Зөфәр хәзрәт Галиуллинның яһүдләргә мөрәҗәгате

"Невинность мусульман" фильмы уңаеннан, Зөфәр хәзрәт Галиуллинның яһүдләргә мөрәҗәгатен бирәбез.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 17
Исламга каршы төшерелгән "Невинность мусульман" фильмы уңаеннан,Зөфәр хәзрәт Галиуллин яһүдләргә мөрәҗәгать язды. Хөрмәтле яһүд халкы, Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: “Мин сезне халыклар һәм кабиләләр итеп яраттым, бер-берегезне танып яшәр өчен”, — ди.

"Инде уйланып карыйк. Кемнәргә атап чыгаралар бу фильмнарны? Әлбәттә, Ислам динен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарихын белмәгәннәргә. Димәк, бу бушлыкны кемдер тутырырга тиеш. Я без, я алар. Димәк, бушлык бар. Ә ник ул бушлыкны без тулыландырмыйбыз? Ник йоклыйбыз?! Татарстан җирлегендә кайчаннан бирле кайбер “акыллы” башлар Мәүледкә каршы чаралар алып бара, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дәрәҗәсен төшерергә маташып: “Ул да Коръәндә, мин дә”, — дип тәкәбберләнә. Әстәгъфирулла. Бу бигрәк тә читтән килгән Урта Азияләрендә авыз ачарга, түбәтәен кияргә, бисмилласын әйтергә дә курыккан, инде монда үзен зур галим дип игълан иткән кайбер эшмәкәр-меллаларда чагыла. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) хөрмәт Аллаһыдан, аның табигатеннән, әхлагыннан, тормыш юлыннан гыйбарәт. Без бу хакта Мәүлед аенда гына түгел, ә җомга вәгазьләрендә дә даими сөйләргә тиешле. Татарстан халкының диңгез артындагы теге кешеләр гамәле белән риза булмавы аңлашыла. Ләкин, җәмәгать, үзебезнең хәтер көзгебезгә карасак, ни күрәбез? Муеныбызда ярымай, балаларыбызда бөти, өстебездә Аятел-көрси. Шул ук вакытта муеныбыздан айлы күкрәгебезгә ник аракы салабыз? Ник айлы күкрәгебездән телебезгә яман сүз чыга? Ник дуңгыз ите хәрәм ризык белән ризыкланабыз? Ник Аятел-көрсиле йортыбызда вакыт-вакыт шайтан туе, аракы мәҗлесе, тавыш-гауга. Шул йортта бөтиле балаларыбыз ни күреп үсә? Бу бит диңгез артыннан килгән кино гына түгел, ә безнең тормышыбыз. Бүген безгә Америка флагы яндыру түгел, үзебезнең мәчетне-намазлыгыбызны барлау кирәк. Ярымайны муенга түгел, Аллаһының сүзен күңелгә салырга кирәк. Ул ярымай, гөнаһка батып, гайбәт, хәрәм, аракы шешәсе, дуңгыз боты белән авыраеп, безне бәлага тартмасын. Ә Аллаһының яктылыгын чагылдыру мисалы булып, күңелебезне яктыртсын, йортыбызда, гамәлебездә чагылсын. Бүгенге Татарстандагы хәлләрдә шул бер үк авыздан чыккан кайтаваз. Игътибар бирмәгез бу кысыр мәшәкатькә. Актык вакытта безнең бәлабез мәчеттә булганны урамга алып чыкмыйча, киресенчә, урамда булганны Аллаһы йортына алып керүдә. Бу вакыйгалар безгә берләшүгә этәргеч булсын. Синең фикерең бар, син кеше, минем фикерем бар, мин кеше. Безнең фикеребез бар, без – мөселманнар.

Без бервакытта да башкаларның инануын мыскыл да итмәдек, кимсетмәбез дә. Христианнарны да, яһүдләрне дә әһеле китап, дидек. Тәүратны да, Инҗил, Забурны да Аллаһыдан иңгән китап булуларын таныйбыз. Адәм (г.с.)нән башлап, бөтен пәйгамбәрләрне, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Якуб, Муса, Гайсә (г.с.) таныйбыз, хөрмәт итәбез, юллары Ислам дип беләбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Алар барысы да хак диндә иделәр,- ди. – Мин дә иман китердем, Аллаһка, Пәйгамбәрләргә, китапларына, фәрештәләргә. Алар арасында аерма юк дип уйлыйм” (Коръән, Бәкара, 285 нче аять). Вә ләкин, хөрмәтлеләрем, мин үземә дә хөрмәт таләп итәргә хаклы. Аллаһыга гыйбадәт йорты төзисегез килә икән, төзегез. Ләкин мәчет төзергә дә каршы килмәгез инде. Аның өчен этник христиан яки этник яисә традицион мөселман түгел, ә Аллаһыны таныган гыйбадәт һәм изге гамәлдә булу кирәк. Җирне бүлеп йөрү түгел, ә эшләргә кирәк. Әгәр дә бала әшәкелек эшләп кайтса, аны, күрше түгел, ә әти-әнисе тәүфыйкка утырта иде безнең заманда. Шулай булгач, үзен христиан дип санаган Шаровны Коръәнне мыскыл иткән өчен иң әүвәл христианнар камчыларга тиеш иде. Диңгез артындагы фильмны чыгаруга яһүд оешмалары акча биргән дигән мәгълүмат бар. Яһүдләр белән гарәпләр туганнан-туган балалар. Сез халык буларак бер кавем. Сезнең арада булган низагка керешмибез. Ләкин бер әйбер мәгълүм. Иерусалим – Даруссәлам – ягъни тынычлык шәһәрендә тынычлык урнашмый торып, дөньяда татулык булмас, ди китап. Минем үземне борчыган сорауга җавап табасым килә. Хөрмәтле яһүд халкы, Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: “Мин сезне халыклар һәм кабиләләр итеп яраттым, бер-берегезне танып яшәр өчен”, — ди. Бүген без сездән күп очракта ярдәм өмет итәбез. Сезнең медицина ягыннан алга китүегезгә шатланабыз, үрнәк алабыз. Тәүратта Илаһ әйтә: “Син кул астындагылар өчен җаваплы”, — ди. Инде синең кул астындагы кешеләр шулай башкаларны мыскыллау юлына басканнар икән, сезнең сүзегезне дә көтәбез. Ул кешеләргә яһүд мөселманнары ни начарлык эшләгән? Шулай ук яһүд халкын Европада куган-үтергән вакытта үзенең җирендә сыендырган Төркия мөселманнары нинди начарлык кылган? Без Хәзәр каганатында да дус-кардәш булып яшәгән халык, бүген ник мыскыл итүгә дучар? Бөек Ватан сугышында яһүд халкының да язмышын саклап сугышкан, амбразураларга яткан мөселман ник рәхмәтле түгел? Сугыш чорында миллионлаган яһүд гаиләсенә үз өендә почмак, ризык бүлеп биргән, үзбәк, казах, кыргыз – татар мөселманнарын мыскыл итәргә ник ирек куясыз? Алар бит сезнең йөзгә дә төкерәләр. Коръәндә дә, Тәүратта да, Раббыбыз, бер кешене үтерсәң, бөтен дөньяны үтергән кебек булырсың, бер кешене коткарсаң, бөтен кешелек дөньясын коткарган булырсың, ди. Сүзгә сүз Тәүратта да, Коръәндә дә. Кешене ди. Урысны, татарны, яһүдне, немец, французны… дими. Кешене!!! Явыз булмыйк, кардәш булыйк", дип яза Хөфәр хәзрәт.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күршесе аны даими мыскыл итә торган булган. Намаз укыганда өстенә чүп ата, юлына чәнечкеле үсемлекләр ыргыта торган икән. Бу гамәл озак вакыт дәвам итә. Ләкин бервакыт бу эш туктала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә борчылып, тегенең хәлен белер өчен ишеген кага. Шул нисбәттән, тагын бер хикәят. Ике күрше яшәгән, ди. Берсе бик көнче булып, күршесенә гел зыян салган. Бервакыт теге кеше уянып, шат күңел белән бакчасына чыккан. Чыкса, ишек төбенә күрше бер чиләк чүп куеп калдырган. Тегесе, бер елмайган да, чүпне илтеп, чиләкне юган һәм үз бакчасыннан бер чиләк алма җыеп күршесенә кертеп биргән. Шаккаткан күршесенә: “Кем нәрсәгә бай, шуны бирә инде”, — дигән. Без дә бик бай, бөтен кешелек дөньясына җитәрлек байлык бар. Шул байлыкны яшермик.

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе