Татарстан мөфтияте ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 01

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре өчен ифтар уздырды. Анда ТР Президенты Аппараты вәкиле Ләззәт Хәйдәров, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР мөфтиенең, ТРМДН рәисенең урынбасарлары - беренче урынбасар Рөстәм хәзрәт Батров белән урынбасар Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук мөфтият вәкилләре, ММЧ баш мөхәррирләре һәм дин темасын яктыртучы журналистлар катнашты. Рамазан аена дип Татарстанга килгән Дагыстан Республикасы делегациясе җитәкчесе – Дагыстан башлыгы ярдәмчесе, сәясәт, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Мөхәммәд Мөхәммәдев Казан үзәгендә урнашкан “Дворянское гнездо” ресторанындагы ифтарга махсус кунак буларак чакырылган иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ифтар башланганчы, журналистлар белән аралашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап тотты. Татарстан мөфтияте социаль ислам идеяләрен гамәлгә ашыру юнәлешендә һәртөрле эш алып бара, нәкъ менә шуңа соңгы 3 елда Рамазан аенда “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән исемдә комплекслы программа эшли, күп санлы акцияләр, төрле чаралар үткәрелә, телевидение һәм интернет аша рус һәм татар телләрендә социаль роликлар күрсәтелә, дип билгеләп үтте аның рәисе. Рамазан аеның үзенчәлекләрен искәртеп, Коръән иңдерелгән бу айда укылган сүрәләрнең һәрбер хәрефе аны укучы өчен савабы җиде йөзгә, хәтта меңгә тапкырлап исәпләнә, ә калган ай-көннәрдә унга тапкырлап савап алабыз, димәк, бу изге ай тәмам булгач, безнең андый мөмкинлегебез күпкә кимрәк була; Рамазан ае, гомумән, безне Аллаһы Тәгаләдән куркырга, түземлелеккә, тәгам-ризыкның һәм суның кадерен белергә, янәшәбездәгеләрнең хәлен яхшырак аңларга өйрәтә, дип искәртте. Рамазан ае – бер айга сузылган бәйрәм, ә Ураза гаете бәйрәм беткәнгә хәсрәтле көннәр, дигән фикердә хәзрәт.

“Ураза тоту, кояш баеганчы җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып тору – ул дингә таба атлауның башлангычы гына, иң мөһиме – телеңне, күз карашыңны тыярга өйрәнү, үзеңне дини гыйлем тупланган китапларны укырга мәҗбүриләү, чөнки китап укудан кеше бизеп бара, кешегә гыйлем, акыл туплау кирәк, - дип саный Татарстанның дини лидеры. - Әйтик, хәтта хәләл кафеда бергә утырган гаилә дә сөйләшер уртак сүз таба алмый, аралаша белми – ата-анасы, баласы гаджетына текәлгән...” Әле дә ярый бездә теләгән һәркем, бигрәк тә яшьләр җомга намазларына, Рамазанда ифтарларга көн дә йөри ала, ә бит башка республикаларда бу юк, булганында да бездәге кебек күләмдә түгел, дип Татарстандагы мөмкинлекне сурәтли ул. “Әлхәмдүлилләһ, ураза тотучылар, намаз укучылар саны елдан-ел арта бара, хәер, Татарстанда ураза тотучылар намаз укучылардан элек тә күбрәк иде. Киләсе ел рамазан аена кадәр имин яшәргә, тагын да күбрәгебез дингә тартылып, ураза тотарга насыйп булсын иде. Рамазан – ул бөтен калган айларның солтаны - тулы бер елга рухыбызны ныгыта, көч бирә торган ай”, - дип, Камил хәзрәт Сәмигуллин игелекле гамәлләрне күбрәк эшләп савап җыярга өндәде.

Намаз укымыйм инде, шуңа күрә ураза тотуда файда юк, диючеләр бар, алар хаклымы, ягъни намазсызларга ураза тотудан дини күзлектән файда бармы, дигән сорауга мөфти хәзрәтләре, исламның биш нигезе бар, шулардан әгәр кеше намаз кылмаса, ураза тотса, кыямәт көнендә ураза өчен җавап бирмәячәк – шунысы бар, дип җаваплады. “Кайбер агайларга, нишләп намаз укымыйсың, дип сорау биргәч, балаларымны аякка бастырыйм, йортымны төзеп бетерим әле, пенсиягә чыккач укырмын, диләр, ә инде пенсиядәгеләрдән нигә намазга басмауларын сорагач, хәтерем юк, дип җавап бирәләр...” – дип, хәзрәт гыйбрәт өчен җим бирде.

Дини мәҗлес исә, традиция буенча, изге Коръән сүрәләре белән башланды. Авыз ачканнан соң, ахшам намазына ММЧ вәкилләренең күпчелеге басты, бу күренеш һәм ураза тотучылар күплеге дин әһелләрен дә, матбугатчыларны да гаять куандырды.

Ифтар барышында чыгыш ясаучылардан Татарстан Президенты Аппараты вәкиле Ләззәт Хәйдәров мөхтәрәм җәмәгатьне, шул исәптән Дагыстаннан килгән кунакларны, Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Дагыстаннан тулы бер делегация белән Рамазан ае уразасын тотып, бәрәкәт җыю өчен Татарстан җирен сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда мөфтиятнең журналистлар белән җәмгыятьтә тынычлык бәрабәренә дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәте алга таба да шулай дәвам итсен, дип теләде.

Дагыстан башлыгы һәм мөфтие исеменнән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановны, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм бүгенге ифтарга килгән журналистларны сәламләгән Мөхәммәд Мөхәммәдев, без, дагыстанлылар, иң кунакчыл халык, дип горурланырга яратабыз, ләкин Татарстандагы кунакчыллыкны күреп, телемне тешләргә мәҗбүрмен, чөнки биредә безне дә уздырганнар, дип таныды. Татарстан мөфтиятенең сыйфади эшчәнлеге буларак билгеләп, мәчетләрдә шуның кадәр күп ифтарлар уздырыла, өченче тапкыр республика күләмендәге гаять югары дәрәҗәдәге ифтарыгыз халыкара күләмдә дияргә була, чөнки анда бик күп чит ил кешеләрен, төгәлрәге, югары даирәдәгеләрне очраттым, кешеләр бер-берсенә ачык – болар буенча сездән үрнәк аласыбыз бар, диде ул.

Аннары сүз алган баш мөхәррирләр ислам динен саклап калу (чөнки җирлегебезгә тәңречелекне кайтаруны сорап, юллап йөрүчеләр бар), таралышын арттыру буенча фикер уртаклашты, тәкъдимнәр кертте, Татарстан мөфтиятенең журналистларны шулай махсус хөрмәт итүенә рәхмәт белдерде. Очрашу истәлеге буларак, ислам дине тематикасы буенча "Хузур" нәшрият йортында дөнья күргән китаплар җыелмасы бүләк ителү исә көтелмәгән тагын бер куаныч булды. Арада имамнар өчен махсус нәшер ителә торган "Шура" альманахының яңа 9 нчы саны да бар.

Искәртеп үтик: дәүләт җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары, төрле конфессия дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә эш алып барган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы карамагында 1403 мәчет, 45 мөхтәсибәт, 9 казыят, Россия ислам институты, 10 мәдрәсә, 350 мәктәп, Голәмәләр шурасы, нәзарәт химаясында 33 массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә, “Хәләл” стандартлар комитеты, “Хузур” нәшрият йорты эшләп килә. Күзләре начар күргән яки күрү сәләтен югалтканнар өчен Россиядә тиңе булмаган “Ярдәм” мөселман уку-укыту һәм тернәкләндерү үзәге дә ТРМДН патронажында игелекле гамәлләрен башкара, ил күләмендә таныла бара. Ел саен 1,5 меңләп мөселман "ДУР РТ ХАДЖ" программасы ярдәмендә изге сәфәрдә була - хаҗ кыла. Республика күләмендә ифтарлар үткәрелә: 2011 елда 1,5 мең чамасы, 2014 елда 2 меңгә якын һәм быелгы өченче ифтарга 5 меңләп кеше килеп, рухын ныгытып китте дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе