
Дини гыйлемебезне арттыру өчен быел без Казандагы "Сөләйман” мәчетенә өчәүләп, ягъни 60 яше тулган көнне бу гыйбадәтханәгә аяк атлаган Гөлсирә Мансурова, Гөлназ Петрушина һәм мин Пермьнең Барда районыннан килдек.
Шәхсән үзем Барда районындагы Күрмәүчеләр җәмгыятенең сәркатибе булып эшлим. Оешмабыз бүгенге көндә 15 яшьтән 90 га хәтле 51 әгъзаны берләштерә. Узган елда шулардан 13 кеше "Сөләйман” мәчетенә барып, гыйлем туплап кайтты. Күпчелек күрмәүчеләребез татарның йөрәгенә – Казаныбызга тәүге тапкыр аяк басты.
Безне биредә бик дустанә һәм җылы кабул иттеләр. Биредә динебезне өйрәндек, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын зиярәт кылдык.

Безне бар мәшәкатьләрдән арындырып, якты дөнья гүзәллеген тоярга, күңел күзләребезне ачарга, Брайль системасы буенча язарга, укырга өйрәтүче, гарәп теленә төшендерүче, хак юлыбызны танытучы олы йөрәкле, киң күңелле җитәкчеләребез Илдар хәзрәт Баязитов, "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Мәликә абыстай Гыйльметдинова һәм "Сөләйман” мәчетенең башка әһелләренә без иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга Аллаһының мең рәхмәтләре яусын, башлаган гамәлләре дәвамлы булсын.
Мин үземнең җылы хисләремне шигъри юлларга да салдым. Шуларның берсен сезнең хөкемгә тапшырырга уйладым.
Мең шөкер
Аллаһка мең шөкер, диеп
Башлыймын яңа көнне.
Төшләр күреп, тән тыныгып,
Үткәрдем узган төнне.
Раббыга рәхмәтләр укып,
Җиргә аягым басам.
Күкне иңлим, җирне тоям,
Бар дөньяга сокланам.
Белми гөнаһлар эшләсәм,
Кичерсә иде Ходай.
Минем тормыш рәвешемнән
Аллаһым булсын разый.
Изгелекләр кылыйк һәрчак,
Дөньялар тыныч торсын.
Мәчет манараларыннан
Азаннар яңгырасын.
Әмирә ҮТӘГӘНЕВА,
Пермь крае, Барда районы Күрмәүчеләр җәмгыяте сәркатибе