзәл бер сыйфаты.

Мөселманның бишенче сыйфаты - ихлас ният. «һәрбер эш нияткә карап бәяләнер», - дигән хәдис тә бар. Һәркайсыбыз һәр эшебезне фәкать Аллаһ ризалыгын өмет итеп кенә эшләргә тиеш. «Ният төзек булса, гөнаһлы эштән дә гөнаһ күтәрелеп тора», - дип язды күренекле галимебез Муса Бигиев. Әйтик, ял¬ган - зур гөнаһ. Әмма гаилә бөтенлеген саклау өчен, илнең ты¬нычлыгы өчен, ике дошманны дуслаштыру өчен ялган да дөрес була. Киресенчә: «Кеше күрсен, кеше мактасын»,-дип эшләгән эштә савап булмый, рия гына була. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (107 нче «Мәгун» сүрәсе, 3, 4, 5 нче аятьләр): «Фәүәйлүл-лил- мүсаллииин, эл ләзиинә һүм гәң саләәтиһим сәәһүүүн, эл ләзиинә һүм йүрааааүүүн», ягъни: «Андыйларның намаз укуы да гөнаһ җыю гына. Аларның намазы ихлас һәм җитди түгел. Чөнки алар намазны кеше күрсен өчен генә рия белән укыйлар, вакыты белән дә хисаплашмыйлар», - дип белдерде. Ният бо¬зык булганда, хәтта иң изге гыйбадәтебез – намаз да гөнаһ җыю була икән, Аллаһ сакласын. Шуңа күрә нинди генә изгелекләр, игелекләр эшләсәк тә, Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләү кирәк. Кешеләрнең мактавын, яки нинди дә булса бүләк өмет итеп эшләгән изгелек дөнья өчен генә була, Ахирәтебезгә кыйммәте калмый. Халыкта әйтем дә бар бит: «Яхшылык эшлә дә суга сал», - дигән. Димәк, яхшылык эшләргә дә онытырга кирәк. Ә инде кемдер сиңа игелек эшләсә, анысын онытмавың хәерле. Шул вакытта гына дөньяда вә Ахирәттә бәхетле буласың.

Мөселманның алтынчы сыйфаты - дәгъват. Ягъни үзенең белемен башкаларга җиткерү һәм кешеләрне дингә һәм яхшы гамәлләр кылырга өндәү. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә (3 нче «Гыймран» сүрәсе, 104 нче аять): «Үәл-тәкүм миңкүм үммә-түййәдегүүнә иләл-хайри үә йәэ мүруунә бил-мәгрууфи үә йәнһәүнә гәниль-мүңкәръ. Үә үләәәәикә һүмүл-мүфлихүүүн», ягъни: «Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына ирешкән булырлар», - диде.

Димәк, берәү Аллаһны танып, дин гыйлемен үзләштереп, хакны ялганнан аера башлаган икән, ул үзенең гыйлемен баш¬каларга да җиткерергә тиеш. Кешенең гыйлеме коедагы су ке¬бек кенә булмасын. Чөнки коедан суны эчәсе килгән кеше генә алып эчә. Кешенең гыйлеме җәйге шифалы яңгыр кебек булырга тиеш, ул теләгән кешегә дә, теләмәгән кешегә дә ирешсен. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөселман үзенә теләгәнне башкалар¬га да теләми торып мөселман булмас», -диде үзенең бер хәди¬сендә. Берәү Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тые¬лып үзен Җәннәткә әзерли икән, ул барлык вөҗүде белән баш¬каларның да шуңа ирешүен, Җәннәткә керерлек итеп тормыш¬ларын алып баруларын теләргә һәм шуңа өндәү өчен бар көчен куярга тиеш.

Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Дингә өндәүчеләрне бүген аңлаучыга караганда - аңламаучы, өндәүчегә караганда өндәмәүче күбрәк. Әмма бөтен хикмәт тә шунда: һәр кеше бу эшне кеше сүзенә карап түгел, Аллаһ ризалыгын өмет итеп эшләсә, ул кешегә башкаларның кимсетүле сүзләре дә начар тәэсир итә ал¬мый. Кызганыч ки, бүген: «Кешеләр берни дә аңламый, яки дингә өндәсәң, теләсә нәрсә әйтеп сүгәләр», - дип куркудан күпләр дәгъват белән шөгыльләнергә кыенсыналар. Әмма эшләгән эшең никадәр авыр булса, аңа әҗер-савап та шулкадәр күбрәк бит.

Дөньядагы иң кечкенә дәүләт гаилә. Дингә өндәүдә, Ис¬лам кануннары белән яшәү рәвешенә күчүдә иң элек гаиләдән башланырга тиеш. Шундый гаиләләр никадәр күбрәк булса, динебез дә шулкадәр куәтле булыр. Галимнәребез, остазла¬рыбыз, имамнарыбыз - барысы да дингә өндәүчеләр. Бүген галимнәр, мөгаллимнәр, укымышлы имамнар җитәрлек түгел икән, безгә дингә өндәүдә радио, телевидение, гәзит-журналларны киң куллану да кирәк. Алар аркылы бер кеше¬нең сүзен меңнәрчә кешегә җиткереп була. Шуңа күрә жур¬налистлар белән хезмәттәшлек итү дә бик мөһим.

Аллаһ Раббыбыз барыбызга да файдалы гыйлемнәр биреп, башкаларга да белгәннәребезне ирештерүдә ярдәменнән ташламаса иде. Хакыйкый мөселманнарның саннары күбәеп, гүзәл җәмгыятьтә яшәүләребез һәм мәңгелектә дә Аллаһның Җәннәт¬ләрендә очрашуларыбыз насыйп булса иде.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе