Төрки дөнья йолдызлары Әнкарәдә очраша

Төрки милләтләрнең халыкара мәдәният корылышы ТӨРКСОЙ, оешуына 20 ел тулу мөнәсәбәте белән, бөтен төрки дөнья сәнгать йолдызларын бер сәхнәгә җыя.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 30
Төрки милләтләрнең халыкара мәдәният корылышы ТӨРКСОЙ, оешуына 20 ел тулу мөнәсәбәте белән, бөтен төрки дөнья сәнгать йолдызларын бер сәхнәгә җыя. Иртәгә, ягъни 1 октябрьдә, Төркия башкаласы Әнкарәнең иң абруйлы концерт залында 14 төрки җөмһурияттән килгән 150 сәнгать остасы зур тамаша күрсәтәчәк.

Концерт программасында Азәрбайҗанның күренекле композиторы Сәрдар Фараковның ТӨРКСОЙ оешмасы юбилеена махсус багышлап язылган "Төрек фестивале” увертюрасы тамашачыларга беренче мәртәбә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук әлеге дата уңаеннан иҗат ителгән башка музыкаль әсәрләр дә тәүге тапкыр бу чарада яңгыраячак. "Төрки дөнья йолдызлары” дип аталган концертның тагын бер зур яңалыгы булып, төрек халкының иң тарихи сәнгать корылышы, 1826 елда нигез салынган һәм 1932 елда Мостафа Кемаль Ататөрекнең боерыгы белән исеме "Президент симфоник оркестры” дип үзгәртелгән коллективның чыгыш ясавы тора. Төрки дөньясының милли классик әсәрләре әлеге сәнгать корылышы башкаруында яңгыраячак.

ТӨРКСОЙ оешмасына 20 ел тулу җәһәтеннән үткәрелгән бу зур тамашада Татарстан һәм татар халык музыка сәнгатен Регина Вәлиева, Арслан Сәйфи һәм Рөстәм Вәлиев тәкъдим итәчәкләр.
800 кешелек концерт залындагы тамашачылар арасында Төркиянең дәүләт, сәясәт һәм сәнгать эшлеклеләре, төрки җөмһуриятләрнең мәдәният министрлары һәм вәкилләре белән бергә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, элеккеге мәдәният министрлары Марсель Таишев, Илдус Тарханов һәм Зилә Вәлиева да урын алачак.

2 октябрь көнне ТӨРКСОЙның Әнкарәдәге штаб-фатирында ТӨРКСОЙ мәдәният министрларының XXXI Даими Шурасы утырышы узачак. Анда Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан кебек ТӨРКСОЙ оешмасына тулы әгъза илләр һәм Алтай, Башкортостан, Гагауз җире, Саха-Якутия, Татарстан, Тыва, Төньяк Төрек Кипр кебек күзәтүче-әгъза җөмһуриятләрнең мәдәният министрлары вә вәкилләре катнашачак. Бу чарага шулай ук Төрек Шурасы, Аксакаллар Шурасы, Төркичә сөйләшүче илләрнең парламенты ассамблеясы (TÜRKPA), Төрк Академиясе президентлары һәм Төркия мәдәният вә туризм министры Өмәр Челик тә чакырулы. Утырышта Татарстан дәүләте исеменнән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, мәдәният министрлыгының төбәкләрарасы хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Денис Блинов, элеккеге мәдәният министрлары Марсель Таишев, Илдус Тарханов һәм Зилә Вәлиева иштирак итәчәкләр.

XXXI Даими Шурасы утырышы көн кадагында 2014 ел эшчәнлек программасы, киләсе елда Төрки мәдәният башкаласын игълан итү чаралары бар. Шулай ук 2014 елның кайсы данлыклы төрки шәхес исеме белән йөртеләчәге турында сөйләшүләр алып барылачак. Утырышның соңгы бүлегендә ТӨРКСОЙ оешмасының җитәкчесе сайланачак, Даими Шураның 32 нче утырышын кайда һәм кайчан үткәрергә кирәклеге билгеләнәчәк.

ТӨРКСОЙ мәдәният министрларының XXXI Даими Шурасы утырышына чакырылган кунаклар беренче эш итеп Мостафа Кемаль Ататөрекнең мавзолеена чәчәкләр куячаклар. Утырыш эшчәнлеге алдыннан "XV ТӨРКСОЙ рәссамнарының очрашуы” дип аталган рәсем күргәзмәсенең ачылыш тантанасына катнашулары көтелә һәм әлеге сәнгати очрашуда иҗат ителгән әсәрләр арасында беренче урынга лаек күрелгән рәсемнең авторы – хакас халкының танылган рәссамы Виталий Кызласовка ТӨРКСОЙ оешмасының махсус бүләген тапшыру планлаштырылган.

Чараның тагын бер әһәмиятле вакыйгасы бар: Төркия президенты Абдуллаһ Гүл төрки дәүләтләрнең мәдәният министрлары һәм вәкилләре белән Чанкаядагы резиденциясендә очрашып, сөйләшүләр алып барачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе