Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе тәкъдим ителәчәк

Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе, “Татар иле” бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдим ителәчәк

БӘЙЛЕ
2012 Дек 01
Кышның беренче ае кергәч, 6-9 декабрь көннәрендә, Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае уздырылачак.

"Татар-информ” агентлыгы бу хакта бер атна элек хәбәр салса да, бүген "Татмедиа” матбугат мәйданчыгында шул уңайдан конференция уздырып, өстәмә мәгълүматлар беленде, төгәллекләр кертелде.

Корылтай программасы буенча, 6 декабрь көнне башта Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары буенча экскурсия уздырыла, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты” әсәрен тамаша кыла. 7се исә көннең беренче яртысында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында корылтайның пленар утырышы була, аннары эш 3 секциягә бүлеп дәвам иттерелә: Татарстан Фәннәр академиясе бинасында - "Татар милләтенең үсеш юллары”, "Казан” милли мәдәният үзәгендә – "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, IT-паркта – "Татар мәгълүмати кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темаларына. Секцияләрнең беренчесендә брошюра итеп басылачак 2013-2017 елларга "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе”, соңгысында "Татар иле” бөтендөнья татар социаль челтәре, рәсми рәвештә, тәкъдим ителә. 8ендә иртән "Корстон” комплексында пленар утырыш дәвам иттерелә, анда корылтайда каралган документлар, шул исәптән резолюция кабул ителә. Шулай ук конгрессның җитәкчелегенә саулау процедурасы да уздырылачак. Кичке 5тә исә Казанның Боз сараенда зур концерт тәкъдим ителә. 9 декабрьда исә делегатлар Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Питрәч, Саба кебек татар районнарына барып кайта.

Бөтендөнья татар конгрессының оешуына 20 ел тулуга туры китереп уздырыла торган бу корылтайда ТР дәүләт җитәкчелеге, төрле илләрдән 300дән күбрәк кунак, 120 журналист һәм 800 делегат катнашачак, шул исәптән РФнең 61 төбәкләреннән 423 делегат, чит илләрдән 218 милләттәш, Россия төбәкләреннән, тагын якын һәм ерак чит илләрдән мәртәбәле 300 кунак чакырылган - барлыгы 1200ләп вәкил җыелыр дип көтелә. Чакырылганнардан хәзерге вакытта 1098 кеше теркәлгән: 796 делегат, 302 кунак, РФнең 80нән артык журналисты.

Корылтайга моның кадәр күп кеше җыюны БТК БК рәисе Ренат Закиров, дөнья буйлап сибелгән халкыбыздан 200-300 генә милләттәшне чакырып фикерләшсәк, татар дөньясында бу сизелмәячәк тә, дип аклый, оешма халыкара булгач, корылтаен да 2 мең кеше сыешлы залда үткәрергә кирәк дип саный. Татарстан һәм Федераль Хөкүмәтләрнең ярдәмнәренә, теләктәшлекләренә таянып эшлибез, моңарчы да 900әрдән күбрәк имамнарыбызны, яшьләребезне Татарстан бакшкаласына форумнарга китердек, бик уңышлы чыкты, ди. Ләкин, мисалга, алдагы корылтайны әзерләп уздыру чыгымнары күпмегә төшкәнлеге турындагы мәгълүматны әлегә сер пәрдәсе томалаган. Һәрхәлдә, Р.Закиров аны чишмәде, сорагач, милләттәш бизнесменнар шактый өлешен каплады, дип котылды.

Корылтай, милли-мәдәни үсеш һәм татар халкын бергә туплау, соңгы бишьеллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару, алдагы шуның кадәр үк вакытка эш планын раслау максатыннан, "Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге Уставы нигезендә оештырыла. Аның эше барышында әлеге Уставны да, федераль законнарга яраштырып, үзгәртү ниятләнә. Шулай ук 2013-2017 елларга "Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе”н һәм аны гамәлгә ашыру программасын кабул итү планлаштырыла – бу, Ренат Зиннур улы "Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавабында белдергәнчә, конгрессның киләчәктә эшчәнлеген системага салу өчен ихтыяҗлы. Шулай ук, мәгариф турындагы федераль закон үзгәрү нисбәтендә, милли мәгарифкә кагылышлы җитди мәсьәләдә корылтай исеменнән махсус мөрәҗәгать белән чыгарбыз дип уйлыйм, ди БТК БК рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Закиров. Хәзерге вакытта әлеге халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге канаты астында 376 милли-мәдәни оешма эшчәнлеген алып бара һәм аларның 203е – Россия Федерацияседә, шул исәптән Татарстанда Татарстанда, булса, 123е – чит илләрдә, тагын яшьләрнең 50 берләшмәсе белән дә хезмәттәшлектә тора.

"Татмедиа” мәйданчыгында булган сөйләшүдә Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин белән Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтарияте Шурасы рәисе Фәрит Гыйбатдинов катнашып, үз төбәкләрендәге милли мәсьәләдәге вазгыять турында шәрехләмә бирде.

"Татар-информ" ярдәмендә "Татар-ислам.ком"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе