Вәхшиләр Казанның 1000 еллыгы паркына зур күләмле зыян салганнар

6 июньдә Казанның 1000 еллыгы паркында чираттагы вәхшилек акты булды.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 08
6 июньдә Казанның 1000 еллыгы паркында чираттагы вәхшилек акты булды. Фонтанга зур күләмле зыян салынды, бәясе әлегә исәпләнелә. Су корылмасын бизәгән 8 аҗдаһаның 5се зыян күрде. Бу хакта Казан башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Матбугат хезмәте билгеләвенчә, 1000 еллык паркында вандаллык актлары элек тә булгалаган – җинаятьчеләрне Казанның бу почмагы һәрвакыт үзенә тартып тора. Үткән елда алардан фонтаннар зыян күрде, алар фигуралардан мәхрүм калды. Чүп савытлары һәм эскәмияләр парк буйлап таратылган иде.
Ләкин өченчекөндәге вандаллык акты берничә йөз мең сумлык зыян салды.
Фонтанны бизәп торган 8 аҗдаһаның 5се зыян күрде.
Иртә белән "Горводзеленхоз” тресты эшчеләре зыян күргән зилантларны җыйды һәм үз җитештерү базасына илтте. Фигураларны яңадан үз хәленә кайтару вакыт таләп итәчәк. Ләкин иң мөһиме – паркны тиешле хәлгә кайтару өчен өстәмә чыгымнар кирәк булачак.
"Горводзеленхоз” эшчеләре булган вакыйганы, полиция төнге җинаятьчеләрнең эзенә чыксын өчен, хокук саклау органнарына хәбәр итте.
Шунысын ассызыкларга кирәк: үткән елны вандалларны ачыклау өчен Казан Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре паркта видеокамералар урнаштырды. Видеокамерлар фонтанны төшерә алырлык итеп урнаштырылды. "Горводзеленхоз”га паркта яктыртылуны монтажларга кушылган иде. Ләкин бу бирем үтәлмәде. Караңгыда җинаятьчеләр видеокамерлалардан курыкмаска да мөмкин.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе