Тантаналы кичәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Күвәйтнең Ислам фәннәренә булышу оешмасы рәисе Хәмәд әс-Синан, Коръәнхафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Салихов һәм башкалар катнашты.
Элеккеге гореф-гадәт буенча әлеге чара изге Коръәнне укудан башланды. Аны Коръәнхафизлар әзерләү үзәгендә яңа укып чыккан Абдулхаҗи Ильясов башкарды.
Дини мәҗлесне РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул Үзәк җитәкчеләренә һәм мөгаллимнәргә җиңел булмаган эшләре өчен олуг рәхмәтен белдерде һәм бу чараның Коръәнхафизлар әзерләү үзәге, аерым алганда, РИИ, шулай ук Татарстан өчен мөһим булуын билгеләп узды.
"Шунысы мәгълүм: инкыйлабка кадәр татар мәдрәсәләрендә белем алучы шәкертләр шулай ук Коръәнне "Мөкаддимә әл-Җәзария” шигъри калыбына салып укыганнар. Шуңа күрә сез безнең өчен икеләтә куанычлы гамәл үтисез, беренчедән, студентларның белемен югары дәрәҗәгә менгерүдә көч түгәсез, икенчедән, ислами татар традицион белеменә яңарыш үткәрәсез”, дип билгеләп үтте Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исә студентларга "Мөкаддимә әл-Җәзария” не өйрәнеп, аларның үз максатларына ирешүдә бер адым алга китүләрен бәян кылды.
"Бүген дипломны төрле юллар, ысуллар белән алып була, ә менә иҗазатны алуы алай гына җиңел түгел”,-диде Камил хәзрәт.
Шәех Хамад әс-Синан мондый шатлыклы вакыйгада катнашуына сөенүен белдерде. "Мин шатмын биредә, Татарстанда, укучылар Коръән кагыйдәләре җыелмасын өйрәнә алуларына”,-диде шәех әс-Синан.
Котлау сүзләре тәмамланганнан соң, "Мөкаддимә”не өйрәнгән студентлар бөтенесе бергә Коръәнне укып күрсәттеләр.
Аннары студентларга Татарстан мөфтие һәм РИИ ректоры тантаналы шартларда иҗаз шәхадәтнамәләрен тапшырдылар. Югары кунакларга ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин исә РИИ билгесе төшерелгән шәмаил тапшырды дип хәбәр итте "Татар-информ".