Татарстан Журналистлар берлеге рәисе булып 5 нче тапкыр һәм 5 елга янә Римма Ратникова сайланды

“Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм әлеге берлек рәисе Римма Ратникова...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 12
"Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм әлеге берлек рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә XVIII корылтае булды.

 Аның эшенә алдан сайланган 170 делегатның 146сы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов, Республика матубгат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Ашот Джазоян һ.б. рәсми затлар катнашты. Эш башлаганчы, залга җыелганнар соңгы 6 елда арадан кайтмаска дип китеп барган 63 журналистны бер минут тынлык белән аягөсте искә алды.

Чыгыш ясаучылардан башлап мөнбәр тоткан Ф.Мөхәммәтшин делегатларны һәм кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Президенты мөрәҗәгатен укыды. Хәзерге заман җәмгыятендә оператив һәм дөрес итеп мәгълүмат бирү зарур, һәркайсыгыз үз урыныгызда җәмгыятебез өчен бик әһәмиятле һәм мөһим эш башкара. Сез җәмгыятьнең уй-фикерен, кәефен күрсәтүче, халыкның төрле социаль төркемнәрен, хакимият һәм җәмгыятьне бәйләүче күпер ролен үтисез. Республика ирешкән уңышларда, һичсүзсез, журналистлык корпусының да өлеше бар...

Мәгълүмати җәмгыять үсештә булуы мәгълүмат алып булуга бәйле яңа социаль хәвефкә этәрә, мондый шартларда ММЧ һәм журналистларның эше катлаулана, җәмгыять алдында җаваплылыкны бермә-бер арттыра. Журналистлык иҗаты үсеше, журналистлар квалификациясен күтәрү, милли телләрдәге басмаларны саклап калу һәм үстерү өчен республикада әз эшләнелми... Татарстан Республикасының алга таба социаль-икътисади үсешенә йөз тоткан зур бурычлар куелды, илебездәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр гражданлык җәмгыяте торышы өчен яңа этап билгеләде. Шушы максатларга ирешү өчен, дәүләт һәм җәмгыять профессиональ журналистлар белән конструктив хезмәттәшлеккә өмет баглый, диелә Президент мөрәҗәгатендә. Спикер искәрткәнчә, киләсе елга республиканың журналистлар берлегенә 95 ел тула, ул республикабызда иң олы һәм абруйлы иҗади берлекләрнең берсе булып тора. Римма Ратникова рәислегендә журналистлык бергәлеге, чыннан да, нәтиҗәлелек буенча зур һәм әһәмиятле эш башкара. Президент, Парламент, Хөкүмәт, җирле үзидарә органнары булсынмы – һәркайсы массакүләм-мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Соңгы елларда журналистларның җәмгыять алдындагы җаваплылыгы аеруча артты, дип билгеләп үтте ул. Корылтайда соңгы 6 елда президиум эшчәнлеге турында Р.Ратникова тарафыннан хисап ясалып, шулай ук контроль-ревизия комиссиясенең эш йомгаклары игълан ителде. Аларның эшчәнлеге, канәгатьләнерлек, дип ахырдан бер тавыштан бәяләнде. Көн тәртибенә 5 сайлау куелган иде. Аерым алганда, ТР Журналистлар берлеге рәисе булып 5 нче тапкыр һәм 5 елга янә Римма Ратникова ачык тавыш бирү юлы белән сайланды һәм башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде. Аннары берлек президиумы, "Чаян” журналының баш редакторы Рафаэль Халиуллов рәислегендә контроль-ревизия комиссиясе, Россия Журналистлар берлегенең Олы жюриена Татарстан коллегиясе сайланды. Эш барышында дистәдән артык кеше мөнбәр тотып, күптөрле тәкъдимнәр кертелде, шул исәптән журналистларның хезмәт хакын күтәрү турында да, шулай ук Татарстан Журналистлар берлеген Россия Журналистлар берлегенә төбәк иҗтимагый иҗади оешма хокукларында кертү мәсьәләсе каралды. Р.Ратникова һәм республика берлеге юристы раслаганча, әлеге оешмалар икесе дә - мөстәкыйль юридик зат. Татарстан медиа-бергәлегендә бүген 8 меңләп кеше хезмәт куя, Татарстан Журналистлар берлегендә 1200 әгъза булса, шуларның 243е генә Россия Журналистлар берлегенә дә кергән һәм кайсылары төбәк дәрәҗәсендә генә әгъза булу яклы. Шуңа өстәп, юридик мәсьәләләрне яраклаштыру зарурияте калкып чыккан һ.б. Нәтиҗәдә, киләсе елга майда Россия Журналистлар берлеге корылтаена әзерлек эшләре башланганчы дип, Ашот Джазоян, агымдагы ел ахырына кадәр мәсьәләне хәл итү шарты куйды. Россия Журналистлар берлегенә кермәгән бер Татарстан гына, федерациянең 79 субъекты инде керде, сез барыбер Россия Журналистлар берлегенең бер өлеше инде, дип кодалады Мәскәү кунагы. Ф.Мөхәммәтшин исә, Россия берлегенә кушылу кызны теләмичә кияүгә биргән кебек чыкмасын: сөйләшергә, хезмәттәшлек формаларын табарга, диде.

Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе