Тәкәбберлек!

Тәкәбберлек шайтан булып
Керә кеше күңеленә.
Аздыра ул, түбәнсетә
Ирешә теләгенә.

БӘЙЛЕ
2025 Дек 10



Роза Хайретдинова

Тәкәбберлек шайтан булып
Керә кеше күңеленә.
Аздыра ул, түбәнсетә
Ирешә теләгенә.

Тәкәбберлек – ул наданлык
Раббыбызга буйсынмау
Аллаһыдан өстен булып
Кешеләрне санламау.

Тәкәбберне, мактанчыкны
Аллаһыбыз да сөйми.
Сакланыгыз бу гадәттән
Ул җәннәткә дә кертми.

Тәкәбберлекнең сыйфатлары
Буладыр төрле – төрле
Нинди генә булсалар да
Тәкәбберлек бик керле.

Кайсы берсе бик бай була
Мохтаҗларга күз салмый.
Алдагы бакый дөньяга
Барасын ул уйламый.

Аллаһы бит карап тормый
Киеме матурына.
Карый ул күңелләрең
Калебнең сафлыгына.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе