Рамазан

1. Аллаһның рәхмәте киң. Аллаһ Тәгалә фазыл вә рәхмәте белән кемнедер җәннәтле, гаделлеге белән кемнедер утлы итә. Бәндәләре утка

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

1. Аллаһның рәхмәте киң.

Аллаһ Тәгалә фазыл вә рәхмәте белән кемнедер җәннәтле, гаделлеге белән кемнедер утлы итә. Бәндәләре утка кереп газапланмасыннар өчен, аларны алдан Үз газабыннан Үзе кисәтә. Шул максат белән һәр өммәткә илче җибәрелеп, ул илче халыкны җәннәт юлына өндәп, газап юлыннан ерагаерга чакырды. Изге гамәл җәннәтлек булмаса да, Аллаһ рәхмәте белән бәндәсен җәннәтле итә, утка керүче үзе кылган гөнаһасыннан артык газапка тартылмый. Бәндәнең кылган бер изгелеге өчен Аллаһ Тәгалә уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек яза. Бер гөнаһлы эш өчен бер гөнаһ языла. Изгелек ниятләгән мөселман, гамәлен кыла алмый калса да, кылган кебек әҗерен ала, яман эшне ният итүче, ниятеннән кайтып, яманлыкны кылмый калса, аңа савап була. Болар барысы да Раббымызның без бәндәләренә булган рәхимлеге.

Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте илә кайбер ай вә көннәрне башкалардан өстен, мәртәбәле кылды. Елның Корбан, Гарәфә, Гашүра көннәре, Кадер төне, атнаның җомга көне. Унике айның солтаны — Рамазан ае. Аллаһ Тәгалә ул вакытларны безләргә кимчелек-хаталарыбыздан пакьлану, әҗер-саваплар җыеп калырга олуг форсат итте. Корбан көнендә бугазланган малларыбыз гөнаһларыбыга кәффарәт, Гарәфә рузасы үткән һәм киләчәк, Гашүра рузасы киләчәк елның гөнаһларын юа. Кадер төнен зикер вә гыйбадәттә уяу үткәрү мең айдан хәерлерәк.

Айларның солтаны Рамазан да, өммәт өчен олуг нигъмәт, Аллаһның бәндәләренә пакьлану, күбрәк изгелекләр кылу, Аллаһның рәхмәтен кәсеп итү. Аллаһ Тәгалә бу айны башка айлар арасыннан Коръән иңдерү һәм фарыз руза өчен сайлап алды. Рамазан рузасын исламның бер рөкене, гөнаһ-хаталарның кичерелүенә сәбәп итте.

2. Мөселманнар кунак көтә.

Бөтен ислам галәме олуг кунак, айларның солтаны булган Рамазан аен көтә. Бәракәт һәм байлык, гафу һәм пакьлану ае. Рамазан һәр иманлы йөрәк өчен куаныч, һәр изге гамәл кылучыга шатлык. Бәлки кабул булган бер мизгел, бәндәне Раббысының ризалыгына ирештерер, хаталарын юк итәр.

3. Рамазан олуг фазыйләтләр ае.

Хөрмәтле Мөселман кардәшләрем! Рамазан җитәрәк Аллаһның илчесе үзенең сәхабәләрен шушы ай килү белән шатландыра торган булган.

«Килде сезгә Рамазан ае, ул бәракәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрум калды». (Табәрани).

Рамазан пәйгамбәребезнең өммәтенең ае. «Өммәтемә бу изге айда кайбер өстенлекләр бирелде. Өммәтемнән әввәл, ул өстенлекләр һич бер өммәткә дә булмады. Руза тотучының авызыннан килгән ис, Аллаһ каршында миск-хушбуй исеннән дә хәерлерәк. Руза тотучылар авыз ачканчы, фәрештәләр алар өчен истигъфар кылалар. Аллаһның бер гөнаһсыз, тугъры затлары: «Йә Аллаһ, фәлән улы фәлән руза тота, аның гөнаһларын кичерсәң иде», — дип, руза тотучы авыз ачканчы, аның өчен дога кылалар. Аллаһ руза тотучының көн саен җәннәттәге урынын зиннәтли: «Йә җәннәт, Минем изге бәндәләрем, бар мәшәкать һәм азаларын калдырып, сиңа киләләр». Соңгы төндә бәндә гөнаһларыннан арына». (Әхмәд)

4. Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда руза тотуны динебезнең бер нигезе итте.

Пәйгамбәребез: «Ислам дине биш баганага нигезләнә, шулардан: рамазан аенда руза тоту», — диде.

Аллаһ Тәгалә әйтә: «Әй, иман китерүчеләр! Сезгә кадәр булган кавемнәргә руза тоту язылган кебек, сезгә дә рамазан аенда руза тоту фарыз кылынды, шәять ки сез тәкъвалыкка ирешүчеләрдән булырсыз». (Бәкара 183).

Мөселман Рамазан рузасының бер көнен сәбәпсез кулыннан ычкындырса, савабын һич кайтара алмый. Пәйгамбәребез: «Кем сәбәпсез Рамазанның бер көнен ашаса, гомере буе руза тотса да кайтара алмый»,- диде. (Тирмизи).

Руза тоту өчен махсус савап.

Әбү Һүрайрадан килә: Аллаһның илчесе әйтте: «Адәм баласыныың һәр гамәле үзе өчен. Бәндә аның өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр изгелек-савап алырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мәгәр рузадан башка. Дөреслектә, рузага әҗерне Мин Үзем бирәм. Бәндә үзенең шәһвәтеннән, ризык һәм эчемлегеннән Минем өчен тыелды». Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе раббысы белән очрашканда». (Бухари, Мүслим).

Һәр эш өчен, кеше уннан алып җиде йөзгә кадәр савап алырга мөмкин. Ягъни, ихласлыгы, тырышлыгы белән бер изге эш өчен, Аллаһ уннан җиде йөзгә кадәр изгелек билгеләгән. Ләкин руза бу микъдар белән чикләнми. «Аның өчен әҗерне Үзем бирәм!» — диде бит Аллаһ. Дөреслектә руза ул — сабырлык. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, сабырлар хисапсыз әҗерләргә ирешәләр». Шуңа күрә Аллаһның илчесе Рамазан аен сабырлык ае дип атады һәм үзенең бер хәдисендә: «Руза — сабырлыкның яртысы», — диде.

Сабырлык өч төрле була: Аллаһның әмерләренә буйсынуда сабыр булу, Аллаһ тыйганнардан тыелуда сабырлык һәм Аллаһның тәкъдире белән килгән сынауларга сабыр итү. Шушы өч сабырлык та бер рузада туплана. Бәндә Аллаһның әмеренә буйсына.

«Кем сездән бу айга иреште руза тотсын». (Бәкара сүрәсе.) Аллаһ хәрам иткән шәһвәтләрдән тыела. Ашау-эчү, якынлык кылу Рамазанның көндезләрендә хәрамдыр. Үзенә килгән сынауларга сабыр итә, ягъни ачлык, сусау, тән һәм җан зәгыйфьлеге.

Ни сәбәпле, Раббымыз Аллаһ рузаны башка гыйбадәтләрдән аермалы итеп: «Аның өчен әҗерне Үзем бирәм», — диде? Галимнәр бу мәсъәләгә берничә төрле аңлатма бирәләр. Шулардан:

Руза Адәм баласының Раббысына каршы чыгаручы асыл шәһвәтләрдән тыелудан гыйбарәт. Рузадан башка бер гыйбадәттә дә бу нәрсә юк. Намазны алсак та, намаз укучы бар шәһвәтләрдән тыелып торса да, бик кыска вакытка гына. Намаз укучы намазы белән ашау-эчүне калдырмый. Киресенчә, ризык хәзер була торып, ач карынга намаз уку киңәш ителми. Рузага килсәк, ул тулы көнне үзенә ала. Әлбәттә монда, шәһвәтләрне калдырмый булмый. Бигрәк тә җәйге кояш эссесендә руза тотулар, аеруча иманны ныгыта. Аллаһның илчесе җәйге сәфәрләрдә руза тотты һәм аның кызудан башына су коеп утырганын да күргәннәр.

Нәрсәнедер булдыра торып та, аны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә калдыру, сәламәт иманның бер билгесе. Руза тотучы белә, ялгызын килеш ул тыелган шәһвәтләрен канәгатьләндерә ала. Теләсә ашый, теләсә эчә... Ләкин, Раббысының ачуыннан куркып, рәхмәтенә өметләнеп Аңа итәгать кыла, Ул тыйганнан тыела. Шуның белән генә дә, руза башка гыйбадәтләрдән аерыла. Шуңа да, Аллаһ: «Ул шәһвәтен, ашау-эчүен Минем өчен генә калдыра», — диде.

Руза тотучы Раббысының ризалыгын, үзенең нәфесенең ризалыгыннан өстен күрә. Аллаһның ризалыгы өчен шәһвәтеннән баш тартуның ләззәте, качып-посып ашап-эчеп нәфсене канәгатьләндерү ләззәтеннән шиксез өстендер. Һәм бу иманның галәмәте: нәфсенә каршы килсә дә, Раббысына каршы килгән нәрсәдән баш тарта.

Руза — ул Раббы белән бәндә арасындагы бер сер. Бу сергә алардан башка берәү дә керми. Чөнки руза яшерен ният һәм гадәттә кешеләр күзеннән яшерелеп кылына торган эшләрдән баш тартуга нигезләнгән. Аллаһтан башка синең руза тотуыңны беркем дә белмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә рузада рия юк дип әйтелә. Аллаһ Тәгалә бәндәсенең яшерен, Аллаһ белән икесе арасында сер булган гыйбадәтләрен аеруча сөя.

Руза тотучыларның сөенечләре. Пәйгамбәребез: «Руза тотучының ике шатлыгы бар, беренчесе авыз ачканда, икенчесе Раббысы белән очрашканда», — диде.

Авыз ачкандагы шатлык: Адәм балалары табигатьләре белән ашамлык, эчемлек һәм никах кебек нәрсәләр белән бәйлеләр. Әгәр тәнне берникадәр вакытка шул нәрсәләрдән тыеп торып, соңыннан яңадан рөхсәт итсәң, тән аның өчен бик тә куана. Бигрәк тә ул нәрсәләргә ихтияҗы зур булганда. Шиксез кеше күңеле моның белән куана. Руза тотучы да, авыз ачканда шул хәләттә. Аллаһ Тәгалә аңа ул шәһвәтләрне көндезен хәрам кылды, кичен яңадан рөхсәт итте. Алай гына да түгел, Аллаһ Тәгалә бәндәнең рөхсәт вакытларны көтеп алуын ярата һәм Аллаһка иң сөекле кешеләр вакыт җиткәч тә тизрәк ашарга ашыгучылар. Рузалы Аллаһка якынаю һәм итәгать белән көндезен үзенең шәһвәтләрен калдыра, кичен Аллаһка якынаю һәм итәгать белән ул шәһвәтләренә ашыга. Шәһвәтләрен бары Аллаһның әмере белән генә калдырды, соңыннан аларга Аллаһның әмере белән генә кайтты. Ике хәлдә дә ул Раббысына буйсына. Шуңа да авыз ачмый, тоташ руза тоту тыела. Бәндә Раббысына итәгать белән авыз ачырга ашыкса, ашап-эчеп, Аңа мактау әйтсә, Раббысының мәгъфирате, ризалыгы өметле. Бәлки догасы да кабул булыр. Пәйгамбәребез әйтте бит: «Руза тотучының ифтар вакытындагы догасы кире кайтарылмый», — дип. Әгәр ризыгын: «Тәнем руза тотырга, намаз торгызырга көчле булсын», — дигән ният белән ашаса, әҗерен ала. «Тәнем гыйбадәт кылырга көчле булсын», — дип йокласа, йокысы гыйбадәттән китә. Руза тотучы көндезен дә, төнен дә гыйбадәттә. Рузада вакытында да, ифтар вакытында да догасы кабул була. Көндезен сабыр итә, төнен ризыклана һәм шөкер итә.

Раббысы хозурындагы шатлыкка килгәндә, анысы Раббысында руза сәбәпле җыелып килгән әҗерләрне күргәч була. Бәндә ул әҗерләрен Кыямәттә үзенә иң кирәкле нәрсәләр буларак табыр. Пәйгамбәребез: «Дөреслектә, җәннәттә бер ишек бар. Аңа « Әр-Раян» диелер. Кыямәт көнендә ул ишектән ураза тотучылар гына керер. Алардан башка ул ишектән һичкем кермәс. «Кайда руза тотучылар?» — дип әйтелер. Шулвакыт руза тотучылар торып басарлар. Алар җәннәткә кергәч, ишек ябылыр һәм бер кем дә ул ишектән кермәс», — диде. (Бухари, Мөслим).

Изгеләр рузасы. Мөхтәрам газиз кардәшләрем! Адәм баласы кылган гамәлләр тигез дәрәҗәдә түгелләр. Хәдистә килгәнчә, намаз өчен кемдер савапның уннан бер өлешен генә дә алырга мөмкин. Болар барысы да калебнең ихласлыгы, ниятнең пәкьлыгы, гамәлнең сыйфаты белән бәйле. Бәндәнең тоткан рузасы төрле дәрәҗәләрдә булып, кеше аның өчен төрле әҗерләргә ирешергә мөмкин. Кайбер кардәшләребез корсак һәм җенес әгъза рузасын тоталар. Икенче берләренең колак, күз, тел, кул, аяк һәм башка әгъзалары да руза тота.

Рузаның бу дәрәҗәсе шиксез салих-изгеләрнең рузасы. Әлбәттә бар әгьзаларның рузалы булуы Аллаһка бәндәнең корсак вә җенес әгъзаны тыю белән чикләнүеннән хәерлерәк. Әйткәнебезчә, бу төр руза бар әгъзаларны гөнаһлардан саклаудан гыйбарәт. Рузаның бу дәрәҗәсенә алты шарт аша ирешелә дип яза үз хезмәтләрендә Имам Газали:

1. Күзләрне саклау. Күзләрне барча тыелган, мәкруһ булган нәрсәләрдән алу, төшерү. Аллаһның илчесе: «Күз карашы — Иблис укларының бер агулы угы», — диде. «Кем ул укны Аллаһтан куркып калдырды, Аллаһ аңа иман бирде. Бәндә иманның тәмен калебендә татыр». (Хәким).

Шайтанның агулы угы, яшь егетнең калебенә килеп кадала һәм ул калебне әсир итеп ала һәм шул хәрам сүрәт һәрвакыт аның күз алдына килеп баса. Шуңа күрә дә, Аллаһ күз нинди хәрамга төшсә, аны шундук төшерергә һәм кире кайтармаска боера. Хәрамнарны күзләү ул авыру һәм ул авырудан шифаны галәмнәрнең Раббысы Аллаһтан сорарга кирәк.

2. Телне саклау. Кечкенә генә, ләкин сөяксез, армас-талмас әгъза булган телне Аллаһ ике койма ирен һәм тешләр астына яшерде. Ул әгъзаны ялганнан, гайбәттән, ямьсез, файдасыз, мәгънәсез сүзләрдән һәм бәхәсләрдән тыю шарт. Калеб Аллаһны онытса, аңа шундук шайтан керә. Шуның кебек, телгә дә һәрвакыт Аллаһны зикер итү, Коръән укуны йөкләп тормасаң, ул файдасыз эшкә күчә. Телне изгелек белән юешләп, барча яман сүзләрдән тыю — тел рузасы була. Галимнәр: «Ике нәрсә рузаны юк итә», — диделәр: «Гайбәт һәм ялган». Аллаһның илчесе: «Кем ялган сөйләү, ялган белән эш итү һәм җаһиллеген калдырмый, Аллаһка аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруы кирәк түгел», — диде.

Хәзерге заманның күренекле ислам галиме Ибн Гусәйминнең руза вакытындагы ялган, гайбәт, буш сүзләр хакындагы бер фәтвәсендә шундый хикмәтле сүзләр килә: «Шунысы бик тә борчый, руза тотучыларның күпчелеге руза вакыты белән ашау-рузасыз вакытларыннан әллә ни аерылмыйлар. Рузага кадәр нинди яман сүзләрдә булсалар, руза тотканда да шул сүзләрдән тыелмыйлар. Үзләре өстендәге бөек гыйбадәт рузаны тоймыйлар. Бу нәрсәләр рузаны бозмаса да, әҗерен бик тә киметә. Бәлки, кемнәрнеңдер рузаларыннан әҗер гел дә калмыйдыр». (Ибн Гусәймин. Фәтвәләр 501/1).

Аллаһның илчесе әйтте: «Руза ул калкан. Әгәр берегез рузалы булса, ачуланмасын, бозык сүзләр сөйләмәсен. Берәрсе аңа каршы төшсә яки ачуланса: «Мин рузалы, мин рузалы», — дисен». (Бухари, Мүслим).

Салих ӘлФәүзәннең дә бу хакта фәтвәсе бик гыйбрәтле: «Аллаһның илчесе руза тотучыга, аны берәрсе ачуланса: «Мин рузалы», — дип әйтергә боерды. Бу юл белән руза тотучы гына түгел, хәтта рузалыны ачуланучы да зур тәрбия ала. Чөнки ул күрә: руза тотучының аны ачуланучыга кире кайтарырга кодрәте булса да, ул тыела. Аның тыелуы көчсезлектән түгел, бәлки Аллаһтан куркып, тәкъвалык белән. Ул рузалы, рузалыга исә сабыр итәргә тиешле. Аллаһның илчесеннән бер сәхәбә вәсыять сорагач, ул: «Ачуланма!»—диде. Икенче тапкыр сорады: «Ачуланма!» — дигән җавап алды». (Салих ӘлФәүзән. Дәгъвәт китабы 158/1).

Аллаһның илчесе әйтте: «Руза — ризык һәм эчемлектән тыелу түгел, руза — буш, мәгънәсез сүзләрдән һәм бозык сүзләрдән тыелудыр».

3. Колакларны тыю. Нәрсәне сөйләү хәрам булса, аны тыңлау да шул дәрәҗәдә хәрамдыр. Шуңа күрә Раббымыз Аллаһ хәрам тыңлаучыны хәрам ашаучы белән бер диде: «Алар ялган тыңлыйлар, хәрам ашыйлар». (Мәидә 42).

Әгәр кемнең дә булса кардәшенең гайбәтен сөйләгәненә разый булып, дәшми тыңлап торсаң, аңа булган гөнаһ сиңа да була. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, сез дә алар кебек». (Ниса 14).

Әй газиз кардәшем, бер мөселманның гайбәтен сөйләүләрен ишетсәң, аларны туктатырга тырыш, гел дә туктата алмасаң, ул җирдән китеп бар. Әбү Дәрда тапшыра, пәйгамбәребез әйтте: «Кем кардешенең дәрәҗәсен кимсетүдән борылса, Аллаһ Кыямәт көнендә аның йөзен уттан борыр». (Тирмизи, Әхмәд).

Дҗәбир р.г. әйтте: «Әгәр руза тотсаң, синең колагың, күзең, телең гайбәт һәм нәмимәдән руза тотсыннар. Күршене азалаудан саклан. Үз өстеңә тынычлык һәм җитдилекне ал. Рузалы көнеңне, рузасыз көнең белән бер кылма».

4. Башка бар әгъзаларны гөнаһ эшләрдән тыю, корсакны ифтар вакытларында хәрам яки шөбһәле нәрсәләрдән саклау. Рузадан ни файда, әгәр көн буе хәләлдән тыелып, кичен хәрам белән ифтар кылсаң?! Хәләлдән руза тотып, хәрам белән авыз ачучы, бина салып, шәһәрне җимерүче кебек. Аллаһның илчесе әйтте: «Күпме рузалының рузасы ачлык һәм кибегүдән башка нәрсә түгел». Галимнәр бу хәдисне аңлатып: «Бу — хәрам белән авыз ачучылар», «Бу хәләлдән тыелып, кешеләрнең итләрен ашаучылар (гайбәт сөйләүләре белән)», «Бу үзенең әгъзаларын хәрамнардан сакламаучылар»...

5. Ифтар вакытында артык күп ашаудан саклану. Шиксез, хәләл ризык үзенең төре белән түгел, бәлки күләме белән зыянлы булырга мөмкин. Дару да тиешеннән күпкә китсә, агуга әйләнә. Хәрам ашамлык динне үтерүче агу булса, хәләл ризык дәвадыр. Аның азы файдалы, күп булуы зарарлы. Шуңа күрә ифтар вакытында артык күп ашаудан сакланырга кирәк, шиксез, Аллаһ каршында иң яман савыт — ризык илә тулган корсак. Аллаһның илчесе әйтте: «Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы — аның корсагы». Көне буе шәһвәтне сындырып та, соңыннан ифтар вакытында барысын кире кайтарып, рузаның ни файдасы калсын? Әле гадәт буенча, бөтен тәмле, затлы ризыкларны Рамазанга калдырып киләләр. Күп вакытта руза аенда башка бер айда да ашалмаган ризыклар кабул ителә. Мәгълүм булганча, рузаның нигезе ач торып, нәфесне сындыру һәм аны тәкъвалыкка этәрү. Иртәдән алып кичкә кадәр корсакны ризыктан мәхрум итеп торганнан соң, корсакның шәһвәте уяна, теләге артканнан арта, соңыннан аны бар затлы ризыклардан туйганчы ашатасың да, ул яңадан загыйфьләнә, кылышы мөмкин бар шәһвәтләр уяна. Рузаның җаны һәм сере дә бәндәне бозыклыкка чакыра торган шайтанның юллары булган бар көчләрне зәгайфьләндерүдер. Ул нәрсәгә, ризыкны киметми ирешеп булмый, бу исә гади рузасыз көннәрдә нәрсә ашасаң, шуны ашаудыр. Шулай ук көндез күп йоклаудан да сак булырга кирәк. Руза көне йокыда үтсә, тамак та ачмый, тәнгә загыйфьлек тә килми, загыйфьлек килмәгәч калеб пакьланмый.

6. Ифтар кылганнан соң руза тотучының калебе өмет һәм курку арасында булырга тиеш. Аның бу рузасы кабул булып, ул Аллаһка якыннардан булырмы? Әллә рузасы кире кайтарылып, Раббысының ачуында булучылар җөмләсеннән булырмы? Һәр гыйбадәтнең ахырында шушы нәрсә булсын. Бервакыт Хәсән ӘлБасри бер төркем кешеләр яныннан үтеп барганда, аларның көлеп торуларын күрә һәм: «Дөреслектә Аллаһ Рамазан аен мәхлүкъларына Үзенә итәгать итүдә ярышу итте», — дия: «Кавем изгелектә узды икән, уңышка иреште. Кайсы кавемнәр хиляфлек кылдылар, уңышсызлыкка ирештеләр. Узучылар җиңгән, батыл ияләре җиңелгән көнне көлеп, уйнап утыручылар бик тә сәердер».

Аллаһның илчесе әйтте: «Руза — әмәнәт, һәркем үзенең әмәнәтен сакласын».

Галимнәрнең шундый сүзләре бар: «Күпме рузалы — рузада түгел, күпме ашаучы (руза тотмаучы) — рузада».

5. Рамазан аеның кыямы.

Рамазан айлары үзенең тәравих намазлары белән үзенчәлекле. Шиксез, мөселманнарның Аллаһ йортларында җыелышып, саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып, Коръән тыңлап хозурланулары Рамазан аеның зиннәте. Көне буе Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, ниһаять авыз ачканнан соң, тизрәк мәчеткә озак итеп намазда басып торырга ашыгу җиңел түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә әҗерне арттырып бирүче. Тәравих намазын имам белән башлап, имам белән тәмам кылсаң, иртәнгә кадәр намазда торган савап аласың. Пәйгамбәребез: «Кем имам белән намазга кереп, имам киткәнче тора, аңа төне буе намазда тору әҗере языла», — диде. (Тирмизи риваяте). Габдуррахмән Ибн Гаүф исемле сәхабә тапшыра, бервакыт, Аллаһның илчесе Рамазан турында сөйләгәндә шундый сүзләр әйтә: «Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда кыям торуларын мин сөннәт иттем. Кем ул айны иман белән, Аллаһтан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, анасыннан туган сабый кебек гөнаһларыннан котылыр». (Нәсаи риваяте). Аллаһның изге бәндәләре карангы төннәрне сагынып көткәннәр. Дөньяны шул намазлы төннәр өчен генә сөйгәннәр. Әбү Сөләйман әдДәраниның: «Төнге намазлар да булмаса, бу дөньяны һич сөймәс идем»,- дигән сүзе моңа ачык дәлилдер. Пәйгамбәребез: «Фарыз намаздан кала, төнге намаз иң хәерле намаз»,- диде. (Мөслим риваяте).

Пәйгамбәребезнең җәфете Гаишә тапшыра: «Аллаһның илчесе төнге намазларда басып торганда, аның балтырлары шешә торган булган». Гаишә аңа: «Әй, Аллаһның илчесе! Аллаһ Тәгалә синең әввәлге вә соңгы гөнаһларыңны да ярлыкады, нигә шулай үзеңне азалыйсың?»-дигәч, пәйгамбәребез аңа: «Шуның өчен мин Аллаһка шөкер итүче бәндә булмыйм мени?»- дип җавап кайтара.

Раббым Аллаһ тәравих намазларында басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде.

6. Рамазан ае — Коръән ае. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Рамазан ае, ул айда кешеләргә туры юл, һидаять булып Коръән иңде». (Бәкара 185). Бу изге айда кешелек дөньясына Аллаһның ахыр мөраҗәгате Коръән иңә башлады. Аллаһның рәхмәтен өмет итүче һәр иман иясе бу айда Коръән сүрәләрен укуын арттыра. Рамазан — Коръән ае, без — Коръән өммәте. Иң хөрмәтле, иң хәерле өммәткә иңде. Аллаһ Тәгалә бу Китапны без Мөхәммәт өммәте укысын, мәгьнәләре хакында уйлансын, хөкемнәре белән гамәл кылсын өчен иңдерде. Кыямәт көнендә дә Коръән үз әһелләренә яклаучы булып, шәфәгать кылыр. Пәйгамбәребез әйтә: «Кыямәт көнендә руза һәм Коръән адәм баласын яклаучы булырлар. Руза: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне көндезләрен ризыктан вә шәһвәттән тыйдым», — дияр. Коръән: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне төннәрен йокыдан тыйдым. Мине аңа шәфәгатьче итсәң иде», — дияр. Шулвакытта руза вә Коръән ул бәндәгә шәфәгать кылырлар».

Ибн Габбәс тапшыра, Рамазан аенда Җәбраил фәрештә һәр төн килеп пәйгамбәребезгә Коръән өйрәткән. Пәйгамбәребез үзенең бөтен сәхабәләрен дә Рамазанда Коръән укырга чакырды. Мисал белән Габдүлла ибн Гамрга: «Һәр өч көндә укып чык», — диде. Сәхабәләрнең кайберләре Корънне өч көндә, икенчеләре җиде көндә, өченчеләре ун төндә укып хатем кылдылар. Бөтен ислам галәменә мәшһүр булган Имам Әбү Хәнифә, һәм Имам Шәфигый хәзрәтләре Рамазан буена алтмыш тапкыр Коръәнне укып чыкканнар, — дип риваять кылына. Аларның никадәр Коръәнгә якын булуларын күреп, безнең никадәр Аллаһ китабыннан ерак торуыбызны аңлыйсың.

Газиз кардәшләрем, шуны да әйтергә кирәк, күләм куып Коръән укуның төп максатын онытырга ярамый, Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әллә алар Коръән хакында уйланмыйлармы?» — диде. Коръән аятьләрен уку гына түгел, аларның мәгьнәләрен дә карап, уйланырга, Коръән белән гамәл кылырга кирәк. Ашыгып хәрефләрнең әйтелешәрен, тәҗвид кагыйдәләрен игътибарсыз калдыру ярамас. Коръән өлкәсендә олуг гыйлеме белән аерылып торган сәхабә Ибн Габбәс әйтә: «Минем өчен Коръәннән ачык итеп бер сүрәне укуым, ашыгып тулы Коръәнне укудан хәерлерәк».

7. Сонгы ун төн һәм Кадер төне. Рамазан аен ел буе сагынып көтсәң дә, изге көннәр сизелми дә үтә. Көн арты көн килеп, Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан руза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итәгать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Рамазанның ахыргы ун көне. Ул көннәрдә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, «Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакьләнермен, уттан котылырмын», — дигән өметләр арта. Гаишә р.г. әйтә: «Аллаһның илчесе Рамазанның ахыргы ун көнендә, башка көннәренә карый ныграк иҗтиһад тырышлык күрсәтте». (Мөслим)

Хәсән әлБасри әйтә: «Бер көннең таңы килсә, бәндәгә эндәшер: Әй Адәм баласы, мин яңа махлүкъ, синең гамәлеңә шаһитмын. Изге гамәл белән миннән хәстәрлек күр, мин кабат кайтмыймын».

«Рамазанның ахыргы ун төне җитсә, Аллаһның илчесе с.г.в. төннәрен намазларда үткәрде, гаиләсен уятты. Гыйбадәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм изәрен катырак бәйләде.» (Изәр — чалбар. Пәйгамбәребез с.г.в. ул вакытларын хатыннарыннан башка үткәргән.)

«Аллаһның илчесе рамазанның ахыргы ун төнен мәчеттә үткәрде һәм: «Кадер төнен рамазанның ахыргы ун төнендә эзләгез,»- диде.» (Бухари һәм Мөслим.) Әйе, Рамазанның ахыр ун төне безгә башына таҗ кигән Кадер төнен алып килә. Ул төннәрнең берсен кулдан ычкындырсаң, кире кайтара алмыйсың.

«Дөреслектә Без аны(Коръәнне) кадер төнендә иңдердек. Кадер төненең хикмәтен сиңа нәрсә белдерде. Кадер төне мең айдан хәерлерәк. Ул төнне Аллаһның теләге илә барча әмерләр белән фәрештәләр һәм Рух(Жәбраил) иңә. Ул таң беленгәнче иминлектер.» (Кадер сүрәсе).

Ибн Габбәс әйтә: «Кадер төнендә Аллаһ Коръәнне Ләүхү -льМәхфүздән дөнья күгендәге Бәйтү-льГыйззәгә бер юлы иңдерде. Соңыннан Коръән 23 ел дәверендә пәйгамбәребезгә с.г.в. кисәк-кисәк булып иңде».

Ни өчен ул төн Кадер төне дип аталды? Кадер — кодрәт, бу төн Аллаһ каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле төндер. Кадер –- тәкъдир, бу төндә ел әйләнәсенең язмышы тәкъдир кылына. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Ул төндә һәрбер хикмәтле эш бүленә». (Дүхан — 4).

Соңра Кадер төнен Коръән иңү белән үзенчәлекле иткән Аллаһ ул төннең тагын бер өстенлеген бәян итеп: «Кадер төне мең айдан хәерлерәк», — дия. Ул төнне гыйбадәттә, намаз, Коръән уку, зикерләр әйтү һәм дога кылуда үткәрү, мең ай гыйбадәтеннән дә хәерлерәк. Мең ай ул 83 ел һәм 4 ай була.

Ул төндә җир йөзенә Аллаһ кешеләргә тәкъдир кылган һәрбер яхшы вә яман эш белән Жәбраил һәм башка фәрештәләр төшәләр. «Ул таң беленгәнче иминлектер». Ягъни Кадер төнендә җир өстенә төшкән фәрештәләр бәракәт, тынычлык һәм хәерлелек белән төшәләр. Бигрәк тә ул фәрештәләр коръән укучылар, Аллаһны зикер итүчеләр һәм гыйлем эстәүчеләр белән бергә булалар. Шайтан да ул төнне үзенең мәкерлекләрен кыла алмый.

Пәйгамбәребез с.г.в. Кадер төненең намазлары турында: «Кем Кадер төнен иман белән һәм Аллаһның әҗерен өмет итеп кыямда үткәрә, аның элек кылган гөнаһлары гафу ителә», — диде. (Бухари, Мөслим).

Гаишә р.г. пәйгамбәребездән с.г.в.: «Кадер төненә ирешсәм нәрсә дип әйтим?» — дип сорагач, Ул с.г.в: «Әллаһүммә иннәкә Гафүввүн, түхиббү –льгафвә фәгьфү ганнии»- дип әйт,» — диде. (Тирмизи)

Кадер төне кайчан була?

Бу мәсъәләдә галимнәр төрле фикердә. Берәүләре Кадер төне егерме беренче көнендә, икенчеләре егерме өчендә, өченчеләре егерме бишендә, дүртенчеләре егерме тугызында диләр. Күбесе егерме жидесендә дигән фикердәң Пәйгамбәребез с.г.в. мөбарәк төнне соңгы ун төннән эзләде. «Кадер төне — Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем аларны уяу үткәрә, Аллаһ аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә. Тугызынчы, жиденче, бишенче яки өченчесендә.»

Кадер төненең үз галәмәтләре бар.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Кадер төненең галәмәтләреннән, ул якты ай кебек саф, нурлы, тыныч, имин, салкын да эссе дә түгел. Һәм ул төнне бер йолдызга да атарга хәләл түгел».

«Ул көннең кояшы нурсыз, тулы ай кебек. Шайтанга ул көнне кояш белән чыгарга хәләл булмый».

8. Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә Үз бәндәләренә изгелек кылырга Үзе ярдәм итә. Чөнки бәндә белә, җәннәт ишекләре ачык, ут ишекләре ябык. Шайтаннар чылбырлар белән богауланган. Аларның көчләре башка айларда кебек түгел. Пәйгамбәребез әйтә: «Рамазан аеның беренче киче булса, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Аллаһтан бер эндәшүче әйтер: «Әй изгелеккә ашыгучы бәндә! Ашык изгелеккә. Әй, явызлыкны теләүче бәндә ! Туктат явызлыгыңны. Бу айда, Аллаһ Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу Рамазанның һәр кичендәдер».

Рамазан аенда кылган изгелекләр өчен бәндә башка бер айда да алмаган саваплар ала. Чөнки пәйгамбәребез: «Кем Рамазан аенда Аллаһка бер сөннәт белән якыная, аңа фарыз кылган әҗер була. Кем бер фарыз кыла, җитмеш фарыз әҗерен ала», — диде. (Ибн Хүзәймә, Бәйһәкый...)

9. Рамазан юмартлык ае. Ибн Габбәс тапшыра: «Аллаһның илчесе кешеләрнең иң юмарты булды. Рамазан аенда Җәбраил фәрештә килеп Коръәнне өйрәткәндә аның юмартлыгы тагын да артты». (Бухари, Мөслим). Имам Әхмәт риваятендә: «... Ни хакында соралмасын, бирде», -дигән өстәмә бар. Гаишә: «Аллаһның илчесе Рамазан җитсә һәр әсирне азат итә, һәр сораучыга бирә иде», — диде. (Бәйһакый).

Юмартлык — Аллаһ Тәгаләнең сыйфаты. Пәйгамбәребез: «Аллаһ юмарт, юмартлыкны сөя»,- диде. (Тирмизи). Аллаһ юмартларның — юмарты, Аның юмартлыгы кайбер вакытларда тагын да артты. Рамазан аенда да Аллаһ Тәгалә башка вакытлардан юмартрак иде. Пәйгамбәребез дә һәрвакыт ничек кенә юмарт булмасын, Рамазан аенда аның юмартлыгы өстәлде. «Иң хәерле садака — Рамазан садакасы», — диде. (Тирмизи).

Рамазан ае — ифтарлар, авыз ачулар ае. Руза тотучыга авыз ачтыру да савап тупларга олуг форсат. Пәйгамбәребез: «Рамазан аенда ризык арта. Кем бер рузалыга авыз ачтыра, аның бу эше гөнаһлары кичерелүгә, тәне уттан котылуга сәбәп була. Руза тотучыга рузасы өчен күпме әҗер булса, аңа да шул кадәр савап була. Моның белән руза тотучының әҗере һич кимемәс», — дип өммәтен юмартлыкка чакырды. Рәсүлебезнең бу сүзләрен ишеткән сәхабәләр бик тәэсирләнделәр. Ләкин ифтар кылдыру өчен мөмкинлек барысында да юк иде. Алар: «Әй Аллаһның илчесе, барыбыз да рузалыга авыз ачтырырга мөмкинлек таба алмыйбыз бит?» — дип аптыраштылар. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә рәхимле, изге гамәл кылырга ният итүчегә җиңеллек бирүче. Пәйгамбәребез аларны: «Аллаһ бу савапны хөрмә яки су йотымы белән ифтар кылдыручыга бирә. Кем бер рузалыны эчертә, Аллаһ аны Кыямәт көнендә судан эчертә. Ул судан соң бәндә җәннәткә кергәнче сусамас», — дип сөендерде.

Аллаһның рәхмәте кардәшләрем, руза тотып чиксез әҗер аласың, өстәвенә башка рузалыны ифтар кылдырып, ике кешенең руза әҗерен кәсеп итәсең.

Әй газизләрем, юмартлыкларыгызны туплагыз, садака ае килде. Әй мал ияләре, байлыкларыгызны кызганмагыз, саран байның, җаны факыйрь. Җәннәт капкалары ачылаган айда бирегез. Кем Аллаһның бәндәләренә юмарт, Аллаһ ул бәндәсенә юмарт. Мәдинә шәһәрендә бер мөселман вафат булгач, аның яшерен садакалары ачыла. Мөселманнар аның тәнен юганда аркасында төнләрен Мәдинә факыйрьләренә капчык белән он ташыганнан суелып каралган эзләр күрәләр. Шайтан садака бирсәң факыйрьләнерсең, — дип куркыта. Пәйгамбәребез: «Садака малны киметмәс», — дия. Аллаһ бирүчегә бирә, саранныкын ала. «Һәркөн иртә белән ике фәрештә җиргә төшә һәм берсе: Йә Аллаһ, бирүчегә бирсәң иде, -дип, икенчесе: Йә Аллаһ, саранлык белән үзендә калдыручыныкын тарып алсаң иде, — дип дога кылалар». (Бухари, Мөслим).

10. Пәйгамбәребезнең шәкертләре — сәхабәләр бездән иманлы, бездән тәкъва, бездән гыйлемле, бездән зирәк булдылар. Алар Аллаһның нигьмәте булган фазыйләтле вакытларны кадерләделәр. Рамазанга алты ай кала:

«Йә Аллаһ, безне исән сау Рамазанга, Рамазанны безгә ирештерсәң иде!» — дигән догада булдылар.

«Йә Аллаһ, безне Рамазанның рузасы һәм кыямы белән ризыкландырсаң иде. Безгә Рамазанда юмартлык, тырышлык, куәт һәм һиммәт насыйб итсәң иде. Фетнәләрдән сакласаң иде» — дип Аллаһтан ярдәм сорадылар.

Газиз кардәшем, Рамазан аена ирешкәч, Аллаһ шөкер ит. Бу Рамазан минем өчен бәлки соңгы Рамазандыр дип фикер йөрт. Кем белә, тагын Рамазанга ирешерсеңме? Бер елдан да руза тотырлык саулыгың булырмы? Аякларыңда тәравихларда торырлык көч калырмы? Бер иман иясе үлем түшәгендә ятканда елап җибәргән, үзенең елавын шулай аңлаткан: «Руза тотучылар руза тота, мин алар белән түгел. Намаз укучылар намазда, ә мин монда, алар белән түгел».

Бу Рамазан аендагы гыйбадәтең, узган елныкыннан артык булсын.

Имам Әхмәт ибн Ханбәлинең дусты: «Әхмәт ибн Ханбәлине егерме ел белдем, бүгенге көне кичәге көненнән хәерлерәк булды».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе