Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Иран белән без ирешкән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк

Бүген ирешелгән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 11

Бүген ирешелгән килешүләр реаль проектларга әвереләчәк.
Бу хакта кичә Тәбриздә, Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе (Иран Ислам Республикасы) губернаторы Исмәгыйль Җаббарзадә белән очрашу тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Иран ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп, бу илгә беренче тапкыр килүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан Россия - Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Ул искәртеп узганча, Татарстан делегациясе составында министрлар, бизнес-берләшмәләр һәм фәнни даирә вәкилләре бар.

"Без сәфәр нәтиҗәләреннән канәгатьбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Программада бик күп очрашулар булды, үзебез өчен зур кызыксыну уятучы сәнәгать предприятиеләрен күрдек. Моннан тыш, безнең бизнесменнарның да эшлекле очрашулары күп булды. Иранда узган сөйләшүләр барышында без мәгариф проектлары буенча хезмәттәшлек турында килештек, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Безнең университетлар актив хезмәттәшлек итәчәк - бу студентлар, аспирантлар, укытучылар белән алмашу һәм белгечләр әзерләү". Ул искәрткәнчә, туристлык эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре хакында да фикер алышынган.

"Без Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе губернаторы һәм аның командасына шундый бай программа өчен рәхмәтлебез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Без бүген ирешкән килешүләр реаль проектларга әверелер дип ышанам. Эш даими, системалы нигездә алып барылсын өчен, без ике яктан да җаваплы кешеләрне билгеләдек, алар Татарстан - Иран мөнәсәбәтләрен координацияләп торачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул аныклап узганча, Татарстан ягыннан бу эшчәнлеккә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кураторлык итәчәк.

"Безнең хезмәттәшлек нәтиҗәләрен процентларда түгел, ә зур, кызыклы проектлар белән санарга кирәк", - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. - Андый проектлар күп булачак дип саныйм".
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе