
Башкортстандагы милли үзәкләр рәсмиләр оештырган Нәүрүзгә чакырылмаулары сәбәпле, 26 мартта үз бәйрәмнәрен оештырачак.
Уфада төрки республикаларның сәнгать әһелләре катнашында Нәүруз бәйрәме 21 март узды. Соңгы елларда Нәүрүз барлык халыкларның уртак бәйрәме рәвешендә үтә иде. Анда республикада яшәүче төрки халыклар үз тирмә-чатырларын кора, өстәлләрен куя, халыкны милли ашлары белән сыйлый, күргәзмә оештыра иде. Чара төрле милләт вәкилләре катнашында зур концерт белән тәмамлана иде. Быел хакимият бәйрәмне милли оешмалардан башка концерт рәвешендә генә уздырды. Чарага оешмалар җитәкчеләре чакырылган, әмма аларның күпчелеге чарага килүдән баш тарткан.
"Азатлык" хәбәрчесенә берничә милли оешма җитәкчесе исемнәрен атамауны әйтеп, ул чарага ризасызлык белдерүләрен әйтте. Алар милли бәйрәмнән файда күрергә теләгән хакимият оештырган чарада катнашмый, үз бәйрәмнәрен оештырырга җыена. Чара 26 март башкаладагы бер базар мәйданында узачак.
21 март узган Нәүрүз концерты Башкортстанның үзәк концертлар залында үтте. Анда Шанһай Хезмәттәшлек Оешмасына кергән: Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан республикалары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның сәнгать йолдызлары катнашты. Чарада республика халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина чыгыш ясап, Нәүрузне “мәхәббәт һәм килешеп яшәү бәйрәме” дип атады.
Концертта Үзбәкстанның халык җырчысы Мансур Ташматов, Кыргызстан кунагы Курал Чокыев, Таҗикстаннан Сагъди Буризод, Әзербайҗан җырчысы Мехмен Тагиев катнашты. Татарстаннан бәйрәм тамашасына Алина Шәрифҗанова килгән иде. Башкортстан ягыннан Идрис Газиев, Гөлсем Бикбулатова, Диана Ишниязова, Марсель Котоев, курайчы Ишморат Илбаев, “Аргамак” этно-рок төркеме, “Кәрван-сарай” студиясе, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбльләре чыгыш ясады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".