Түбән Камада 300 хатын-кыз баш күтәрде

Түбән Кама шәһәре хатын-кызлары “Рисәлә”мәдрәсәсенең яңа ректоры Рәфыйк Исламгалиевны эшеннән алуны сорый. 300 хатын бу турыда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Түбән Кама мэры Айдар Метшинга хат язды. Татарстан мөфтиенең әлеге хатка әле реакциясе юк.

Читайте также
2012 Апр 18
Түбән Кама шәһәре хатын-кызлары “Рисәлә”мәдрәсәсенең яңа ректоры Рәфыйк Исламгалиевны эшеннән алуны сорый. 300 хатын бу турыда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Түбән Кама мэры Айдар Метшинга хат язды. Татарстан мөфтиенең әлеге хатка әле реакциясе юк.

2011 елда Рәфыйк Исламгалиев Түбән Каманың “Рисәлә” мәдрәсәсенә ректор итеп куелгач, уку йортында 56 шәкерттән ике кеше калды. 300 хатын-кыз мәдрәсәнең юкка чыгуына борчылып, баш күтәрергә булды.

Түбән Камада дини үзгәрешләр Татарстан мөфтие итеп Илдус Фәиз сайлангач башланып китте. Түбән Кама районын вахабилыкта гаепләделәр, шуңа мәдрәсәгә яңа ректор куелды. Шулай да район мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вакытлыча вазыйфасында калдырылды. Хәзер ул мөхтәсиб вазыйфаларын башкаручы булып тора. Бу Түбән Камага тагылган ярлыкның уйдырма булуын исбатлап тора. Аннан шәһәрдәге мәчет шактый актив эшчәнлек алып бара: садикта мөселман балалары төркеме ачылган, җәйге лагерьлар уза, яңа мәчет салырга халык үзе акча җыя. Шулай ук мәчетләрдә эш татар телендә алып барыла, җомга вәгазьләре татарча сөйләнә, халык имам Йосыф Дәүләтшиннан риза. Нәк тә халык белән мәчет арасында мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы мөхтәсибне вазыйфасында тота. Әмма Рәфыйк Исламгалиевне “Рисәлә”гә ректор итү мәдрәсәне тарткатуга китерде, мәчет-мәдрәсә арасында фетнә чыкты. Рәфыйк хәзрәт мәдрәсәдән укытучыларны эштән ала башлагач, хатын-кызлар аны өч көн уку йортына кертми торды. Хәзер инде мәдрәсәдә ике шәкерт кенә калгач, 300 хатын мөфтигә хат язарга булган. Гомумән, ректорның ислам дине һәм татар милләтенә яла яккан язмалар язучы Рәис Сөләйманов белән тыгыз элемтәдә торуы да фаразлана.

Хатта язылганча, шәһәр хатыннарыныд мөфти фәрманы белән мәдрәсәгә ректор итеп җибәрелгән ректор Рәфыйк Исламгалиевка чыдар хәлләре калмаган. Алар хат язып, имзалар җыеп, Илдус Фәизгә бәгырь түрләреннән чыккан хакыйкатьне җиткерергә тели. – Яңа ректор бөртекләп җыелган мәдрәсәне таркатты. Әдәпсез, гыйлемсез бу кеше мәдрәсә шәкертләренә дә, мөгаллимнәргә дә тупас мөгамәләдә булды. Аның белән бик күп тапкырлар сөйләшеп карадык. Без, ак яулыклы әби-апалар, егерме еллап иман сагында торабыз. Динебез ныгысын, иманлы кешеләр артсын өчен мәчет-мәдрәсә төзелешенә дә, гыйлем бирү, гыйлем алу юлында да көчебездән килгән кадәр тырышабыз. Ләкин “Сез сектантлар – үтерегез мине”, “сез – ваһһабистлар” сүзеннән башканы ишетмәдек, үзенең хатасын аңларга да теләми. Һаман да безнең өстән донос язып, “мин президент һәм мөфти кешесе”-, дип күкрәк сугып, мөфти исемен пычратып, әшәкелекләрен эшли тора.

Бүгенге көндә мәдрәсә мөгаллимнәре эштән китте. Ике шәкерткә ике укытучы калды – ректор һәм аның ярдәмчесе (анысының да дини гыйлеме юк). Үз анасын хөрмәтләүче чит аналарга да ихтирамлы була. Әмма бу кеше Аллаһ юлындагы кешегә ошамаган. Мәдрәсәгә мөгаллимнәрен бер сәбәпсез эштән куган, шәкертләрне таратып бетергән, мәчет хәзрәтләрен төрле сүзләр белән хурлаган, җәмәгатьчелек фикере белән килешмәгән бу бәндәдән тагын ни көтәргә була?! -, диелә Түбән Каманың 300 хатын-кызы кул куйган хатта. Шуңа да Түбән Кама хатыннары мөфтидән ректорны эшеннән алуны сорыйлар. Аның бу эштә калуы мөселманнарга файда китерми, киресенчә коткы чыгара дип саныйлар.

Мәдрәсә ректоры Рәфыйк Исламгалиев исә уку йорты элеккечә эшли дип белдерде. Шәкертләрне беркем кумады, аларның үзләренең китеп бетүен әйтә. – Чөнки укыту программасында гакыйдә үзгәртелде. Элек алар ибн Таймия гакыйдәсе буенча белем алган. Без хәзер Хәнәфи мәзһәбенең Матуриди гакыйдәсе белән укытабыз. Аларга бу ошамады -, ди Рәфыйк Исламгалиев. Шул ук вакытта мәдрәсәдә укуту эшенең Хәнәфи мәзһәбе нигезендә алып барылуы билгеле.

Түбән Кама мәдрәсәсе тормышында күп катнашкан бер абзый исемен атамуны үтенде. Ул Рәфыйк Исламгалиевның гаепләүләреннән туеп беткән. - Мәдрәсә беркайчан да халык игътибарыннан читтә булмады, мәхәллә шул шәкертләр белән яшәде. Җомга көннәрендә әбиләр укыган сыйныфларда өстәлләрне җыеп куючылар да шәкертләр иде, юлдан кар көрәүчеләр дә шулар булды, пешергән ризыкларын, әзерләгән тәм-томнарын авыз иткәндә дә шәкертләр беренче иде. Шәһәребездә гыйлем алучыларыбыз бар, шулар бәрәкәтендә яшибез дип сөенеп, шундый оныклары булганына бик шатлана иделәр-, диде абзый “Татар-ислам”га. Ләкин биш ай эчендә мәдршсәдә җимерелә башлагач, хатыннар моны төрлечә хәл итү юлларын эзләп караган, ректорны 3 көн мәдрәсәгә дә кертми караганнар. Инде үзләрен куып тараткач, янына кереп сөйләшеп, “независимое расследование” дә үткәреп йөргәннәр.

- Чыннан да, әбиләрнең ризасызлыгы хак, чөнки Түбән Кама турында сөйләнә торган боһтаннарның кайсын гына алма, аның артында мәдрәсә ректоры тора. Ни ишетсә дә, боргалап, үзгәртеп, куертып, мөселманнарны пычратучы махсус “экспертларга” ирештереп тора. Әдибебез Тукай язганча инде: “Бакча эчендә пар каен, яра яфрак ел саен;
Кочак-кочак доносларны яудырамын көн саен.
Хай михайлыйм хайларга, без керештек байларга;
Мөселманнарны сатамыз чәчле абзыйкайларга!”.

Инде мәдрәсәне коткару соң, шулай да бу кешенең үзен кызганып һәм үзләренең бәддогаларыннан саклау максаты беләндер инде, аны эшеннән азат итүне сорап язганнар, күрәмсең... -, диде мәдрәсә тормышында кайнаган, хәзер анннан куылган абзый.

Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин “Рисәлә” мәдрәсәсенең юкка чыгып баруына борчыла. 56 шәкерттән 2 кеше калу шуның нәтиҗәсе. Аның сүзләренчә, мәчет-мәдрәсәдә тынычлык сакларга кирәк, ләкин яңа ректор Рәфыйк Исламгалиев халык белән дус булу ягында түгел. – Бөтен кеше дә начар була алмый. Нишләп алайса шәкертләр китеп бетте? Хатын-кызлар миңа да: “хәзрәт, ник күз йомасың ректор кыланмышларына?”, дип кереп әйтәләр. Сабырлыклары беткәч, хат язарга булганнар инде -, диде Йосыф Дәүләтшин. Әмма әлегә мөфтият хат уңаеннан карар кабул итмәде.

Александр Долгов

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

avatar
3 Илдар • 18:17, 2012 Апр 19
Әбиләр дә ваһһабистмени? Ни диләр соң хәнәфиләр? Әле хәнәфи әйтүе, хак дигән сүз түгел!
Мин бер хәнәфине беләм - ата ялганчы!
avatar
2 Евгений • 17:34, 2012 Апр 19
Здравствуйте, Марс. А вы, Марс, каое отношение имеете к богу войны? Или это такое имя мусульманское? Я как украинец не понимаю.
avatar
1 Марс • 15:16, 2012 Апр 19
Бу ваххабистлар һаман тынычлана алмый. Хәнәфиләр бу Рисәлә мәдрәсәсе турында дөрест әйтә икән...
Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе