Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән Илдус хәзрәт Фәиз хезмәттәшлек итәргә килеште

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Русия Үзәк Диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

БӘЙЛЕ
2012 Май 22
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Русия Үзәк Диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Киләчәктә Изге Болгар җыенын бергәләп уздыру күздә тотыла.

Кичә, ягъни 21 майда Болгарда ислам дине кабул ителүгә багышлап, Истәлек билгесе ачылганнан соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз һәм Русия Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалады. Анда Татарстан җитәкчеләре дә катнашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән белдерүләренчә, ул төрле чараларны бергәләп уздыру, төрле өлкәдә хезмәттәшлек алып баруны күздә тота.

Документ нигезендә, Татарстан мөфтияте һәм Үзәк диния нәзарәте динара диалог, яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү, экстремизм һәм радикализмны булдырмау, мәгариф, хәйрия, хаҗ оештыру, хәләл тармакны үстерү, дәүләт оешмалары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә уртак эшчәнлек алып барачак.

Хәзер Изге Болгар җыенын уздыруны да ике мөфтият бергә алып барачак. Шулай ук төрле конференцияләр, форумнар оештыру, тәҗрибә уртаклашу каралган.

Башка кайбер мөфтиләрдән аермалы буларак, Изге Болгар җыенында Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән вәкиллек тә, Илдус Фәиз дә ел саен диярлек катнашып килә. Быел әлеге җыен 10 июньдә узачак. Әлеге җыен вакытында мөселманнар арасында зур шау-шу тудырган "Саклаучы” сыны куелыр дип фаразлана.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе