Төркия җөмһуриятенең гимны һәм Коръән сурәләре белән башланып киткән симпозиумда Искешәһир губернаторы исеменнән аның вәкиле Өмәр Фарук Гүнай, Төркия дин эшләре министрлыгы тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы Мәһмәт Пачаҗы сәламләү нотыгы белән чыктылар. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин да Идел буе мөселманнарының кайнар сәламнәрен җиткереп, симпозиумны ачып җибәрүчеләр арасында урын алды.
Симпозиум кунаклары "Россия-Урта Азия җөмһуриятләрендә югары дини белем бирү программалары һәм укыту әсбаплары”, "Ауразиядә югары дини белем бирү корылышларында диния нәзарәтләренең роле, проблемалар һәм аларны чишү юллары”, "Төркия һәм Балкан илләрендә югары дини белем бирү программалары һәм дәрес әсбаплары”, "Ауразиядә уртак теология программасын булдыру” кебек дүрт утырышта төрки халыклар күпләп яшәгән төбәкләрдәге дини мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Беренче утырышта Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин "Россия Федерациясендә Ислам динен өйрәтү комиссиясе һәм уртак уку-укыту программасын төзү буенча башкарылган эшләр” дигән доклад белән чыкты.
Чара ахырында 8 маддәлек резолюция кабул ителде. Анда дин эшләре буенча хезмәттәшлекнең төбәкләрдә һәм дөньядагы чуалчык мәсьәләләрнең чишелешендә әһәмиятле роль уйнаячагы белдерелә. Дини идарәләрнең бәйсез, йогынтысы көчле һәм җитди корылыш хәленә китерелүе, халыкның дини белемен арттыруга хезмәт итеп, ватандашларның үз җәмгыятьләренең үсешенә һәм тотрыклылыгына өлеш кертәчәге бәян ителә. Шулай ук дини белем бирүче корылышларда эшләүче мөгаллимнәрнең үзләре булынган төбәк шартлары кысаларында мәчетләрдә дә хезмәт күрсәтеп, җәмгыятьнең турыдан-туры дини белемен арттыру юлында мөһим эш булып торачагы да резолюциядә урын алды.
"Төрки дөньяда дини тормыш һәм көнүзәк мәсьәләләр” симпозиумы Искешәһәрнең 2013 елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуы уңаеннан "2013 - Төркия дөнья мәдәнияте башкаласы” агентлыгы тарафыннан оештырылды. Әлеге җыенда, бу симпозиумны киләсе елларда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булып сайланган һәр шәһәрдә үткәрергә, дигән карарга киленде. Димәк, аның икенчесе 2014 елда төрки дөнья мәдәнияте башкаласы итеп билгеләнгән Казанда узачак дип хәбәр итте "Татар-информ".