Төркиянең Бурса каласы җитәкчесе Татарстан белән кызыксына

Казанга Төркиянең Бурса вилаяте губернаторы Шаһабетдин Харпут җитәкчелегендә төрек эшмәкәрләре делегациясе килде.

БӘЙЛЕ
2013 Май 16
Казанга Төркиянең Бурса вилаяте губернаторы Шаһабетдин Харпут җитәкчелегендә төрек эшмәкәрләре делегациясе килде. Төркия кунакларын Татарстан президент кабул итте. Кичә - 15 майда эшмәкәрләр Чаллы һәм Алабугадагы сәнәгать үзәкләренә сәфәр кылды.

Татарстан өчен Төркия бүгенге көндә иң мөһим сәүдә партнерлары арасында. 2012 елда ике республика арасындагы сәүдә әйләнеше 929 миллион доллар тәшкил итте. Хәзерге вакытта Татарстанда рәсми теркәлгән һәм төрекләр белән бергә корылган 320 ширкәт исәпләнә. Бүгенге көндә Төркиядән Татарстанга кертелгән инвестицияләр күләме 1 миллиард 500 миллион доллар белән хисаплана.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу саннарга Бурса губернаторы белән очрашу барышында аеруча басым ясап әйтте һәм ике республика арасында арта барган хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга теләүләрен белдерде. Әлеге максаттан узган елның октябрендә Төркиянең сәнәгать мәркәзе саналган Бурса шәһәрендә татар-төрек эш форумы да оештырылган иде. Бурса губернаторының бу сәфәре бер карашка Татарстан президентының эшлекле сәфәренә бер җавап рәвешендә булды. Бу хакта ул Төркия республикасының Казандагы баш консуллыгында Татарстанда эшләүче төрек эшмәкәрләре һәм баш консул Сабри Тунч Ангылы белән очрашуында да әйтеп узды. Губернатор берүк вакытта Казандагы татар кунакчыллыгына хәйран калуын, Татарстанда капитал салу өчен төрле мөмкинлекләр булуын да яшермәде.

"Мин Татарстанга килгәч үземне Төркиягә кайткан кебек хис иттем. Татарлар да төрекләр кебек көләч йөзле, кунакчыл икән. Хәтта шуны да әйтәсе килә, мин монда килергә бераз соңга да калганмын кебек. Ярый әле Казанга килеп мондагы вазгыятьне үз күзләрем белән күрдем. Мин Татарстанда зур инвестиция мөмкинлеге булуын да аңладым. Бу мөмкинлекне Бурсага кайткач тиешле даирәләргә сөйләп төрек эшмәкәрләрен Татарстанга капитал салырга өндәячәкмен", диде ул.

15 майда Төрек эшмәкәрләренең бер өлеше губернатор белән Камаз заводы һәм Алабуга махсус икътисади зонасындагы эшләр белән танышырга китсә, бер өлеше Татарстан премьер-министры Илдар Халиков белән очрашып конкрет эш проектлары хакында сөйләште.

Министрлар кабинетында узган бу очрашуда Төркиянең танылган "Аҗыбадем" компаниясе җитәкчеләре Казанда медицина клиникасы ачарга теләүләрен ачыклады. Премьер-министр төрекләргә клиника төзү өчен төрле вариантлар тәкъдим итте. "Безнең әзер биналарыбыз да бар, телисез икән үзегез төзергә теләгән биналар өчен җир дә бүлеп бирә алабыз", дип белдерде ул. Шулай итеп, Бурса губернаторының Татарстан сәфәре икенче көнне үк анык нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Төркиянең эшлекле делегациясен бу сәфәрдә Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин озатып йөрде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

avatar
1 Jinky • 03:03, 2013 Июл 22
That ins'thgis just what I've been looking for. Thanks!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе