Татар имансыз булмас …яки Фәрит Мифтахов башлангычы

Россия ислам университеты бинасында Казан татарлары конгрессы рәисе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов башлангычында “Татар дөньясы һәм ислам” дип аталган концепцияне карап тикшерү өчен түгәрәк өстәл утырышы булды.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 31
Татарстан Дәүләт Шурасында җирле идарә комитеты бар. Аның составында җәмгыяви идарә секторы булдырып, түгәрәк өстәлдә куелган мәсьәләләрне хәл итеп була. Сектор җитәкчесенә Фәрит Мифтаховны тәкъдим итеп була. Ул шәһәр шартларында формалашкан илаһи-милли йөзен югалтмаган татар-мөселман өммәтенең күренекле вәкиле. Аның аркылы бик күп мәсьәләләрне чишеп булыр иде.

Россия ислам университеты бинасында Казан татарлары конгрессы рәисе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов башлангычында “Татар дөньясы һәм ислам” дип аталган концепцияне карап тикшерү өчен түгәрәк өстәл утырышы булды.

Утырышта бер төркем университет, конгресс һәм Диния нәзарәте галимнәре, имамнар, күп кенә җәмәгать эшлеклеләре, татар-мөселман пәрвәрләре катнашты. Алар арасында Татарстан президентының дин эшләре буенча вәкиле Марат Гатин, Русия ислам университеты мөдире Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якуб, “Әмирхания” мәгърифәтчелек вәкыфы рәисе Илдус Әмирхан, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстан мөселман хатын кызлары оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина, Бөтенрусия татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәистәше Римзил Вәли, Татарстан халыклары дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов, “Мөслимә” гәзите мөхәрире Әлмира Әдиятуллина (Һәдия) һ.б. бар иде.

Түгәрәк өстәлне Фәрит Мифтахов ачып җибәрде. Ул әлеге җыенның төп максаты – татар-мөселман җәмгыятенең яшәү рәвешен аныклау һәм шушы елның июнь аенда Казанда үткәрелгән өченче бөтенрәсәй татар-мөселман имамнары форумында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Рәсәй ислам университеты тарафыннан тәкъдим ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” дип аталган концептуаль эшләнмәләрне тикшерүне башлап җибәрү дип белдерде. Әлеге мәҗлес иҗтимагый башлангыч буларак үткәрелә, әмма кирәк булган очракта дәүләт идарә органнарына мөрәҗәгать итү дә файдага булыр дип белдерде.

Бу фикерне үзенең чыгышында Марат Гатин да хуплады. Шулай ук ул бүгенге рухи-мәдәни, соөиаль-сәяси вәзгыять шартларында дәүләт һәм дин мөнәсәбәтләренә тукталып үтте. Шушы контекстта түгәрәк өстәл күтәргән мәсьәләләрнең хуплавын белдерде. Куелган максатны концептуаль дәрәҗәгә күтәрү инде өлгергән мәсьәлә дигән фикерне әйтте. Түгәрәк өстәлдә катна-шучылар моңа үзләренең лаеклы өлешен кертәр дигән ышаныч белдерде.

Илдус Әмирхан үзенең чыгышында концептуаль эшләнмәләрнең аерым бүлекләренә тукталып үтте. “Ислам татар тарихында”, “Татар халкының дини юнәлешләре”, “Ислам һәм милләтләр”, “Исламда хакимият мәсьәләләре”, “Ислам күп мәдәнилек дөньясында” дигән беренче биш бүлегенә нинди өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертәргә кирәк булачагын әйтте. “Ислам һәм гаилә кыйммәтләре”, “Татарларда мәхәллә төзелеше”, “Мөселман мәгарифе” дигән бүлекләрнең үзенең профессиональ эшчәнлегенә аеруча якын торуын билгеләп үтеп, әлеге юнәлештәге эшләнмәләрен тиешле формага китереп, эшләнәсе концепциягә кертүне тәкъдим итте. “Ислам мәгүлүмат кырында” дигән соңгы бүлеккә аеруча игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Чөнки ди ул, мәгүлүмат системасы ул дәгъват системасы. Бу очракта – динебезне, мәгърифәтебезне, мәдәниятебезне, телебезне, гореф- гадәтебезне, яшәү рәвешебезне бөтен татар дөньясына җиткерү. Монда сукырларча клонлаштыру, калькалаштыру, яраклаштыру юлыннан китеп, үзебезнең тамыр системасына тоташу кирәк дигән тәкъдимне кертте. Ягъни, әлеге максатларны тормышка ашыру татарның рухи-әхлаки, милли-мәдәни, җәмгыйви яшәеш традициятәре нигезендә барырга тиеш диде ул. Югыйсә татарның милли сыйфатларын инде онытып барабыз булса кирәк. Үзебезнең милли индификаторларыбызны барламыйбыз, милли йөзебезне ачыкламыйбыз. Динебез безнең гарәптән (гореф-гадәт, йола буенча әйтәм), телебез, имлабыз урыстан, исем-атамабыз мәгъриптән, холкыбыз яһүдтән. Менә урысны аз-маз тырмаштырсаң татар килеп чыга диләр. Ә менә татарны үзен аз-маз тырнаштырсаң кем килеп чыгар икән – гарәпме, урысмы, яһүдме? Күп очракта безнең татарлыгыбыз үзара талашка, хөсетлеккә, дөнья артыннан куылуга гына кайтып кала. Татарлыгыбыз сүздән, риялыктан ары узмый. Әлеге концепция нәкъ шуларны истә тотып эшләнсен иде дип белдерде ул.

Апанай мәчете имамы, Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире, татар милли гакыйдәсе өстендә эшләүчеләрнең берсе Вәлиулла Якуп түбәндәге фикерләрне әйтте: “Безнең дөньябыз матди мәнфәгәтьләргә, монафикълыкка корылган, цинизмга бирелгән мәйдан. Мондый шартларда безгә милли үз-үзеңлелек хисен үстерү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Чөнки һәр халык үз мәнфәгатьләре, үз ирке өчен кан кою дәрәҗәсендә көрәшә. Инде таралып-тузып беткән шартларда да милләт язмышы турында уйламый. Ул һаман да “интернационалист” калыпларында кала бирә. Ә бит ди ул Руссиядә тарларга карата фикер начар түгел. Кайсы гына түрәне алма, ул иң беренче татарга хөрмәтен белдерә. Чөнки барысы да татарның Русиядә тоткан күренекле урынын яхшы белә. Без озак елларга сузылган мескенлек, көчләп тагылган интернационал, соңгы кисәгебезне дә башкаларга бирергә тиешле изү корбаннары, ди ул. Без дөньяның кырыс булуын яхшы аңларга һәм үзең өчен көрәшкә өйрәнергә тиешбез. Беренче чиратта нәкъ шуны аңларга кирәк. Әгәр без үз-үзебезне хөрмәт итсәк, динебезне, мәгарифебезне, мәдәниятебезне, телебезне алдынгы халыклар дәрәҗәсенә күтәрсәк, моны бөтендөнья җәмәгатьчеле алкышлап каршы алыр иде, дип белдерде ул.

Наилә Җиһаншина үзенең чыгышын, нигездә, татар-мөселман гаиләсе институтын торгызуга багышлады. Ул җитәкләгән татар мөселман хатын-кызларының җәмгыятенең шушы мөһим эшнең үзәгендә тора икән. Бу оешма үзенең яшәү дәверендә татар-мөселман гаиләләрен төзүдә байтак кына эш башкарган. Бүген дә аның картотекасында гаилә корырга ният кылган 5000 нән артык хатын-кыз исәпләнә. Гаилә институтына бәйле рәвештә яучылык институты да торгызылып килә икән. Наилә ханым шулай ук мөселман хатын-кызларының көнкүреш хәлләренә дә тукталып үтте. Аларның ана, әби вазыйфаларын башкару үзенчәлекләренә игътибарны юнәлтте. Кием-салым, бизәнү-ясану әйберләре дә читтә калмады. Шулай итеп концепциянең Гаилә институтына багышланган бүлегенә дә берникаләр гамәли өлеш кертелде. Әлмира Һидиятуллина үзенең чыгышын, нигездә, татар-мөселман балаларын тәрбияләүгә һәм бу эштә хатын-кызның роленә багышлады. Тыңлаучылар-ның игътибарын бу юнәлештә үткәрелгән чараларга – бәйгеләргә, конкурс-ларга, җыйыннарга юнәлтте. Балаларны бергә җыеп туплау, алар арасында ярыш уздыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде инде, диде ул. Әмма бу мөһим эшкә күәт бирүчеләр җитәрлек түгел дип үзенең борчылуын да белдерде.

Римзил Вәли концепциянең “Татарларда мәхәллә төзелеше” дигән бүлегенә аеруча игътибар итте. Илдус Әмирханның мәхәлләләр проблемасын күтәрүенә югары бәя биреп, шәһәрләрдә дә бу проблеманы күтәрә башларга кирәк дигән фикерне әйтте. Инде андый үрнәкләр бар дип белдерде. Шушы максаттан чыгып шәһәрләрдә милли бистәләр булдыру әһәмияткә ия диде ул.

Ирек Шәрипов түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләрнең зур әһәмияткә ия икәнлеген игътибар итеп, аларны Татарстанда яшәгән халыкларга да җиткерү бик файдалы булыр иде дип белдерде. Чөнки бу мәсьәләләр аларның барысына да кагыла. Әгәр татарлар аларның чишелешен хәл итсәләр, бу башкаларга да үрнәк булыр иде һәм Татарстанда яшәгән барлык милләт вәкилләре арасында дуслык тагы да ныгыр иде дип белдерде.

Дамир Исхаков исә үзенең чыгышында ислам диненең демократик мәйданын киң дип атап, бу киңлектә барлык куелган мәсьәләләрне чишәргә мөмкин, әмма бүгенгә аларны чишә алырлык кешеләрнең аз булуын билгеләп үтте. Моңа имамнарыбызның белемсезлеге дә киртә булып тора диде ул.

Әйтелгән фикерләргә тагы берничә сүз өстисем килә. Бүгенгә бу мәсьәләләрнең чишелешенә төп киртә булып аларның хокукый яктан ныгытылмавы, шул сәбәпле гамали яктан лигитимсызлыгы. Әмма куанычлы ягы да бар: бу түгәрәк өстәлне җәмгыяви нигездә булса да төп оештыручысы закончылык инициативасы хокукына ия Татарстан дәүләт шурасы вәкиле Фәрит Мифтахов булганлыктан, куелган мәсәләләрнең чишелешенә әлеге хокукый яктан да басма салынды дигән сүз. Моның өчен хокукый нигез дә бар. Ул да булса Русия дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән “Җирле дәүләт идарәсе кануны”. Әлеге канунда җирле идарә структурасында җәмгыяви идарә структуралары да каралган. Безнең исә Дәүләт Шурасында җирле идарә комитеты бар. Аның составында җәмгыяви идарә секторы булдырып, түгәрәк өстәлдә куелган мәсьәләләрне хәл итеп була. Сектор җитәкчесенә Фәрит Мифтаховны тәкъдим итеп була. Ул шәһәр шартларында формалашкан илаһи-милли йөзен югалтмаган татар-мөселман өммәтенең күренекле вәкиле. Аның аркылы бик күп мәсьәләләрне чишеп булыр иде.

Аннан соң түгәрәк өстәлдә Татарстан президенты вәкиленең дә булуы һәм аның куелган мәсьәләләрне яклавы эшкә зур таяныч булып тора.

Саклык белән булса да әйтик – боз кузгалды булса кирәк.

Татар заманы өчен Илдус Әмирхан

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе