Тукай бүләгенә кандидатлар тамашачы белән очрашты

2015 елгы Тукай бүләгенә намзәт итеп күрсәтелгәннәр 2 апрельдә Казанда тамашачы белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2015 Апр 03

2015 елгы Тукай бүләгенә намзәт итеп күрсәтелгәннәр 2 апрельдә Казанда тамашачы белән очрашты. Тукай музеенда узган чарада намзәтләр үз әсәрләрен танытты. Араларыннан кайберләре Азатлык сорауларын җаваплаудан баш тартты.

Халык белән очрашуга быелгы Тукай премиясенә намзәтләр арасыннан язучы Камил Кәримов, шагыйрь Ләбиб Лерон, дин әһеле Харис Салихҗан, кино төшерүче Илдар Матуров, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет төркеме вәкилләре, шагыйрь Рафис Корбан, рәссам Ирина Колмогорцева килде. Язучы Клара Булатова катнашмады.

Чара, һәр намзәтнең үз әсәрен танытуы белән үтте. Кемдер яшьләй вафат булган Тукайны кызганды, кемдер үз шигырен сөйләде, кемдер премиягә намзәт булган китапларын танытты.

Күпләр үз чыгышларын татарча алып барды. "Туфан-Туфан инде ул" документаль фильмы өчен быелгы Тукай премиясенә намзәт итеп күрсәтелгән Илдар Матуровның, арабызда кайберәүләр татарча белми дигән сәбәп белән урыс телендә ясаган чыгышыннан соң тыңлаучылар туган телендә сөйләмәгән өчен шелтәләп алды. Залдан, "Беренче урында татар теле булырга тиеш. Ни өчен сез ике-өч кешене хөрмәт итәсез, ә зал тулы кешене хөрмәт итмисез?", дигән сораулар Матуровка аталды. Бу сорауларга җавап табылмады.

Кайбер кандидатлар: "Сез читтән караганда үзегезне Тукай премиясенә лаек дип табасызмы?", дигән сорауны да җавапсыз калдырды. Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан исә бу сорау яңгырар-яңгырамас аны коткылы сорау дип атады. Гади генә сорауга гади генә җавап бирүдән баш тарткан Тукай премиясе намзәте Корбан әлеге сорауны ни өчен коткылы, дип атавын аңлатмады.

Аның каравы, язучы Камил Кәримов, үзләрен Татарстан язучылар берлегенең бу бүләккә тәкъдим итүен һәм үзләренең иҗатын бәяләвен, бу премиягә беркемнең дә үз башына гына чыгып мине Тукай бүләгенә тәкъдим итегез дип кычкырып йөри алмавы турында әйтеп, Азатлык соравына матур гына җавап биреп куйды.

* * * *

Белешмә: Быелның 19 мартында Тукай бүләге комиссиясе 2015 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.

Клара Булатова. "Келәү", "Сәяхәтнамәләр", "Кояшка йөз белән" китаплары өчен.

Камил Кәримов. "Уен", "Игезәкләр йолдызлыгы", "Ком сәгате", "Сакау күке" китаплары өчен.

Рафис Корбан. Шигырьләр җыентыгы өчен.

Ләбиб Лерон. (Лемон Леронов). "Бәхеткә биш минут", "Сөяксез тел", "Җил көймәсе" китаплары өчен.

Харис хәзрәт Салихҗан. "Дин вә фән" (дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре), "А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе" әсәрләре өчен.

Ирина Колмогорцева. "Казан һәм Габдулла Тукай" сериясеннән рәсемнәре өчен.

Илдар Матуров. "Моя линия фронта", "Туфан – Туфан инде ул" документаль фильмнары өчен.

Опера һәм балет театры иҗат төркеме. "Алтын Урда" балеты өчен.

2015 елгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген кемнәр алуы 26 апрельдә Тукай туган көндә шигрият бәйрәмендә игълан ителә. Бүләкләр үз ияләренә 30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә тапшырыла дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе