Вакфлар җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләрне чишә

KAZANSUMMIT-2016 кысаларында, “Хәзерге заманда вакфлар” дип исемләнгән VIII халыкара конференция уздырылды.

БӘЙЛЕ
2016 Май 23

KAZANSUMMIT-2016 кысаларында, “Хәзерге заманда вакфлар” дип исемләнгән VIII халыкара конференция уздырылды. Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Марокко, Мисыр, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны, Катар, Оман һәм башка илләрдән килгән югары дәрәҗәдәге кунаклар-министрлар катнашында республикабызда вакфларның үсеше, әлеге өлкәдәге проблемалар турында фикер алышу булды.

Вакф – идарә итү өчен һәм кергән табышын хәер-сәдакага тоту рөхсәте белән иганәченең махсус фондка ышанып тапшырган милке. Татарстан Республикасы һәм Россия өчен вакфлар социаль инвестицияләр җәлеп итү җәмгыятьтә мөһим булган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының вакф фонды тарафыннан мәгариф һәм сәламәтлекне саклау, балалар һәм хатын-кызларны яклау, мәдәни мирас һәм табигый байлыкларны саклау өлкәләрендә эшләр алып барыла.

– Бүген ислам финанслары, ислам инвестицияләре, ислам банкингы турында сөйләшүләр бик актив бара. Вакф нәкъ менә ислам банкингының фундаменты булып тора. Ислам – ул гуманизм принциплары. Вакф ул үзендә социаль аспектларны туплый: мәчетләргә, мәдрәсәләргә, сәламәтлек саклау оешмаларына, мөселман өммәтенә ярдәм итүне күздә тота, – дип аңлатып китте Татарстан Республикасы Вакф фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Ислам белгечләре сүзләренчә, бүгенге көндә вакфлар өлкәсендә проблемалар бик күп. Хәзерге вакытта революциягә кадәр вакфларныкы булган җирләр һәм милекне кайтару юнәлешендә эшчәнлек алып барыла. Әмма тузган, ишелгән биналар, мәчетләр бар. Аларны торгызу юнәлешендә көч куелырга тиеш. Казанда гына да бүгенге көндә реставрациядә 8 объект исәпләнә – араларында мәдәният объектлары, хәтта XVI гасыр мәчете дә бар.

Татарстан Республикасының вакф фондының хәзерге вакытта мөселман медицина клиникасы, Чаллы шәһәрендә вакф комплексы, мөселман санаторий комплексы, балалар өчен реабилитация үзәге, Зәкят йорты булдыру буенча проектлары бар. Әлеге проектларның барысы да мәртәбәле кунакларга тәкъдим ителде.

Юстиция һәм Вакфлар министры урынбасары Фәрит бин Якуб сүзләренчә, вакф гомер-гомергә мөселман тормышында мөһим роль уйнаган.

– Күргәнебезчә, хәзерге вакытта вакф институтларын торгызу буенча эшчәнлек алып барыла. Татарларның алтын хәрефләр белән язылган тарих битләре бар. Алар ислам цивилизациясен торгызуга һәм үз җирләрендә вакф институтларын үстерүгә зур өлеш кертте, – дип белдерде ул.

Конференция кысаларында шулай ук вакфлар инде күп гасырлар дәвамында үсеш алган мөселман илләре тәҗрибәсе турында сөйләнде, республикабызда әлеге юнәлешнең перспективалары каралды дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе