Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Рамазан аенда тоткан уразаның иң зур бүләге - гөнаһларыбыз кичерелүе. Моңар ихлас теләк һәм омтылышларыбыз белән ирешеп була. Аллаһы Тәгалә илчесенең Сөннәтендә болай диелгән: «Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә теләп, чын күңелдән ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары кичереләчәк».

БӘЙЛЕ
2012 Июл 19
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 20 июльдә мөселманнар өчен иң кадерле ай – Рамазан башлана. Бу айда Аллаһы Тәгалә безгә туры юл күрсәтүче Коръәни-Кәримне иңдергән, шуңа да Рамазан ае – Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән яктыртылган аеруча мөһим ай.

Бу айда мөселманнарга ураза тоту фарыз ителгән. Коръәндә ачык әйтелгән: “Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган ап-ачык дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы (ураза) көннәре тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, бәлки сез шөкер итүчеләрдән булырсыз?” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 185 нче аять).

Рамазан аенда ураза тоту – ислам диненең биш баганасының берсе, димәк, авыру булмаган һәр мөселман өчен фарыз гамәл. Ураза тоту таң ату вакыты алдыннан алып, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торуны аңлата. Шулай ук уразадагы кеше рухи калебенә һәм ниятләренә зарар китерүче начар сүзләрдән, уй-фикерләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән читтә торырга тиеш. Гыйбадәт кылуда сабырлык, фәкыйрьләргә карата шәфкатьлелек күрсәтеп, нәфесебезне тыеп яшик.

Рамазан аенда тоткан уразаның иң зур бүләге - гөнаһларыбыз кичерелүе. Моңар ихлас теләк һәм омтылышларыбыз белән ирешеп була. Аллаһы Тәгалә илчесенең Сөннәтендә болай диелгән: «Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә теләп, чын күңелдән ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары кичереләчәк».

Рамазан ае фазыйләтләренең берсе булып Кадер кичәсе тора. Бу кичәнең кыйммәте мең айдан да зуррак. Нәкъ менә бу кичәдә Изге Коръән иңдерелгән, шуңа күрә бу кичтә бихисап санда фәрештәләр мөэминнәргә якынаеп җиргә төшә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләребез әҗер-саваплары зурдан булыр.

Рамазан аеның фазыйләтләре бик күп, шуңа да бу айда без аеруча тырышлык белән гыйбадәт кылсак, аның савабын, рухи кыйммәтен ныграк тоярбыз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында онытмыйк, чөнки алар безнең алда түгел, ә без аларга Ахыйрәттә Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү мөмкинлеген бирүләре өчен бурычлы.

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә уздырырга язсын, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!


ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе