Тәкъва

Безләрне юктан бар итеп, барчаларыбызны нигмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка мактауларыбыз. Безләргә Аллаһның камил хөкемнәрен өйрәтеп, тормышында күркәм

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Безләрне юктан бар итеп, барчаларыбызны нигмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка мактауларыбыз. Безләргә Аллаһның камил хөкемнәрен өйрәтеп, тормышында күркәм үрнәк булучы илчесе Мөхәммәдкә Аллаһның Сәләме вә Салаваты булсын. Ул безләрне тәкъвалек юлына чакырды һәм барча вәгазь-хөтбәләрен Аллаһның тәкъвәлеккә чакыручы аятьләреннән башлады.

Аллаһ Тәгалә әйтте:

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка чын тәкъвалык белән тәкъва булыгыз һәм мөселман булмаган хәлдә үлүдән сакланыгыз.” ӘлГимран 102.

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм күркәм сүзләр генә сөйләгез.” Әхзәб 70.

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм тугърылар белән бергә булыгыз.” Тәүбә 119.

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка тәкъва булыгыз, һәрбер җан үзенең иртәгәсе көненә, Раббысы каршында җавап тоту өчен, нәрсә хәзерләгәнен карасын, Аллаһка тәкъвә булыгыз.” Хәшр 18.

Аллаһ Тәгалә тәкъвалыкны, иманлы булуның бер шарты итте.

“Аллаһка тәкъва булыгыз, әгәр мөэминнәр булсагыз.” Мәидә 57.

Тәкъвалык – Аллаһ Тәгаләнең барча кешелек дөньясына булган вәсыяте.

“Сезгә кадәр яшәгән китап әһелләренә һәм сезгә, Аллаһка тәкъва булырга вәсыять итеп әмер бирдек.” Ниса 131.

Аллаһ Тәгалә илчесен тәкъва булырга чакырып әйтте:

“Әй илче, Аллаһка тәкъва бул һәм кәфер белән мөнафыйкларга итәгать итмә.” Әхзәб 1.

Адәм баласы бу дөньяда күп нәрсә җыярга мөмкин, ул җыйганнардан ахыйрәт өчен файдалы нәрсәләр дә, зыян итә торганнары да булырга мөмкин. Тәкъвалык – Адәм баласының ахыйрәте өчен иң хәерле нәрсәсе һәм хәстәрлеге булып тора.

“Хәстәрләнегез, иң хәерле хәстәрлек – тәкъвалыктыр. Миңа тәкъва булыгыз, әй, аң-акыл ияләре.” Бәкара 197.

Пәйгамбәребез бөтен өммәтен, һәрзаманда, һәр җирдә тәкъва булырга чакырды:

“Кайда гына булсаң да, тәкъва бул. Кимчелек кылсаң, артыннан изгелек кыл, ул кимчелек сөртелер. Кешеләр белән яхшы холыклы бул.”

Тәкъвәлекне кабул итмәүче һәрбер тәкәббер йөрәккә хурлык өстенә хурлыктыр.

“Аңа: Аллаһка тәкъва бул, диелсә, аны тәкәбберлеге җиңә һәм гөнаһка этәрә. Җәһәннәм аның өлеше, ул - ни яман урындыр.” Бәкара 206.

Адәм балалары Аллаһ Тәгалә каршында бер-берсеннән милләтләре белән дә, тән төсләре, нәселләре, мал-мөлкәтләре белән дә өстен булып тормыйлар. Аллаһ каршында бер кеше, икенче берәүдән бары тик тәкъвалыгы белән генә аерылып, хөрмәтле була ала.

“Әй кешеләр, сезне ир вә хатын итеп бар кылдык, бер-берегезне таныр өчен сездән тармаклар һәм кабиләләр кылдык. Сезнең Аллаһ хозурында иң хөрмәтлеләрегез, арагыздан иң тәкъва булучыларыгыз.” Хүҗүрат 13.

Әйе, газиз кардәшләрем, тәкъвәлекнең әһәмиятен аңлау өчен бу дәлилләр җитәдер. Инде тәкъвалыкның асылына, мәгънәсенә тукталып китик. Нәрсә соң ул – тәкъвалык? Тугъры сәхәбәләр, мәшһүр галимнәребез бу хакта нәрсәләр әйтә микән?

Имам Ибн Раҗәб: “Тәкъвалыкның асылы, бәндәнең курыккан нәрсәсеннән калкан булдырып, саклануыдыр. Кешенең Раббысына тәкъва булуы, Раббысының ачуыннан, газабыннан куркып, алардан саклануы. Бу исә, Ул кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелу.”

ӘлКушәйри: “Тәкъвалык – ул барча хәерлелекләрнең бергә җыелуы. Хакыйкый тәкъвалык – Аллаһка буйсынып, Аның газабыннан саклану. Тәкъвалыкның асылы – ширктән саклану, аннан соң барча тыелган нәрсәләрдән саклану, аннан соң шикле нәрсәләрдән саклану, аннан соң фазыйләтле, мактаулы, әҗер-саваплы эшләрне калдырудан саклану.”

Ибн Мәсгуд Аллаһ Тәгаләнең: “Әй сез, иман китерүчеләр, Аллаһка чын тәкъвалык белән тәкъва булыгыз,” – дигән аятен шулай аңлата: “Аллаһка тәкъва булу, Аңа буйсыну һәм каршы килмәү, Аллаһны истә тоту һәм онытмау. Аңа рәхмәтле булу һәм көферлек кылмау.”

Белә торып, Аллаһ Тәгаләнең әмерләренә каршы килеп, тәкъва булып булмый.

Сәһл ибн Габдилләһ: “Кем тәкъвалыгы дөрес булуны тели, барча гөнаһлардан баш тартсын,”-диде.

Әбү Гали Әррузбәри: “Тәкъвалык – сине Аллаһтан ерагайта торган бар эшләрдән дә тыелу.”

“Лә иләһә илләллаһ, Аллаһтан башка иләһ,” – кәлимәсен әйтеп, Аллаһның хакыйкый юлын сайладык. Шушы мөбарәк сүзләрнең иң беренче шарты булып гыйлем тора. Аллаһ Тәгалә мөэмин булуның шарты иткән тәкъвалык та гыйлемсез була алмый. Гыйлем иясе генә Аллаһ Тәгаләгә тәкъва булып, Аның ачуына, газабына илтә торган эшләрдән саклана ала. Гыйлемсез исә, нәрсәдән сакланасын, нәрсәне кыласын да белми. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Аллаһтан чын курку белән, гыйлем ияләре генә куркалар.” Фатыйр 28.

Имам Ибн Раҗәб: “Тәкъвалыкның нигезе – кешенең нәрсәдән сакланысын белүе һәм шул нәрсәдән саклануы.”

Бәкр ибн Хунәйс: “Нәрсәдән сакланасын белмәүче, ничек тәкъва була алсын?”

Әлбәттә, кардәшләрем, тәкъвалыкка ирешергә уйласак, эшне гыйлем алудан башлыйк. Чөнки гыйлемсез, без сукыр, ак белән караны, хаклык белән ялганны, хәләл белән хәрамны да аера алмыйбыз. Күпме кешеләр, шайтан коткысына алданып, ялгыш юлда йөриләр, күбесе үзләрен яхшылыкта дип уйлыйлар. Гыйлемсез кеше, шайтан өчен бер курчак кебек, ул аны кайсылайга тели, шунда бора. Шуңа күрә, Аллаһның илчесе: “Гыйлем иясе белән гыйлемсезнең аермасы, минем белән башка кешенең аермасы кебек,” – диде.

Тәкъвалык – Раббымыз Аллаһ Тәгаләнең ачуын китереп, газабына ирештерә торган эшләрдән саклану. Безгә Аллаһның ризалыгы һәм рәхмәтендә булу өчен нәрсәләрдән сакланырга соң? Имам Ибн Каим безләргә тәкъвалыкның баскычларын аңлата:

Тәкъвалык өч баскычтан тора:

Беренчесе: Йөрәк һәм башка әгъзаларның гөнаһлардан саклануы.

Икенчесе: Мәкрүһ, эшләми калдыру хәерлерәк булган нәрсәләрдән саклану.

Өченчесе: Изге эшләрне кулдан ычкындырудан саклану һәм ул эшләргә илтә торган юлларны саклау.

Хәраманардан тыелу кешегә тормыш бирә, мәкруһләрдән саклану көч-куәт, саулык өчен файдалы. Изгелекләрне саклап, аларга омтылу кешегә шатлык-сөенеч бирә.

Тәкъвалыкка юл.

Тәкъвалыкны ике төргә бүлергә була: вәҗиб-тиешле һәм мүстәхәб-киңәш ителә торган.

Тиешле тәкъвалык фарызларны үтәп, хәрамнар һәм шикле нәрсәләрдән тыелмыйча була алмый. Фарыз йөкләрнең иң әһәмиятлеләре: Аллаһка, фәрештәләренә, китапларына, илчеләренә, ахыйрәт көненә һәм тәкъдир-язмышка иман китерүебез. Иң зур гөнаһлар: Аллаһка ширек-тиңдәш кылу һәм көферлекнең барча төрләре.

Аллаһ Тәгалә әйтте: “Бу китап (Коръән), аның хаклыгында шик юк, тәкъва кешеләр өчен һидәять-туры юлдыр. Ул тәкъвалык ияләре яшерен-күренми торган нәрсәгә (Фәрештәләр, кыямәт көне...) иман китерәләр, намазларын җиренә җиткереп, вакытында башкаралар, Без биргәннәрне изге эшләргә тоталар. Алар сиңа (Мөхәммәд) иңдерелгән Коръәнгә һәм сиңа кадәр башка илчеләргә иңдерелгән китапларга иман китерәләр. Кыямәт көненең киләсенә ныклап ышаналар.” Бәкара 2-4.

Пәйгамбәребезнең хөрмәтле сәхәбәсе Мүгаз ибн Җәбәл әйтә: “Кыямәт көнендә: “Кайда тәкъвалар?” – дип әйтелер. Барча тәкъва кешеләр Аллаһ тирәсенә җыелырлар. Аллаһ алардан яшеренмәс. Аллаһтан: “Кемнәр алар тәкъвалар,”-дип сорарлар, Аллаһ: “Ширк һәм потларга табынудан сакланып, Аллаһка гыйбәдәттә ихлас булучы кавем,” – ди.

Хәсән: “Тәкъва кешеләр – тыелганнан тыелалар, фарыз булганнарны үтиләр.”

Гомәр ибн Габдүлгазиз: “Тәкъвалык көннәрен рузә тотуда, төннәрен уяу намазларда торуда һәм бу нәрсәләрне чиратлаштыруда түгел, бәлки, тәкъвалык ул – Аллаһ тыйганнарны калдыру, әмер иткәннәрне үтәү. Кем моның өстенә хәерлелек кыла, бу хәерлелек өстенә хәерлелек була.”

Мүстәхәб тәкъвалык – сөннәт эшләрне кылып, мәкрүһ эшләрдән тыелудан гыйбарәт. Кайвакыт, тәкъвалык иясе, хәрамга төшүдән куркып, кайбер хәләлдән дә тыела.

Әбү Дәрдә: “Бәндәнең бөртек кадәр нәсәдән дә саклануы тулы тәкъвалыкның билгеседер. Ул хәтта, хәрамга төшүдән куркып, хәләл дип белгән эштән дә баш тарта. Бу аның белән хәрам арасында киртә була.”

Хәсән: “Тәкъвалык ияләре хәрамнан куркып, күп кенә хәләлләрдән дә тыелганда, тәкъва ияләре булудан туктамаслар.”

Тәкъвалыкның әһәмиятен дә, мәгънәсен дә аңладык, бу тәкъвалык дигән сыйфатка ничек ирешергә соң? Безгә дә ничек тәквалык ияләре булырга?

1. Аллаһ Тәгаләгә күп гыйбәдәт кылу. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әй кешеләр, сезләрне һәм сезгә кадәр булучыларны бар кылучы Раббыгызга гыйбәдәт кылыгыз, шаять ки сез тәкъва булырсыз.” Бәкара 203.

2. Аллаһның шәригатенә җиңел карамау, җитди булу. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Без сезгә биргән һидәятьне ныклап алыгыз һәм анда булган хөкемнәрне үтәгез, бәлки шул вакытта сез тәкъвалык ияләре булырсыз.” Бәкара 63.

3. Шәригать куйган чикләрне, худудларны ныгыту. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Сезнең өчен кеше үтерүчедән уч алуда яшәү бар, әй гакыл ияләре. Бәлки, шул вакытта, сез Аллаһ куйган чиктән сакланып, тәкъва булырсыз.” Бәкара 179.

4. Ислам кануннарын торгызу, онытылган эшләрне гамәлгә кертү һәм исламны күркәм әхлак белән зиннәтләү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әй мөшрикләр, көнчыгыш һәм көнбатышка юнәлеп табынуларыгыз Аллаһ каршында изгелек түгел. Бәлки берәү Аллаһка, ахыйрәт көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм илчеләргә иман китереп үзенә кадерле байлыгыннан мохтаҗ туганнарына, ятимнәргә, мескеннәргә, юлда калган мосафирларга, мохтаҗлыктан ярдәм сораучыларга һәм колларны азат итүгә биргән малында изгелектер. Шулай ук изгелек - намаз торгызуда, зәкәт бирүдә, биргән вәгъдәләрне үтәүдә, бәлә-каза ирешкәндә, сугыш килгәндә чыдам булып сабыр иткәндә. Шушы изгелекләрне кылучылар – тугърылар һәм шулар тәкъва булучылар.” Бәкара 177.

5. Руза тоту. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әй сез, иман китерүчеләр, сезгә кадәр булганнарга әмер ителгән кебек, сезгә дә рузә тоту фарыз кылынды. Шаять ки сез тәкъва булырсыз.” Бәкара 183.

6. Аллаһ шәригатенең кануннарын ихтирам итү, өстен кылу. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Кем Аллаһның динен һәм шәригать кануннарын зурлый, бу йөрәкләрендә тәкъвалык булган кешеләрнең эше.” Хаҗ 32.

7. Гаделлек. Һәрвакыт гадел булу. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Гадел булыгыз, бу тәкъвалыкка якынрактыр.” Мәидә 8.

8. Үзара мөгамәлә кылганда бер-береңә юл куя белү, бер-береңне кызгану, гафу итү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр гафу итешсәгез, бу тәкъвалыкка якынрактыр.” Бәкара 237.

9. Пәйгамбәребезне хөрмәт итү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Аллаһ илчесе янында, аңа хөрмәт йөзеннән, тавышларын түбән кылучы мөэминнәрнең күңелләрен Аллаһ тәкъвалык өчен сынады.” Хүҗүрат 3.

Аллаһның илчесенә хөрмәт исән вакытында да, вафат булгач та тиештер. Бүген, аны вафатыннан соң ничек хөрмәт итәргә соң? Пәйгамбәребезнең сөннәтен ихтирам итү, ул калдырган сөннәт юлына тешләребез белән ябышып, аннан башка юллардан, башка фиркаләрдән һәм карашлардан ерак торудадыр.

Гомумән әйткәндә: Барча итәгатьләр дә тәкъвалыкка ирешүгә сәбәп булып торалар. Барча гөнаһлар, бәндәнең тәкъвалыгын киметеп, аны җимерүгә сәбәп. Таләк ибн Хәбиб әйтте: “Тәкъвалык ул Аллаһның нуры белән, Аның әҗерен өмет итеп, Аллаһка буйсыну, Аңа итәгать итү. Аллаһның нуры астында, Аның газабыннан куркып, Аңа каршы булган нәрсәләрдән баш тарту.

Тәкъвалыкның җимешләре.

Һәрбер эшнең нинди дә булса нәтиҗәсе, җимеше бар. Тәквалыкның да татлы җимешләре һәм олугъ файдалары күп. Алар хакында безләргә, китабы Коръәндә Аллаһ хәбәр бирә:

1. Раббыларына гөнаһ кылудан сакланучы бәндәләрен Аллаһ дөньяда да, ахыйрәттә дә бәхетле итә.

“Кемнәр иман китерделәр һәм тәкъва булдылар, аларга дөнья тормышында да, ахыйрәттә дә сөенеч.” Юнус 23-24.

2. Аллаһ тәкъва бәндәләренә һәрдаим ярдәм, көч биреп тора. Ул аларның сөекле дусты.

“Аллаһ тәкъва булучылар һәм изгелек кылучылар белән.” Нәхл 128.

3. “Золымлык кылучылар, бер-берсенә ярдәм итүче дуслар, Аллаһ исә, тәкъва булучы мөэминнәрнең ярдәм итүче дустыдыр.” Җәсия 19.

Тәкъва булучы Аллаһ Тәгаләнең мәхәббәтендә: “Дөреслектә, Аллаһ тәкъва булучыларны сөя.” Тәүбә 4.

4. Әгәр, кардәшләрем, гөнаһ кылудан саклансак, Аллаһ безне изгелек хакында гыйлем белән бүләкли.

“Аллаһка тәкъва булыгыз, Аллаһ сезгә хәерле эшләр хакында гыйлем бирер.” Бәкара 282.

5. Тәкъва булучыларны Аллаһ Хак юлдан тайпылдырмый, аларга хак белән батылны аера белүне бирә, гамәлләрен төзәтә. “Аллаһка тәкъва булсагыз, Ул сезгә хакны ялганнан аера белергә өйрәтер.” Әнфәл 29.

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм күркәм сүзләр генә сөйләгез. Аллаһ эшләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны ярлыкар.” Әхзәб 70-71.

6. Раббыларына тәкъва булучыларның кимчелекләрен Аллаһ кичерә һәм аларга олугъ әҗерләр насыйб итә. “Кем Аллаһка тәкъва булды, Аллаһ аның кимчелекләрен кичерер, әҗерен олугъ кылыр.” Талак 5.

“Әгәр сез төзәлсәгез һәм Аллаһка тәкъва булсагыз, Аллаһ Гафу итүче һәм Рәхимле.” Ниса 129.

7. Аллаһ Үзенең газабыннан сакланучы бәндәләренең эшләренә җиңеллек бирә. “Кем Аллаһка тәкъва була, Аллаһ аңа эшендә җиңеллек кыла.” Талак 4.

8. Бәндә нинди генә авырлык һәм мәшәкатьтә булып та, Аллаһка тәкъва булса, Аллаһ аңа һәр михнәттән чыгу юлларын Үзе күрсәтә. “Кем Аллаһка тәкъва була, Аллаһ аңа һәр авырлыктан чыгу юлын ача.” Талак 2.

9. Аллаһ тәкъва бәндәсен беркайчан да ташламый һәм аңа киң, бәракәтле ризык вәгъдә итә. “Кем Аллаһка тәкъва була, Аллаһ аңа һәр авырлыктан чыгу юлын ача. Аны үзе дә көтмәгән җирдән ризыкландыра.” Талак 2.

Хәраманардан тыелмый, дөнья куучы кайбер кардәшләребезне тәкъвалык юлына өндибез дә, маллары кимер дип курка башлыйлар. Бигрәк тә хамер-аракы белән сәүдә итүчеләр: “Безнең күпчелек табышыбыз шуннан бит,”- дип, үзләрен акларга тырышалар. Шунысы кызык, берәр ышанычлы зур абзый аны үзенә чакырып: “Ташла хәрам сәүдәңне. Мин сиңа ярдәм итәм. Мин сиңа тагын да табышлы юллар ачам, тагын да бай яшиячәксең” – дисә, ул: “Бу абзыем ышанычлы кеше, утырган урыны да бик югары, көченнән килә,” – дип, табыш китерүче аракыларын бетерә. Шушы вәгъдәне безгә, барча Галәмнәрнең хуҗасы Аллаһ бирә түгелме соң? “Кем Аллаһка тәкъва була, Аллаһ аңа һәр авырлыктан чыгу юлын ача. Аңа, һич өметләнмәгән, һич тә көтмәгән җирдән ризык бирә...”Талак 2.

“Әгәр авыл һәм шәһәр кешеләре үзләренә җибәрелмеш илчеләргә иман китерсәләр, Аңа гөнаһ кылудан сакланып, тәкъва булсалар, әлбәттә, аларга җирдән һәм күктән бәракәт ишекләрен ачар идек.” Әграф 96.

Аллаһ Тәгалә бу аятендә дә, тәкъва булып, гөнаһлардан сакланучыларга күктән бәракәтле яңгырлар, җир байлыкларын вәгъдә кыла.

10. Үзен Аллаһның газабыннан саклаучы, Аллаһ Тәгалә каршында кәрамәт – дәрәҗәгә ирешә. “Сезнең Аллаһ хозурында иң хөрмәтлеләрегез, арагыздан иң тәкъва булучыларыгыз.” Хүҗүрат 13.

11. Тәкъвалык иясе кылган изгелегенең әҗерен тулысы белән ала. “Берәү Аллаһка тәкъвалык кылып, килгән сынауларга сабыр итсә, Аллаһ яхшы эшләрнең әҗерен җуймый.” Юсуф 90.

12. Аллаһ Тәгалә бары тик тәкъва булып, гөнаһлардан тыелучы, фарызларны үтәүче бәндәнең генә гамәлен кабул итә. “Әлбәттә, Аллаһ тәкъва кешеләрнең изгелекләрен генә кабул итә.” Мәидә 27.

Кайбер кешеләр килеп: “Аллаһтан сорап-сорап карыйбыз да, догабызны кабул итми бит,”- диләр. Намазларын укымыйлар, гөнаһлардан тыелмыйлар, корсаклары тулы хәрам... Аллаһ алардан ничек кабул итсен?

13. Аллаһ Тәгалә тәкъва булучыларга бөек әҗерләр, бөек җиңүләр вәгъдә итте. “Алардан изгелек кылып, тәкъва булучыларга бөек әҗерләрдер.” Әлгимран 102.

“Кем Аллаһка һәм илчесенә буйсынды, Аннан куркып, гөнаһ кылудан сакланды, ул кешеләр бөек җиңүләргә, ягъни дөнья һәм ахыйрәт нигъмәтләренә ирешүчеләрдер.”

14. Аллаһның ачуыннан һәм газабыннан сакланып, дөньяның кайбер зиннәтләреннән баш тартучы мөэминнәр, кыямәт көнендә башкалардан өстен булачаклар. “Кәферләр өчен дөнья тормышы бик тә зиннәтле булып күренде, алар иман китерүче, гөнаһ кылудан сакланучыларны мыскыллап көлделәр. Аллаһтан куркып, Аңа гөнаһ кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәр, кыямәт көнендә кәферләрдән өстен булырлар.” Бәкара 212.

“Кәферләрнең җәберләүләренә сабыр ит, эшнең ахырындагы уңыш тәкъва булучы мөэминнәргәдер.” Һүд 49.

15. Аллаһка буйсынмаучы бәдбәхетләрнең кайтасы урыннары ут булганда, Аллаһка тәкъва булучылар Аллаһның газабыннан котылалар. “Соңыннан Аллаһ тәкъва булучыларны газабыннан коткарыр.” Мәръям 72.

Аллаһ Тәгалә аларга җәннәт нигъмәтләре вәгъдә итте. “Гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәт бакчалары һәм чишмәләрдә.” Зәрият 15.

Җәннәттәге тынычлык, саулык - иминлекләр тәкъвә булучыларга. “Тәкъва булучылар җәннәттә бар явызлыклардан имин урыннарда.” Духан 51.

Тәкъва булучыларга Раббыларыннан төрледән-төрле нигъмәтләр һәм хисапсыз ләззәтләр. “Аллаһка тәкъва булып, Аңа гөнаһ кылудан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында, агач күләгәләрендә, теләгән җимешләр белән ләззәтләнәләр. Ашагыз һәм эчегез, бу - сезгә кылган гамәлләрегез өчен. Менә шулай, Без, изгелек кылучыларны бүләклибез.” Мүрсәләт 41-44.

16. Олугъ кыямәт көнендә тәкъвә бәндәләр Аллаһ Тәгаләгә якын булачаклар һәм иң зур дәрәҗә, иң зур бәхет Аллаһны күрү дәрәҗәсенә ирешәләр. “Тәкъва булучы мөэминнәр, җәннәт бакчаларында һәм татлы елгаларда, бар нәрсәгә көче җитүче Аллаһ Тәгалә янында, хак булган изге мәҗлестә булырлар.” Камәр 54-55.

17. Кыямәт көнендә, бозык кешеләр бер-берсенә дошман булганда, тәкъвалык ияләре чиста күңел белән калырлар. “Бер-берсенә дус булучылар, кыямәт көнендә бер-берсенә дошман булырлар, мәгәр дөньяда бергә тәкъва булучылар гына, ахыйрәттә дә бер-берсенә дус булып калырлар.” Зүхруф 67.

Дөньялыкта, дөнья максаты белән дус булучылар, Кыямәт көнендә бер-берсенә дошман булып, үзләренең гөнаһларын бер-берсенә сылтыячаклар. “Кыямәт көнендә Аллаһ кәферләргә: “Утка, үзегезгә кадәр булган җен һәм кешеләр белән бергә керегез!” – дияр. Һәркайчан, утка бер халык керсә, үзләренә кадәр яшәп, көферлек кылган халыкны каргый. Берсе артыннан икенчесе кереп, барысы да җәһәннәмгә җыелгач, берләре икенчеләре хакында әйтер: “Йә Раббыбыз, шушы кешеләр безне адаштырды, безгә булган ут газабын, аларга икеләтә арттырып бир.” Аллаһ аларга: “Һәммәгезгә дә ике өлеш, ләкин сез белмисез.” Әграф 38.

18. Йөрәге тәкъвалык белән уяу булучы кешене шайтан вәсвәсә кылса, котыртса, ул кеше вакытында моны аңлап ала һәм тиз арада төзәлә. “Тәкъва мөэминнәргә шайтан коткысы ирешсә, алар, Аллаһны һәм аның әмерен исләренә төшерерләр, бу нәрсәне шайтан коткысы икәнен аңлап, белеп эш кылырлар.” Әграф 201.

19. Тәкъвә булучы Аллаһның нигъмәтләрен күрә, алар хакында фикерли һәм гыйбрәт ала. “Көн белән төннең алышынуында, Аллаһның күкләр һәм җирдә бар иткән нәрсәләрендә, тәкъва булучы кавем өчен гыйбрәт бар.” Юнус 6.

Пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләдән тәкъвәлек сорады: “Йә Аллаһ, Синнән һидәять, тәкъвалык, кешедән теләнү көненә калмаслык байлык сорыйм.”

Раббым Аллаһ, барчаларыбызны да тәкъва булып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, үзләрен Аллаһның ачу һәм газабыннан саклаучы бәндәләр арасыннан кылса иде. Безләрне тәкъвалык юлына күндерсә иде. Ул Ишетүче һәм догаларны кабул итүче. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе