Татарстанда православие нигезләрен укытуны таләп итмәкчеләр. Чечняда ислам укытыла

Соңгы вакытта урыс православлары Татарстандагы мәктәпләрдә дөнья диннәре нигезләре укытылуга канәгатьсезлек белдереп, православие мәдәниятен кертүне таләп итә.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 20

Соңгы вакытта урыс православлары Татарстандагы мәктәпләрдә дөнья диннәре нигезләре укытылуга канәгатьсезлек белдереп, православие мәдәниятен кертүне таләп итә. Төньяк Кавказда исә ислам нигезләре укытыла.

Татарстан мәктәпләрендә православие мәдәнияте нигезләрен укыту таләбе көчәя. Казанның Бауман урамында урнашкан чиркәү башлыгы әйтүенчә, май аенда алар мәктәптә православ мәдәнияте нигезләрен укытуны таләп итеп, гаризалар тутырган.

Казанда чиркәү башлыгы Ян атакай православие мәдәнияте нигезләре укытылу өчен гариза җыю турында әйтте.

Керәшеннәр йөри торган Тихвин чиркәве атакае да православ дине укытылуга каршы булмавын белдерде. Татарстанга яңа митрополит билгеләнгәч, урыс православлары бу мәсьәләдә тагын да рухланып китте.

Шул ук вакытта Төньяк Кавказ республикаларында бу мәсьәлә бик тыныч хәл ителгән. Чечняда укытучы булып эшләүче Госман Хасимиков Азатлыкка әйтүенчә, аларда бары тик ислам мәдәнияте нигезләре генә укытыла.

“Безнең 4-5 сыйныфлар өчен әзерләнгән дәреслек "Ислам мәдәнияте нигезләре" дип атала. Тагын бер китап бар. Ул 5нче сыйныфлар өчен чыгарылган һәм "Ислам нигезләре" дип атала. Бөтен мәктәпләрдә шул укытыла. Бездә бит кайбер авылларда гына урыслар бар. Шелковской районда гына 5-10% урыслар бардыр, бәлкем. Минемчә анда да ислам нигезләре укытыла.

Дәреслекләр рәсми рәвештә 2010 елда Мәскәүдә чыгарылган. Авторлары – Д. Латышина, М. Мортазин.

"Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" курсы
Һәрбер мәктәптә "штатный мулла" бар, ул рухи-әхлакый тәрбия нигезендә мәктәп мөдире урынбасары булып тора. Аның төп максаты "Ислам мәдәнияте нигезләрен" укытудан тыш, республикадагы дин әһелләре, ягъни кемнең кем булуы турында сөйләү дә керә. Аларның кайберләре Каһирәдә, кайберләре Чечняда укыган. Күбесе мәдрәсәләр тәмамлаган”, диде ул.

Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе Исмал хәзрәт Бердиев Азатлыкка әйтүенчә, Төньяк Кавказ республикаларында, Ставрополь крае, Осетиядән тыш, барысы да ислам мәдәнияте нигезләрен сайлый.

“Дагыстанда да, Ингушетия дә ислам. Аны муллалар яки имамнар түгел, ә моның өчен махсуслашкан гади укытучылар укыта. Бары Чечняда гына башка төрле булырга мөмкин. Аларның үз карарлары”, - диде ул.

Шул ук вакытта Дагыстан мәгариф һәм фән министрлыгында әлеге “Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре” фәненең бары шәһәр мәктәпләрендә генә укытылуын, ә авылда аның кермәвен әйттеләр. Калган нечкәлекләр турында мәгълүмат бирүдән алар баш тартты. Сорауларны язмача җибәрүне сорады.

Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә "Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре" фәне кертелде. Шушы фән кысаларында тәкъдим ителгән алты юнәлештән – “Православие мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләреннән Татарстанда дөнья диннәре яисә әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылды. Татарстандагы бер төркем урыслар моның белән килешми һәм правслав мәдәнияте нигезләре укытылуын таләп итә.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе