Татарстанда яшәүче ир-атларның - 59, хатын-кызларның 23 проценты тәмәке тарта

Татарстанда яшәүче ир-атларның - 59, хатын кызларның 23 проценты тәмәке тарта.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 22
Татарстанда яшәүче ир-атларның - 59, хатын кызларның 23 проценты тәмәке тарта. Кичә "Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында узган матбугат конференциясендә балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий әнә шулай дип белдерде.
 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының моннан 10 ел элек төзегән тәмәкегә каршы көрәш буенча күпъяклы конвенциясенә 2008нче елның 24 апрелендә Россия дә кушылды. Моңа бәйле рәвештә, тәмәке тартучыларның санын киметү өчен, агымдагы елның 23 февралендә, илдә, гражданнарны тәмәке төтененнән саклау турында Федераль закон кабул ителде. 15 ноябрьдән барлыгы 7 структура – полиция, Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, һ.б. хезмәткәрләре тәмәкегә каршы көрәш законын бозучыларга штраф салырга хокуклы. Әйтик, ярамаган урыннарда тәмәке тарткан өчен балигъ булмаганнардан 3 меңгә кадәр, балигълык яшенә җиткәннәрдән 500-1000, балалар мәйданчыгында тартучылардан 2 мең сум күләмендә штраф түләттерергә мөмкин.

Оешмаларга һәм юридик затларга штраф күләмнәре берничә тапкырга күбрәк – 50 меңгә кадәр җитә. "Якын арада, оешмаларның тәмәкегә каршы законны ничек үтәүләрен тикшерергә хокуклы махсус комиссияләр эшли башлаячак. Оешманың тәмәкегә каршы көрәш законын үтәмәвен исбатлау авыр түгел. Махсус урнаштырылган тәмәке урналарын һәм аның тирәсендә тартып утыручыларны фотога төшереп алу да җитә”, - дип белдерде Степан Криницкий.
 
Штрафны түләмәгән очракта, аның күләме үзеннән -үзе артып барачак, шуның белән бәйле рәвештә, гражданнарның, чит илгә чыгуда кайбер кыенлыклары килеп чыгу, налог һәм суд приставлары оештырган тентүгә юлыгу ихтималы бар.
 
Тәмәке тартуга көрәштә тагын берничә алым кулланырга уйлыйлар. Степан Криницкий сүзләренчә, 2015 елга кадәр тәмәкенең бәясе ике тапкырга кыйммәтләнәчәк. "Европа илләрендә 200 сумнан очсызрак бәягә тәмәке табып булмый. Әгәр безнең илдә дә тәмәкенең бәясе шул хакка күтәрелсә, яшьләрнең бу начар гадәткә өйрәнеп китүе шикле – чөнки матди мөмкинлекләре булмаячак”, - дип белдерде ул.

2014 елның 1 июненнән закон кунакханәләр, ресторан һәм кафеларга да кагылачак. Закон бозылган очракта, юридик зат 50 мең күләмендә штраф түләргә тиеш.Кальян тарту урыннары да бетереләчәк.
"Яңалыкларның чираттагысы – җитештерүче, тәмәкенең кабына, үзе җитештергән продукциянең составы турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Бу бик кирәкле әйбер. Билгеле булганча, 2 доллардан да арзанрак тәмәке – ароматизаторлар һәм никотин кушылган гап-гади кәгазь ", - дип билгеләп үтте С. Криницкий.

2014 елның 1 июненнән тәмәке тартканны күрсәткән фильмнар, тапшырулар төшерү тыела. Алданрак төшерелгән фильмнарда мондый моментлар булса, һәм фильмның сюжетына зыян килү сәбәпле, бу өлешне кисеп алу мөмкин булмаса, фильм, тәмәке тартуның зыяны турында социаль реклама белән үрелдерелеп барачак.
 
"Законның медицина ярдәменә кагылышлы өлеше дә бар. Хәзер теләге булган һәркем теләсә-кайсы медицина оешмасында тәмәкене ташлату буенча бушлай ярдәм алырга хокуклы. Шуңа күрә бу гадәттән арынасы килгәннәр белгечләргә мөрәҗәгать итсен”, - диде Степан Криницкий.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе