Минскида төзелгән татар мәчете кайчак ачылыр?

Минскида элек татарлар төзегән мәчет дүрт ярым тапкырга зурайтып төзекләндерелде. Бу эшләргә ун елдан артык вакыт китте.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 03

Минскида элек татарлар төзегән мәчет дүрт ярым тапкырга зурайтып төзекләндерелде. Бу эшләргә ун елдан артык вакыт китте.

Беларус башкаласы Минскида мәчет төзелеше инде 2004 елда ук башланган иде, әмма финанс һәм хакимият белән кайбер аңлашылмаучанлык сәбәпле ул тукталып калды. Бары 2013 елда гына мәчет төзелешен дәвам итә алдылар. Менә инде мәчет әзер дигәндә дә, әле аның ачылышы кайчан булачагын төгәл беркем әйтә алмый.

Беларус мөселманнары җәмгыяте рәисе Әбу-Бәкер Шабанович әйтүенчә, алар аны 2-3 айда ачарга планлаштыра.

“Инде бер ай дигәндә мәчет ачылышка әзер булачак, әмма төзелеш башланыр алдыннан безгә беренче чиратта мәчет төзү, аннары аның янындагы җирлеген, элекке татар зират урынын матурлау шарты куелган иде. Бу шәһәр башкарма комитеты карарында язылган. Әлеге мәсьәләдә җирле хакимият белән бәхәсләр бара, чөнки бу эшне кем башкарырга тиешлеге хәзергәчә билгеле түгел.

Без инде документларны берничә ел элек үк бирсәк тә, хакимият һич ниндидер фикергә килә алмый. Без монда тирәлеккә Ватанны саклаучы татарларга истәлек билгесе куюны үтенәбез. Белмим алар безнең үтенечне истә тотмыйча гына бу җирлекне үзләре матурлармы, яисә инде безнең үтенеч белән ризалашып әлеге эшне безгә тапшырырмы? Әлбәттә хакимияткә истәлек тактасы кую тәкъдиме бик ошамый", ди Шабанович.

Аның әйтүенчә, мәчет Минскида татарлар тарафыннан 1902 елда төзелгән һәм 1962 елда җимерелгән. Яңа мәчет элеккесеннән 4,5 тапкырга зурайтып эшләнгән. Анда хәзер 1,5 мең ярым кеше сыячак. Бу җир барлыгы 2,5 гектарны тәшкил итә. Мәчет төзелеше нигездә Төркия биргән акчага башкарылган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе