Татар мохтәрияте җитәкчеләре Президентка тәкъдимнәрен җиткерде

Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте конференциясендә татар телен саклау турында сөйләштеләр.

БӘЙЛЕ
2012 Май 15
Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте конференциясендә татар телен саклау турында сөйләштеләр. Президент Рөстәм Миңнехановка төбәктәге мохтәрият җитәкчеләре күп кенә тәкъдимнәрен җиткергән.

Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте хисап-сайлау конференциясе дүрт елга бер була. Ләкин мохтәрият җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, шулар арасында шура үз карары белән конференцияләр уздырырга хокуклы һәм аның чираттагысы татар теле проблемаларына багышланган.

"Татарстаннан читтә яшәгән татарларда, аеруча яшьләрдә һәм балаларда бу мәсьәлә аеруча кискен тора. Анда аралашу мохите дә юк дәрәҗәсендә, өйдә дә татарча бик сөйләшмиләр. Шуңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканда төбәкләрдәге оешмалар нәрсә эшли ала һәм бу эштә ничек Татарстан ярдәменнән файдаланырга дигән фикерләр төп мәсьәләләрнең берсе булып торды”, - ди Гыйльметдинов.

Очрашуда Татарстанның тулы вәкаләтле һәм сәүдә вәкиллекләре каршында татарча укыта торган сыйныфлар булдыру да тәкъдим ителгән. Әлбәттә, мохтариятләр турындагы федераль канун нигезендә төбәктәге татарлар җирле җитәкчеләрдән дә төрле ярдәм алырга хокуклы. Ләкин бу күренеш әлегә нык таралган дип әйтеп булмый. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар күбрәк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына өмет тоталар.

"Татар конгрессы - бөтен дөнья күләмендәге оешма. Ул юнәлешне билгели, ә безнең кебек оешмалар шул юнәлештә бергә эшлибез”,- ди Гыйльметдинов.

Әлбәттә, бүген бу өлкәдә Татарстанның төрле министрлыклары да хезмәт күрсәтә. Шуңа әлеге конференциядә аларның да кайбер вәкилләре катнашкан.

"Мәгариф һәм фән министрлыгы әсбаплар белән тәэмин итүдә, чаралар үткәрүдә башлап йөрүчеләр булып тора. Ә безнең җәмәгатьчелек оешмалары аларга ярдәм итә. Без бит Татарстан турында гына сүз йөртергә тиеш түгел, ә нәкъ читтә яшәгән татарларга игътибар кирәк.

Безнең эшләгән эшләребезнең төрле формалары бар. Мисал өчен, без берничә министрлык белән берлектә һәр елны зур гына тел лагерьлары уздырабыз. Киләчәктә төбәкләрдә шундый ук тел лагерьларын оештыру, яңа төрле интернет системалар куллану кирәк. Бер урында таптану дөрес булмас. Менә без инглизчә-урысча-татарча китап чыгардык. Татарчага өйрәтү өчен яхшы әсбап. Моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ниндидер өстенлекләр булдыру тиешле. Бәлкем яшьләр бу өлкәне сайласын өчен грантлар, стипендияләр булдырыргадыр”, - ди ул.
Рәсемдә - Илдар Гыйльметдинов
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе