Татарстан Мордовиядә басымга дучар Ләйсәнне сыендырырга әзер

Сарански шәһәрендә яулыклы Ләйсән Баляеваны үзе укыган мәктәптә калдыру өчен көрәш дәвам итә. Ул арада Казан Ләйсәнне Татарстандагы берәр гимназиягә алырга әзер булуын белдерә.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 16

Саранск шәһәрендә яулыклы Ләйсән Баляеваны үзе укыган мәктәптә калдыру өчен көрәш дәвам итә. Ул арада Казан Ләйсәнне Татарстандагы берәр гимназиягә алырга әзер булуын белдерә.

Саранск шәһәрендә Ләйсән Баляеваны үзе укыган 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфына алырга теләмәүләре турында хәбәрләр чыккач, "Азатлык" Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттаховка республика Ләйсәнне берәр мәктәпкә урнаштыра аламы дигән сорау юллаган иде. Министрлык Ләйсәнне сыендырырга әзер булуын белдерде. "Без берничә вариант тәкъдим итә алабыз", диде министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Мусина.

"Казанда 4-нче төрек гимназиясе бар. Тагын 12-нче кызлар гимназиясе. Анда күбесе мөселман балалар, торып укучылар да бар. Бу гимназиядә уку аңа бигрәк тә уңай булыр иде. Актаныштагы гимназия дә республикадагы иң яхшы уку йортларыннан", ди Мусина.

9 июль иртәсендә Мусина Ләйсәннең үзе һәм әнисе Тәнзилә ханым белән элемтәгә кереп Татарстанда кабул итәргә әзер булуларын белдерде. "Без Ләйсәннең үзен генә җибәрәсебез килми, килергә ниятләсәк, гаиләбез белән күчәргә туры килер", дигән Тәнзилә ханым.

Ләйсән Саранскида үз мәктәбендә укуын дәвам итә алсын өчен көрәш дәвам итә. Бу хакта Ләйсәннең адвокаты Марат Ашимов белдерде.

"Ләйсәнне үзе укыган 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфына алырга теләмиләр. Мәктәп җитәкчелеге Ләйсән тугызны бетерде, кулына документ алды, 10 нчы сыйныфка яңа таләпләр нигезендә укучылар җыябыз, Ләйсән торган йорт башка мәктәпкә карый һәм әнә анда барсын дип белдерәләр.

10 нчы сыйныфта 25 кеше булырга тиеш. 5 нче мәктәп мөдире бу 25 урынның барысына да гаризалар кабул иттек, сезгә урын юк дип белдерә. Безнең белүебезчә, алар 20 укучыны да көч хәл белән генә җыеп алган.

Элек бит 8-9да укыганнарны үзләре укыган мәктәптә калдыра иделәр. Беркем дә кемнең кайда яшәвенә игътибар итмәде. Ләйсән гел яхшыга гына укыды. Күрәсең, хәзер аларга өстән күрсәтмә төшкән һәм Ләйсәнне мәктәпкә кертмәскә телиләр", ди Ашимов. Аның сүзләренчә, Ләйсәннең бергә укыган сыйныфташларыннан, мәктәбеннән аерыласы килми.

Ләйсән математикадан олимпиадаларда 5нче мәктәпкә өлкә күләмендә җиңү китереп торган укучы. Бу хәл белән танышлар Фейсбукта 10нчы сыйныфка укучыларны җыйган вакытта чак-чак өчлегә укыган балаларны да мәктәптә калырга кыстаганнар дип язды. Ашимов 5нче мәктәп җитәкчелеге бөтен мәгълүматны яшерә дигән фикердә.

"5нче мәктәптә, гомум таләпләргә күрә, 1 июльгә кадәр үз тирәсендә яшәгән укучыларның гаризалары кабул ителде. Әгәр буш урыннар калган булса, читтәгеләрнекен дә алалар. 30 июньдә мәктәп сайтында урыннар юк дип яздылар. Без 1 июль көнне Ләйсәннең гаризасын тапшырырга теләгән идек, әмма кабул итмәделәр. Директор ялга китте дип белдерделәр. Аның урынына калган урынбасар да безнең гаризаны кабул итеп, теркәп, аннары аңа "урыннар юк" дип язып имзалаудан баш тартты. Бөтенесе безнең яннан качып бетте.

Хәзер без 15 июльдә мәктәп мөдиренең ялдан чыгуын көтәбез. Әгәр чыннан да 25 укучының барсы да бу мәктәпкә караган районнан икән, ул вакытта сүз юк. Әгәр алар булган мәгълүматны яшереп безнең гаризага "урыннар юк" дип язмый икән, без ул вакытта прокуратурага шикаять итәчәкбез. Килеп тикшерсеннәр чыннан да 25 укучыдан да гариза бар микән?" - ди Алимов.

Узган елның 12 маенда Мордовия Республикасы хөкүмәте мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәте турында карар чыгарды һәм анда яулык бәйләүгә каршы юллар бар иде.

Аннары бу карарны бер төркем мөселманнар мәхкәмәгә шикаять итте. Әмма 24 октябрьдә мәхкәмә бу карарны үз көчендә калдырды. Шуннан соң укучы мөслимәләргә басымнар башланды.

"Мәктәп мөдире яулык бәйләү сәбәпле миңа медаль бирелмәячәге һәм минем шәһәр олимпиадасында катнаша алмаячагымны әйтте. Ни өчен минем ак яулыгым белем алуга тәэсир итәргә тиешлеген һич аңламыйм. Миңа мәктәп мөдире йә яулыкны салырга, йә өйдә белем алуга күчәргә, йә башка мәктәпкә китәргә тәкъдим итә", - дигән иде Ләйсән Баляева.

Мордовиянең Азюрка авылында кызлар июньгә кадәр яулыкларын салмаса, 400гә якын укучы белем алган мәктәпнең лицензиясе алыначак дип тә белдерелде.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе