Идел буе Болгарында ислам мәдәниятен өйрәнү

Идел буенда Ислам дине тыныч юл белән тарала. Гарәп миссионерлары эшчәнлеге, шулай ук Шәрык илләре, аерым алганда, Иран һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисадый

БӘЙЛЕ
2023 Июл 11

Идел буенда Ислам дине тыныч юл белән тарала. Гарәп миссионерлары эшчәнлеге, шулай ук Шәрык илләре, аерым алганда, Иран һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлар бу төбәктә Ислам дине көчәюгә зур этәргеч ясый.

Ислам дине кабул ителү Идел буе Болгарстанының идеологик һәм мәдәни тормышында гаять мөһим үзгәрешләргә китерә. Бигрәк тә татар мәдәнияте үсешенә фәлсәфи-эстетик карашлар үтеп керә.

Урта Идел буендагы мөселман сәнгате, 922 елдан соң, җирле халыклар мәдәнияте белән бергә рухи яктан үзара бәйләнештә үсә башлый.

Башта шунысын искәртик: Урта Идел төбә¬гендәге Ислам дине мәсьәләсе моңарчы тиешенчә өйрәнелмәгән иде. Кайбер тикшеренү¬челәр фикеренчә, моның сәбәбе: Идел буен классик Ислам җире дип санамауда.

Минемчә, «Болгар тарихы» китабын язган, Болгар иленең тарих мәктәбе вәкиле Якуб ибне Ногманны Идел буе Болгарстаны тарихын өйрәнүгә нигез салучы дип санарга мөмкин. Әлбәттә, болгарлар үз тарихларына кагылыш¬лы төрле риваять, җыр, хикәятләрне буыннан буынга тапшыра килгәннәр.

Болгар чорына караган истәлекләр белән кызыксыну XVIII йөз башында башлана. 1712елда дьяк (борынгы Россиядә берәр дәүләт уч¬реждениесенең эшләрен алып баручы) А.Ми¬хайлов борынгы Болгар шәһәрлеген тасвирлап яза, андагы күп кенә бина һәм корылманы күрсәтә. 1722 елда Петр I, киләчәктә биредәге истәлекле урыннарны саклау чаралары күрү максатын күздә тотып, Болгар җире хәрабәлә¬ре белән танышып китә.

В.Татищев исә үзенең «История Россий-ская с древнейших времен» (1768 ел) дигән хезмәтендә, борынгы рус елъязмаларына һәм башка чыганакларга нигезләнеп, монгол чоры¬на кадәр яшәгән болгарларның тормышын һәм тарихи вакыйгаларны тасвирлый. Бу чорда инде күптөрле тикшеренүләрне колачлаган экспедицияләр дә шактый еш уздырыла. Н.Рычков, П.Паллас, И.Лепехин болгар чоры истәлекләрен иң башлап өйрәнүчеләр була.

1804 елда Казан университеты ачылгач, Идел буе Болгар дәүләте тарихын, археологиясен, нумизматикасын өйрәнү сизелерлек ак¬тивлаша. Әхмәд ибне Фадланның мәгълүм сәя¬хәтнамә язмаларын иң беренче булып дөньяга чыгарган Х.Френны хаклы рәвештә Шәрык ну¬мизматикасына нигез салучы дип йөртәләр. Ул үз хезмәтләрендә Болгар чорына караган кай¬бер археологик табылдыкларны һәм борынгы риваятьләрне тасвирлап язган.

XIX гасырга караган колачлы археологик тикшеренүләр И.Березин, К.Евлентьев, К.Но-воструев, А.Второв, А.Артемьев, Н.Вячеслав хезмәтләрендә чагылыш тапкан.

1878 елда Казан Император университеты каршында оештырылган Археология, этнография һәм тарих җәмгыяте Болгар чоры историо-графиясен өйрәнүгә зур этәргеч ясый. Әлеге чор А.Лихачев, М.Худяков, В.Смолин, В.Казаринов, Н.Смирнов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, З.Вәлиди, Р.Фәхреддин, Г.Әхмәрев кебек күренекле галимнәр эшчәнлеге белән нык бәй¬ле. Бу җәһәттән, Ш.Мәрҗанинең— «Мөстә-фәд-әл-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар», Р.Фәхреддиннең — «Болгар һәм Казан тө¬рекләре», Г.Әхмәревның — «Болгар тарихы», З.Вәлидинең «Төрки-татарларның кыскача тарихы» китаплары аерым игътибарга лаек.

Болгар дәүләте историографиясе үсешен¬дә профессор В.Смолинның «К вопросу о происхождении народности камско-волжских булгар» китабы (Казан, 1921) мөһим урын тота. Ул әлеге китабында, беренче тапкыр буларак, Идел буе Болгарстаны тарихын фәнни яктан чорларга, аерым алганда, башлангыч Болгар чорына (VII — IX гасырлар), монгол чорына кадәр (X — XIII гасыр башы), Алтын Урда чорына (1236 ел—XV гасыр) бүлеп карарга тәкъдим итә,.

XX гасыр башы Болгар чорына караган та¬рихи истәлекләрне өйрәнү максатында төрле экспедицияләр оештырылу белән үзенчәлек¬ле. Идел буе Болгарстаны историографиясен өйрәнүгә археолог А.Смирнов зур өлеш кертә. Аның күпкырлы эшчәнлеге Идел буе Болгар-станының иң зур истәлеге — Сувар шәһәрле¬ген өйрәнүдән башлана. Нәкъ менә биредә беренче тапкыр Болгар дәүләте шәһәрләре казылмаларын өйрәнүнең фәнни методикасы эшләнә. Сувар һәм Болгарда үткәргән тикше¬ренү нәтиҗәләре галимнең 1944 елда яклаган докторлык диссертациясенә һәм 1951 елда басылып чыккан «Волжские булгары» моногра¬фиясенә нигез була.

Гомумән, XX гасыр Идел буе Болгарстаны турындагы тарихи белемнәр үсешендә актив археологик тикшеренүләр чоры буларак тә¬гаенләнә. Т.Хлебникова, Н.Тухтина, А.Ефимо-ва, Г.Федоров-Давыдов, А.Халиков, К.Мер-перт, В.Генинг, Р.Фәхретдинов һ.б. археологлар, Идел буе Болгарстаны тарихын тулылан¬дырып, Болгар дәүләте шәһәрләренең яңа һәйкәл-истәлекләрен җентекләп өйрәнде. Мә¬сәлән, Т.Хлебникова, И.Васильева, Н.Кокорина, А.Кочкина —үз хезмәтләрендә болгарлар¬да керамик савыт-саба ясау, Ю.Семыкин — металларның төзелешен һәм физик үзлеклә¬рен өйрәнү, С.Вәлиуллина пыяла эшләнмәләр мәсьәләләрен яктырта. Н.Калининның «Бул-гарское искусство в металле» хезмәтендә та¬тар халкының зәркән сәнгате җентекләп өй¬рәнелгән.

Шулай да сәнгать белгече Фоат Вәлиевне X — XIII гасырлардагы Болгар сәнгате турын¬да иң башлап фундаменталь хезмәтләр язган галим дип санарга бурычлыбыз. Аның 1969 — 1983 елларда дөнья күргән «Орнамент казан-скихтатар», «Древнее и средневековое искус¬ство Среднего Поволжья», «История волжских булгар» дигән китапларында монгол чорына кадәрге һәм монгол чорындагы рухи мирас ныклап тикшерелә.

Е.Халикова хезмәтләрендә исә монгол чо¬рына кадәрге Идел Болгарстанында Ислам диненең тарала башлавы һәм таралу дәрәҗәсе беренче мәртәбә фәнни нигездә өйрәнелә.

Г.Дәүләтшин үзенең «Волжская Булгария: духовная культура» дигән хезмәтендә Ислам дине таралу белән рухи мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләргә һәм яңалык¬ларга туктала. Ул гарәп язуы таралу нәтиҗәсендә Идел Болгарстанына язма әдәбият үтеп керүен ассызыклый.

XIX гасырның 70 нче елларында Казан уни¬верситеты профессоры С.Шпилевский, ә соң¬рак беренче татар тарихчысы Ш.Мәрҗани Бол-гарстанның монгол явына дучар булган чоры һәм Алтын Урда тарихын өйрәнү кирәклеген күтәреп чыга. Аерым алганда, Ш.Мәрҗанинең — «Мөстәфадел-әхбар фи әхвале Казан вә Бол¬гар» (Казан, 1897; 1989) һәм С.Шпилевский-ның «Древние города и другие булгаро-татар-ские памятники в Казанской губернии» (Казан, 1877) дигән китапларында Алтын Урда чорын¬дагы болгар-татар калаларына характеристика һәм аларга кагылышлы риваятьләр бирел¬гән.

XX гасыр башында Болгар һәм Алтын Урда тарихы күренекле татар тарихчылары Г.Әхмәрев («Болгар тарихы», 1909) һәм Г.Гобәйдуллин («Татартарихы», 1922; «Тарихи сәхифәләр ачылганда», 1989) хезмәтләрендә дә күтәрелә. Әмма аларда археология, нумизматика, эпиг-рафия мәсьәләләре тиешенчә яктыртылмый әле.

Соңрак А.Смирнов, Н.Калинин, Ф.Хәкимҗанов хезмәтләрендә Идел Болгарстанының археологик, эпиграфик һәйкәлләре хакында байтак кызыклы мәгълүматлар бәян ителә.

Татар халкының Алтын Урда чорына кара¬ган этник тарихы Б.Греков һәм А.Якубовскийның—«ЗолотаяОрдаиеепадение»(М., 1950), А.Смирновның — «Волжская Булгария» (М., 1951), М.Сәфәргалиевнең — «Распад Золотой Орды» (Саранск, 1960), М.Усмановның«Жалованные акты Джучиева улуса XIV — XV веках» дигән монографияләрендә төрле яклап яктыр¬тыла. Әмма Идел Болгарстанының Алтын Урда чоры сәнгатенә генә багышланган әдәбият бик аз. Бу юнәлештә С.Червоннаяның «Искусство Татарии» (М., 1987), Ф.Вәлиевнең «Народное изобразительное искусство» (М., 1967), Г.Вә-лиева-Сөләйманованың «Мусульманское ис¬кусство татар Среднего Поволжья: истоки и развитие» (Казань, 2002) китаплары — тәүге карлыгачлар. Аларда Болгар чоры сәнгатенә гомуми күзәтү бирелә, аның үсеш этаплары, үзенчәлекләре күрсәтелә.

Д.Вәлиева — «Идел Болгарстанының мон¬гол чорына кадәрге сәнгате», С.Айдарова «Идел Болгарстанының монгол чорына кадәр¬ге архитектура һәйкәлләре, аларның сакланышы, борынгы болгар төзелешенең гомуми принциплары» дигән темаларга кандидатлык диссертацияләре яклады.

Соңгы елларда Татарстанда милли мәдәни¬ят һәм тарихның барлыкка килү проблемала¬рын, аның чыганакларын өйрәнү омтылышының арта баруы сәбәпле, болгар чоры һәм Алтын Урда тарихына һәм мәдәниятенә багыш¬ланган яңа китаплар дөнья күрде. Буҗәһәттән, Р.Фәхретдиновның — «Татары и Золотая Орда» (1993), А.Халиковның «Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария» (1994) китапларын, «История Золотой Орды» (1993) җыентыгын аерып күрсәтү кирәк.

Гөлнара НИЗАМЕТДИНОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты аспиранты


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе