Казанның "Ярдәм" мәчете ишегалдында шаулап-гөрләп балалар бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бәйрәм “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы тернәкләндерү үзәге ачылуга 4 ел тулуга багышланган иде. Ул төрле дин, милләт вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйды.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 19. Фото:Данис Касыймов

Биш йөзләп бала нәшидләр тыңлады, рәхәтләнеп күңел ачты, туңдырма һәм пылау, баллы мамык ашады, сабын куыкларын тотты, батутта сикерде, рәсем ясады һәм фәнни тәҗрибәләрне күзәтте. Милли Сабантуйлардагы кебек йомырка кабып йөгерү, милли көрәш кебек ярышларны да балалар үз итте.Бәйрәмне күренекле тамада Гамил Нур алып барды. Чын мәгънәсендә Гаилә, дуслык бәйрәме булды ул.

Бәйрәм башланып китте

Баллы мамыкка чират зур

Батутлар гына түзсен

Сабын куыклары оча...

Фәнни тәҗрибәләр балаларны да, олыларны да җәлеп итә

Биткә сурәт төшерергә теләүчеләр күп

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм мәчет җитәкчелеге бәйрәм белән котлый

Милли көрәш батырлары

Кайчан була инде?! Барысы да көтә...

Гамил Нур шәһәр балаларын йомырка кабып йөгерергә өйрәтә.

Супер шоумен, алып баручы, тамада Гамил агай Нур барлык кеше белән дөрес аралашып, тәэсирле образдар булдырып, уңайлы, шаян итеп бәйрәмнәрне алып барырга сәләтле. https://vk.com/gamilnur

Инвалид балалар тәрбияләүчеләр бәйрәмне бик ошатып китте

Данис Касыймов һәм Римма Гатина фотосурәтләре.

Бәйрәмнән язма.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе