Хаклык ачылды

Күптән түгел телевидениедәге яңалыклар вакытында бер журналист Россия Президенты В.Путинга: «Төркиягә урыс самолетын бәреп төшергәне өчен нинди чаралар күреләчәк?”-дигән сорау бирде.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 08

Күптән түгел телевидениедәге яңалыклар вакытында бер журналист Россия Президенты В.Путинга: «Төркиягә урыс самолетын бәреп төшергәне өчен нинди чаралар күреләчәк?”-дигән сорау бирде. Путин үзенең чын йөзен яшермичә: “Эш самолетны бәреп төшерүдә түгел, хикмәт Төркиядә исламлаштыру баруында”,-дип җавап бирде.

Бу тапшыруны барыгыз да карагандыр, дип ышанам. Тагын бер кат уйлап карагыз әле: хикмәт үзара сугышуда түгел, ә исламның күтәрелүендә икән бит?! Баксаң, Путин ислам диненең көчәюеннән курка икән. Сүриягә дә ул шуның өчен, ягъни хакимияткә мөселманнарны куйдырмаска гына бәреп керде.

Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең 120 нче аятендә: “Яһүдләр һәм насаралар синнән һич риза булмаслар, аларга ияреп, диннәренә кергәнеңә чаклы...”-диелә. Бу аятьтән шул аңлашыла: кяферләрнең теләге – мөселманнарны исламнан адаштырып, диннәрен ташлатып, динсез итү һәм үз диннәренә ияртергә омтылу икәнлеге. Аларга бу эшләрендә монафыйклар, мөшрикләр һәм башкалар да булыша. Шуңа күрә бу хакта барча мөселманнар да белеп торырга тиеш һәм алар кяферләрнең бер сүзенә дә ышанырга тиеш түгелләр.

Әнә, урыс илендә ачыктан-ачык христианлаштыру гамәле бара. Армиядә полкларның чиркәүләрен (часовня) ачтылар һәм аларда хезмәт итү өчен попларны билгеләделәр. Армиягә тугры булырга ант иткәннән соң, поп барысын бергә бастырып (мөселманнарны да), аларны чукындырып чыга. Хәзерге вакытта милли телләрдә укуларны бетереп, урыс телендәгесен генә калдыралар. Ислам диненә чакыруны тыялар. Дин турында хаклыкны сөйләтмиләр.

Төркия Президенты Рәҗәб Тайиб Эрдоган В.В.Путинга җавап итеп: “Мин урыс илендә христианлаштыруның баруы турында кычкырып йөрмим ич. Төркия – ислам иле, халыкның 90 проценты — мөселман, ул бары ислам иле генә була”,-диде. Шуның өчен мөселманнар үзләренең диннәрен саклар өчен барча мөмкин булган чараларны да күрергә тиешләр. Мин барлык мөселманнарга да сабырлык һәм уңышлар теләп калам.
Сөләйман ИНСАФ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе