Әнгам Атнабаев
Җитмеш еллар элек ил өстеннән
Кызыл давыл узды гүләтеп;
Шул давылның гарасаты белән
Күрмәгәнен күрде милләтем.
Хайваннарга баскан тамга сыман
“Нацмен” дигән ярлык тактылар,
Җилек кебек илем егетләрен
“Халык дошманы” дип аттылар.
Айлы манаралар елап ауды,
Сыкрап сүнде иман нурлары,
Ана телен “бельмәс” дәрәҗәдә
Манкортланды милләт уллары.
Һәм, ниһаять, без котылдык, бугай,
Каһәр суккан тиле йокыдан;
Тере җаннар яктылыкка үрли
Караңгылык баскан упкыннан.
Сугышларда җиңгән солдат кебек,
Төрмәләрдән чыккан тоткындай,
Диңгезләрдә бәргәләнеп йөргәч,
Үз ярына кайткан дулкындай,
Мең еллаган бөек тарихына,
Иманына кайта милләтем,
Горур басып, тыйнак кына кайта,
Белеп дәрәҗәсен, һиммәтен;
Һәм кыйммәтен югалтмаган килеш,
Чукынмыйча кайта мөселман –
Беркемгә дә ачу сакламыйча,
Барсына да иптәш, дус, туган –
Иманына кайта мөселман!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Тәкәбберлек!