Кисәтүме, әллә...

Шушы көннәрдә “Яңа гасыр” телеканалыннан “Таяну ноктасы” дигән яңа тапшыру булды. Анда Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә атом электр станциясе төзелү турындагы сүз-хәбәргә мөнәсәбәт белдерелде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 27. Фото:

Фикер алышуга бу хакта белүчеләр килгән иде. Адвокат, “Маяк” атом станциясе фаҗигасен өйрәнгән Роза Атлас кызы Фәрдиева фидакарьләрчә үз фикерен әйтте.Халыкның көрәшче улы Фәндәс Шакир улы Сафиуллин: “Чернобыль фаҗигасенең әле дә белүче юк”, - диде. Моның белән татар милләте язмышына хәвеф янавын әйтте.

Элегрәк төзелә башлаган станция хәрәбәләрен дә күрсәттеләр. Берәү әйтә: “Халыкка эш тә булыр иде”, - ди. Хикмәт халыкка эш булудамыни? Халкың үзе булмаса? Татарстанда атом станциясен төзүне бер туктаткан идек инде. Тагын мәсьәлә көн тәртибенә басты.

Тапшыруда катнашучыларның фикерләрен халкыбызга җиткерү уңаеннан, без дә халкыбызга мөрәҗәгать итәбез. Дөньяда булган афәтле тәҗрибәләр күрсәткәнчә, атом станциясе безнең өчен дә хәвефле, аны булдырмыйсы иде. Татарстаныбызны саклыйсы иде! Бу – кисәтүебез дә, анализ ясавыбыз да булса иде. Моның өчен халык җыены уздыру да мөһим.

Әлмира Һәдия, җәмәгать эшлеклесе.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2022 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе