Урыс православие чиркәве башлыгы Кирилл Башкортстанга беренче сәфәрен тәмамлады. Ике көнлек сәфәр вакытында ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов муенына тәре тагарга да өлгерде.
Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Кирилл күптәннән Уфада булырга җыенуын, Екатерина IIнең ислам үзәге итеп Уфаны сайлавының юкка түгел икәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә, моңа милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең дустанә булуы сәбәпче икән. Ул шулай ук урыс православлары динне кылыч ярдәмендә таратмавын да әйтте. Башкортстанда православие гыйбадәтханәләре, монастырь-чиркәүләр төзү һәм төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Хәмитов Патриархка визиты өчен зур рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә чиркәүләр төзергә ярдәм итәргә ышандырды.
Шул ук көнне патриарх мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Очрашу үзәк нәзарәттә узды. Анда динара дуслык, хезмәттәшлек турында фикер алышу узды. Тәлгать Таҗетдин Кириллга мактау сүзләре яудырып, шулай диде:
“Хөрмәтле Изге зат! Дин, халык, ватанга хезмәт итүдә без сездән үрнәк алабыз. Безгә ватанны сайлап алып булмый, аны Ходай бирә дигән гыйбарәдән чыгып эш итәбез. Күршеләрне дә сайлап алып булмый, ул да Ходай ихтыярында, ә күрше үз туганың кебек”.
Тәлгать Таҗетдин патриах Кириллга нәзарәт биналарын һәм “Лалә-Тюльпан” мәчетен күрсәтте. Очрашу истәлеге итеп, коллекция өчен эшләнгән алтын таяк (посох) бүләк итте. Кирилл исә аңа алтын кубок тапшырды.
Кирилл Уфада вакытта Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән дә очрашты. Дөрес, моны рәсми мәгълүмат чаралары күрмәмешкә салына. Кирилл очрашуда Мортаза Рәхимовка I дәрәҗәле Сергий Радонежский орденын тапшырды. Аннан алар Салават Юлаев проспектында мәчет бинасы төзелешен карадылар.
Шуны да әйтергә кирәк: Кирилл Башкортстанга сәфәре вакытыңда булган барлык православие чиркәүләре дә заманында Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” фонды ярдәмендә төзелде һәм төзекләндерелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".