Үзәк Диния нәзарәтенең (ЦДУМ) 225 еллыгына әзерлек уңаеннан, Татарстан Фәннәр Академиясендә икенче һәм өченче мөфти Габдессәләм Габдеррәхимов белән Габделвахит Сөләйманов турында түгәрәк өстәл уздырылды. Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте түгәрәк өстәлне Русия иҗтимагый палатасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дин иреге комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Диния нәзарәте, Русия ислам университеты белән бергәләп оештырды. Фәнни чарада мөфти Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Академия җитәкчесе Әхмәт Мәзгаров, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Русия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәистәше Римзил Вәлиев, галимнәр Илдус Әмирхан, Индус Таһиров, Илдус Заһидуллин, Ренат Нәбиев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рәмзи Вәлиев, Җәүдәт Сөләйманов, Резеда Сафиуллина, Нурмөхәммәд Хисамов һәм башкалар чыгыш ясады.
Мәхәлләдән дәүләткәчә
1788 елның 22 сентябрендә Екатерина Икенче Уфа шәһәрендә Оренбург мөселман Диния нәзарәтен (ОДМС) оештыру турында указга кул куя. Шуннан соң 1552 елда Казан, 1556 елда Әстерхан, 1590 елларда Себер ханлыгын югалкан татар халкы өчен яңа этап башлана. Мөфтият оешу нәтиҗәсендә мәчетләр салырга, мәдрәсәләр ачарга ирек бирелә. Нәтиҗәдә, 1917 елгы революиягә кадәр 5 меңгә якын татар мәхәлләсе Диния нәзарәтенә берләшә. Астан оешкан татар халкы – шушы мәхәлләләр 1917 елда Уфада узган Милли Мәҗлесендә Идел-Урал дәүләтен төзү карарын чыгара. Ягъни Диния нәзарәте канаты астында татар-мөселманнар мәхәлләдән дәүләт дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитә. Патша Сенаты язганча, мөфтият татар хөкүмәте булып формалаша. Ләкин большевиклар бу планнарны тормышка ашырырга ирек бирми.
Нәрсә ул мәхәллә?
XIX гасырның күренекле мәгърифәтчесе, “Тәрҗеман” газеты редакторы, Бакчасарай мэры Исмәгыйль Гаспралы мәхәлләне мини дәүләт белән чагыштыра. Мәхәллә – ул бер төркем халыкның җыелып, тупланып, тормышны киңәшеп бергә алып баруы. 1917 елга хәтле бөтен татар милләте шушы система белән яшәгән. Һәр авылда, шәһәрдә мәхәлләләр оешып, алар Үзәк Диния нәзарәтенә караган. Мөфти үзенә күрә шәех, халыкның төп лидеры булган. Ягъни боларның барысы да иман нигезендә оештырылган. Оешкан мәхәллә тора-бара мәчет салдырган, мәдрәсә, мәктәп ачкан. Шул рәвешле татарның үзидарәсе, милли яшәеш институты оешып киткән. Татарлар дәүләт системасыннан тулысынча бәйсез булган. Шуңа патша чорында да татарлар иманны, милләтне саклый алган, бүген дә эшли алмаган эшләрне башкарган. Мисал өчен, патша чорында халык кулында булган мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, мөфти бөтен халыкка баш булган, милләт эчендә тарткалаш чыгаручы фетнәчеләр булмаган.
Әлбир хәзрәт Крганов: “Үзәк Диния нәзарәте тирәсендә берләшергә кирәк”
Чувашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов чыгышында мөфтиләрнең эшчәнлегенә тукталды. Патша чорында җомганы ял көне итә алуда мөфтиятнең зур тырышлыгы булуын әйтте. – Безнең әле патша чоры мөфтиләре дәрәҗәсенә җиткәнебез юк. Кайбер кешеләрдән мөфтиятләр кирәк түгел дигән фикерләрне дә ишетәбез. Татар-мөселман юлы – мәхәллә юлы, Үзәк дини идарә юлы. Безгә яңа юл эзләргә кирәкми. Бабаларыбыз кара урманнар аша салган юлдан барырга кирәк. Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин боерыгы белән 2007 елда мәчетләр каршында иҗтимагый советлар оештырыла башлады. Шуның нәтиҗәсендә, Чувашстанда мәхәллә системасы кайтарыла башлады. Хәзер Чувашстандагы Тукай авылы чын мәхәллә булып яши. Бу авыл татар-мөселман тормышының чын моделе булып тора -, диде Әлбир Крганов.
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз патша чорында мөфтиләрнең мәгариф системасын ныгыту өчен зур эш алып баруларын билгеләп узды. Беренче мәхәлләнең Мөхәммәд пәйгамбәр чорында Мәккә шәһәрендә оештырылуын һәм шуннан өммәт формалаша башлавын искә төшерде.
Римзил Вәлиев: “Ислам үзәге – Шыгырданда”
Русия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәистәше Римзил Вәлиев үз чыгышында бүгенге татар-мөселман үзәкләре турында кызыклы фикер белдерде. 2000 еллар башында Түбән Новгородта бик күп фәнни җыеннар уза, китаплар чыгарыла һәм Новгород ислам үзәгенә әйләнә башлый.
– Хәзер алар пассивлашты. Бүген Чувашстанның Шыгырдан авылы чын ислам үзәгенә әверелде -, диде Римзил Вәлиев.
Индус Таһиров: “Милли яшәеш булса, дәүләт тә кайта”
Үз чыгышында академик Индус Таһиров Үзәк Диния нәзарәте оешу аркасында татар халкының сакланып калуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, татарларны дин коткарды. – Дәүләтле бөек чордан соң мескен елларда татар-башкортолар дини идарәгә таянды -,диде Таһиров.
Тарихчы Индус Таһиров фикеренчә, кайвакыт кадимчеләрне сүгү дөрес түгел. - Чөнки татар имамнары халыкны үз эченә бикләндереп, ят дөньяга чыгармыйча, халыкны бетүдән саклап калды. Безгә кадимчелек кирәк иде-, диде Таһиров.
Алга таба тарихчы узган ел Чувашстанның Тукай авылында булып кайтуын искә алды. – Бу авылда татарлар гөрләп яши. Татарның милли яшәеше булса, аның дәүләте дә кайтыр-, дип белдерде тарихчы Индус Таһиров.
Чувашстан кадимчеләре белән Мәскәү җәдитләре
Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин илдә 70тән артык мөфти булуны нормаль булмаган күренеш дип атады. Гомумән, күп мөфтиләрнең эшләре дә нормаль түгел. Бу мәсьәләгә читләтеп булса да, Рәфыйк Мөхәммәтшин тукталып узарга тырышты.
Аның фикеренчә, патша чоры мөфтиләре дәүләт белән конструктив эш алып бара алган. Ягъни ректор кайбер мөфтиләрнең халык өчен зыянлы, дәүләтне халыкка каршы шомландырган гамәлләрен читләтеп әйтеп китте.
- Кайвакыт җәдитчелек белән кадимчелекне каршы куялар. Бу үзенә күрә бер-беребезне бетерү өчен кулланыла. Чувашстанны кадимчелектә гаеплиләр, Мәскәүдә җәдитчеләр табылды- , ди Мөхәммәтшин.
Эш шунда: Үзәк Диния нәзарәтенә альтернатива булып торган Мөфтиләр Шурасы вәкилләре (мөфти Равил Гайнетдин урынбасары Дамир Мөхетдинов) Әлбир Кргановны ишми Ишан, колхоз имамы белән чагыштырды. Мөгаен, алар тарихи Мәскәү мәчетен алдап-йолдап җимерүне яңалык, ягъни җәдитчелеккә саныйлардыр.
Илдус Әмирхан: “Татарлар мәхәллә булып астан оешырга тиеш”<
/b>Мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирхан Үзәк Диния нәзарәтен таркатуны зур
фаҗига дип атады. Шуның аркасында бүген татарлар берләшә алмый, мөфтиләр бер-берсен судка бирә.
- Халык астан мәхәллә булып оешырга тиеш. Шуннан үзенең башлыгын, ягъни мөфтиен сайлар. Бүген Үзәк Диния нәзарәте мәхәллә юлыннан бара. Алга таба шулай дәвам итсә, милләтебез оешып китәр-, диде Илдус Әмирхан.
Галим Ренат Нәбиуллин мәхәлләне шәһәр җирендә оештыру мәсьәләсен күтәрде. Чөнки бүген авыл белән генә чикләнергә ярамый. Шул ук вакытта шул ук Чувашстанның Шумерля шәһәрендә мәхәллә оештыру башланды.
Ринат Закиров: “Халыкны дин юлыннан алып барабыз”
Мөфтиләргә багышланган түгәрәк өстәлдә Татар Конгрессы рәисе Ринат Закиров та чыгыш ясады. Ул татарны дин юлыннан алып баруның әһәмиятен билгеләде, конгрессның бу юнәлештә зур эш алып баруын әйтеп узды.
Ринат Закиров Илдус Әмирханны 8-9 июньдә Казанда узачак татар имамнары форумына чыгыш ясарга чакырды, мәхәллә турындагы китабын тиз арада бастырып имамнарга тарату мәсьәләсен күтәрде.
Ренат Вәлиуллин исә форумда татар-мөселман тормышы концепциясе төзелә башлаячагын хәбәр итте. Конгрессның Үзәк Диния нәзарәте белән хезмәттәшлектә торачагын искәртте.
Нәтиҗә
Җыен шуны ачыклады: татарның үз юлы бар – ул мәхәлләләрдән оешкан Үзәк Диния нәзарәте. Татарстан Фәннәр Академиясе, Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре дә бу фикерне хуплады. Димәк, алга таба төп сүз Үзәк Диния нәзарәте кулында булачак.
Александр Долгов